Чуаш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле () — Чуашстан Республикасының Чабаксар шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы, бөтенсоюз, бөтенроссия бәйгеләре җиңүчесе, Чуашстан Республикасының К. Иванов исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1977). 1994 елда «академия ансамбле» исеменә лаек була.

Сәнгать җитәкчесе (1976 елдан) — Ю.В. Васильев, РФ халык артисты (1997), ЧР дәүләт премиясе лауреаты (1977). Баш балетмейстер (2005 елдан) — Л.Н. Нянина, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1997). Оркестр җитәкчесе (2008 елдан) — Ю.Б. Романько. Директор (2002 елдан) — О.В. Королькова, ЧР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001).

Тарих

Чуаш һөнәри музыкасына нигез салган композиторлар Ф. П. Павлов һәм В. П. Воробьев тарафыннан оештырыла. 1924 елда Чуашстан дәүләт хоры статусын алаЧР яңа тарихы дәүләт архивы . 1924 елда Чуаш АССР башкаласы Чабаксарда беренче чыгышы уза. 1929 елда беренче мәртәбә Мәскәүдә, 1937 елда Ленинградта гастрольләре узаЯнтык районы рәсми сайты. 1943 елда Брянск һәм Калинин фронтларында өч айлык фронт гастрольләрендә булаЧуашстан мәдәният министрлыгы рәсми сайты.

Чыгышлар Ансамбль 1980-1998 елларда узган «Чуаш мәдәнияте һәм сәнгате көннәре»ндә даими катнаша. 1980 елдан башлап халыкара фольклор фестивальләрендә чыгыш ясый: VI. Mezinárodni dudàckỳ Festival, Чехословакия (1980), 31. Pressefest, АДР (1985), 12. Festival International de danse folklorique de Tournai, Бельгия (1995), XIX Festival de Danzas de Villablanca, Испания (1998), XXIII Festival Internacional de Folclore, Испания (1999), 18а Estate Internazionale del Folklore, Италия (2003), Festival Folklore du Monde, Франция (2004), III «Рус кышы» фестивале, Лондон (2007), 3 World Music and Dance Festival, Япония (2010), «Altin Karagőz», Төркия (2011) һ. б. Чит илләрдә гастрольләрдә еш була: Италия (1983, 2001, 2003, 2008), АДР (1985), Польша (1989), АФР (1991), Бельгия (1994, 2007), Испания (1999, 2001, 2005), Бөекбритания (2007), Испания (2001, 2005), Голландия (2007), Франция (1995, 2004, 2005), Сүрия (2009), Япония (2010), Төркия (2011), Швейцария (2012), Тайвань (2012), Мексика (2013), АКШ (2014).

Программа Сәнгать җитәкчесе РФ халык артисты, дирижер Юрий Васильев, балетмейстер РФ һәм Чуашстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Ангаров (1946-2005) куйган концерт программалары Безгә кунакка килегез (Приезжайте в гости к нам) — 1977 Чуашстан – җырым минем (Чувашия - песня моя) — 1980 Ватанга мәдхия (Ода Родине) — 1982 Җиңүне зурлау (Величальная Победе) — 1985 Туган як киңлекләре (Родные просторы) — 1987 Чуаш киңлекләре (Чувашские просторы) — 1990 Безгә – 70 (Нам-70) — 1994, Алтын көз (Золотая осень) — 2000.

Яңа программалар Дуслар белән дөнья матур (Тăванпа хитре тĕнче) — 2002 Безнең терәк-ата йорты (Ĕмĕрлетпĕр ĕмĕре) — 2004 Кичке сәлам (Каçхи салам) — 2007 Йола бәйрәме мозаикасы (Обрядовая праздничная мозаика) — 2008, ЧР президенты гранты алган Сөю җырлары (Юрату юррисем) — 2009

Репертуар Чуаш һәм рус халык җырлары, уен күренешләре, халык тамашасы, җырлы-биюле сюиталар, оркестр башкаруында әсәрләр.

Җырлы-биюле сюиталар

Чуаш такмаклары һәм биюләреннән такыя (Чăваш такмакĕсемпе ташшисен кăшăлĕ) Язгы әйлән-бәйлән (Весенние хороводы) Тюньки-тюньки Туй (Туй) Истирәхәт кылу (Гуляние) Май чабу (Масленица) Акатуй Чуаш ягы бизәкләре (Узоры чувашского края) Көзге сыра (Кĕр сăриỹ Чỹклеме) Ухинкел җыр-биюләре (Ухинкел юрри-ташши) Азамат җырлары (Песни Азамат) Торыйсын алды киче (Вечер под Троицу)

Урам бәйрәм итә (Веселится улица) Эремчек пилмәне артыннан (За варениками) Безнеңчә биибез (Хамăрла, çĕпрелле) Тинка Моңайма (Ан хурлан) Аның зәңгәр күзләре (Ее голубые глаза) Танго Җыр канатларында (На крыльях песни) Рус бәйрәм сюитасы (Русская праздничная сюита) Аххаяс Шапăртăк Хура тяппа

Биюләр

Тимерсән авылы биюләре (Тимерçен ташшисем) Кыюлар (Маттур яшсем) Батыр тыпырдап биюе (Батыревские дроби) Һай, бабай (Ай да дед) Кария Рус биюе (Русская пляска)

Какашимке Гайбәтчеләр (Пакăлти хĕр арăмсем) Авылыбыз уңганнары (Пирĕн ялăн ăстисем) Көндәшләр (Ăмăртуллă ташă) Язгы чыңнар (Çурхи сас-чĕв) Тугызлы (Девятка)

Оркестр өчен пьесалар А.Васильев «Ватанлы булу» (Обретение Родины) кантатасы, «Синнән башка җырым күңелсез» (Без тебя песнь моя печальна) шәлкеме, «Әти белән хушлашу» (Прощание с отцом) концерты, «Язгы уеннар» (Весенние игры) сюитасы. Ю. Григорьев «Учак һәм кояш» (Костер и солнце) сюитасы, «Бәхет телибез» (Желаем счастья) сюитасы. Л. Быренкова «Чирмешән мотивлары» (Черемшанские мотивы) шәлкеме. Л. Чекушкина «Өч хор» (Три хора) шәлкеме О. Трифонов «Чуаш халык җырларын 4 эшкәртү» (Четыре обработки чувашских народных песен) шәлкеме.

Махсус программалар Композиторлар Ф. Павлов, С. Максимов, В. Воробьев, Ф. Лукин, Г. Лебедев, И. Аршинов, О. Агакова, Ю. Кудаков иҗат кичәләре өчен.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1977 ― К. Иванов исемендәге ЧР дәүләт премиясе — «Ватанга мәдхия» программасы өчен.

Моны да карагыз Чуаш дәүләт академик симфоник капелласы

Искәрмәләр

Әдәбият История Чувашской АССР т. I.- Чебоксары, 1967.- С. 207.

Сылтамалар Ансамбльнең рәсми сайты

Төркем:Чуашстан дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Сәнгать коллективлары Төркем:Ансамбльләр Төркем:Бию төркемнәре Төркем:Россиянең халык биюләре ансамбльләре