«Анастасия» () — Fox Animation Studios ширкәте (20th Century Fox-ның бүлеге) ясаган, тулы метражлы АКШ мультфильмы.
Россия империясенең соңгы императоры Николай II кызы Бөек кенәзбикә Анастасия Николаевнаның гаиләсе белән бергә бәлшәвикләр тарафыннан 1918 елның июлендә үтерелүдән могҗизави килеш качып (чынбарлыкта Февраль инкыйлабыннан соң башта Патша Авылыда, соңрак Тубылда арест астында яшиләр, Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Екатиринбурга күчереләләр), соңрак Париждагы туганнары янына юл таба алуы турындагы риваять буенча төшерелгән американ мультфильм.
Мультфильм буенча төп начар персонаж буларак Григорий Распутин тасвирлана. Феликс Юсупов тарафыннан үтерелүе сүзгә алынмый, ләкин Нева елгасы бозы астына төшеп тормыштан китүенә карамастан, ахирәттән дә рухы Анастасиягә начарлык кылганы күрсәтелә.
Мультфильм язылган музыкасы аркасында Оскар премиясенә номинацияләнә, ләкин Титаникка оттыра; башка премияләр номинанты һәм җиңүче була. Рус телендәге премьерасы 1998 елның 13 март көнендә ясала, татар телендә дубляж ясалмаган.
Ролләрдә
Шулай ук карагыз YouTube видеосаклагычында рәсми трейлер (2 мин 47 сек)
Искәрмәләр
Төркем:АКШ мультфильмнары