Мәскәү дәүләт үзәк татар эшче театры () — 1924-1933 елларда (1924 елдан үзешчән, 1926 елдан һөнәри дәүләт театры) Мәскәү шәһәрендә эшләгән татар театры. Әүвәл Мәскәүнең «Коммуналец» клубында, соңрак Мәскәүнең Кече татар тыкрыгы, 8 йорт адресы буенча Әсәдуллаев йортында урнаша.

Тарих Инкыйлабтан соң Мәскәүнең коммуналь эшчеләр клубы каршында һәвәскәр татар театр түгәрәге оеша. 1924 елда әлеге түгәрәк нигезендә «Эшче» театры оештырыла. 1925 елдан театр оештыручысы һәм сәнгать җитәкчесе — Газиз Айдарский (1898-1933)Вечер памяти Газиза Айдарского. Труппага Мәскәү сәнгать югары уку йортларында (ГИТИС, Мәскәү консерваториясе һ.б.) укучы татар яшьләре Мәкәрим Мәһдиев Кино-театр.ру сайтында, Галләм Саттаров, Сара Садыйкова, Асия Измайлова, Гали Ильясов, Гомәр Девишев, Каюм Поздняков, Сәет Булатов, Әсгать Мәҗитов җәлеп ителә. 1926 елдан Мәскәү татар драма труппасы исеме астында һөнәри театрга әверелә. Эшкә һөнәри актерлар чакырыла. 1928 елдан Мәскәү үзәк татар эшче театрыТеатр исеме РСФСР мәгариф халык комиссариаты карары белән үзгәртелә. Театр күбрәк Донбасс, Кузбасс, Мәскәү яны, Урал һәм Себергә гастрольләргә чыга. 1933 елның июнь аенда театр ябылаССРБ ҮБК карары белән ябыла.

Уйнаган спектакльләре Спектакльләргә музыканы Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин яза. Сәхнәне рәссам П.П. Троицкий бизи.

Спектакльләр вакыйгаларның кискенлеге, сюжет киеренкелеге, көтелмәгән чишелешләре белән аерылып тора. Театрда беренче тапкыр эшче образы тудырыла.

«Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи «Оештыручы» Салих Баттал «Бичара кыз» Габдрахман ИльясиИсеме «Тормыш көлә» дип үзгәртелә «Качаклар» Нәкый Исәнбәт «Культур Шәңгәрәй» Нәкый Исәнбәт «Козгыннар оясында» Шәриф Камал «Ут» Шәриф Камал «Таулар» Шәриф Камал

«Кандыр буе» Кәрим Тинчурин «Ил» Кәрим Тинчурин «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин «Хатирә апа» Фәтхи Бурнаш «Балдызкай» Гадел Кутуй «Директор Җәмилев» Гадел Кутуй «Давыл арасында» Д.И. Курдин һ. б.

Артистлар

Актерлар Мәскәү Художество театры, Мейерхольд исемендәге театр, Пролеткульт эшчеләр театрының формалистик эзләнүләре йогынтысында була.

Төрле елларда театрда Гөлсем Камская, Рәфгать Фәйзи, Габдулла Капкаев, Галия Булатова, Хөсәен Уразиков, Мохтар Мутин, М. Рәхмәтуллина, Г. Донской, Т. Капкаева, Бибинур Галиуллина, Газиз Гыйматов, Хәсән Кәтиев, Габделгазиз Зыятдинов, Х. Ихсанова, З. Агишева, З. Сафин, Ф. Насретдинов, Әдһәм Кайбицкий, Таҗи Гыйззәт, Сабир Өметбаев, Х. Сәлимова, Г. Хисамов, Г. Сәгыйтов, Г. Ибраһимова, Ибраһим Гафуров, Ширияздан Сарымсаков, Фуат Халитов һ.б. эшли.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1924 1933 Газиз Айдарский 1898 Айдар (Яшел Үзән районы) Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС режиссёрукытучы Gaziz Aydarskiy 1933-10-30 1926 1933 Гали Ильясов 1900-03-09 Әстерхан Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр режиссерытеатр актеры 1970-09-13 1927 1933 Гөлсем Камская 1901-03-25 Казан театр актеры 1975-12-08 1922 1925 Мәкәрим Мәһдиев 1901-12-23 Түбән ЯкыйБөгелмә өязе Казан Татар укытучылар мәктәбеРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр актерытеатр режиссерыпедагог 1938-07-10

Искәрмәләр

Чыганаклар Татар энциклопедиясе. Т.4. Казан, 2014.

Әдәбият Газиз Айдарский Театр сәнгате. Казан, 1931. Татар совет театры. Казан, 1975.

Сылтамалар

Мәскәү татар театры «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә Мәскәү татар театры «Милләттәшләр» сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:Татар театрлары Төркем:1924 елда нигезләнгән театрлар Төркем:1933 елда ябылган театрлар Төркем:Мәскәү театрлары