Отто Вилһелм улы Куусинен (, ; , , Васа губернасы, Финляндия бөек кенәзлеге, Рәсәй империясе — , , ССРБ) — Финляндия, РСФСР һәм ССРБ сәясәт эшлеклесе, язучы, марксизм теоретигы, ССРБ ФА академигы. Тәрҗемәи хәле Тегүче гаиләендә туган. Фин милләтеннән. Ювәскүлә шәһәрендә гимназияне, Һелсингфорста университетны (1905) тәмамлый. 1921 гә хәтле Финляндиядә фирка эшендә. 1921-1939 да Коминтерн Президиумы әгъзасы һәм башкарма комитетының сәркәтибе. 1939—1940 дә курчак «Фин Демократик Җөмһүрияте»нең хөкүмәте рәисе. 1940 дан Карел-Фин ССР Югары Шурасы рәисе. 1957 г. СБКФ ҮК сәркәтибе. ССРБ ЮШ депутаты (1-6 чакырылышлары). Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләнгән. Гаиләсе Отто Куусинен өч мәртәбә өйләнгән булган. 1902 дә Сайма-Паулина Дальстрөмгә өйләнгән (1924 тә аерылышканнар). Балалары: кызы Һертта-Элина (1904—1974), фин сәясәтчесе; улы Эса (1906—1949), журналист һәм тәрҗемәче, 1937 дә төзәтү-хезмәт лагерена хөкем ителгән, 1939 да азат ителгәнhttp://www.inkeri.ru/rep/peoples/?id=4389; кызы Рийкка (1908—?); улы Һейкки (1911—?), физик, Һелсинки университеты доценты; улы Танели (1913—?), пианист.
1923 тә Айно Туртиайненгә (1880—1970, 1930-елларда Коминтерн хезтмәкәре) өйләнгән. 1937 дә ул 8 ел лагерьләргә хөкем ителгән, 1947 дә янә кулга алынган, 1955 тә иреккә чыгарылган. Сорау алуларда иренә каршы ялган бирүдән баш тартса да, ул [Куусинен] аны яклап та кармаган.
1936 дан Мария Амирагова белән яшәгән.
Искәрмәләр
Төркем:СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары Төркем:Мәскәү кирмәне диварының некрополендә җирләнгәннәр