Шамил Шәйдуллин, Шамил Нургали улы Шәйдуллин, Şäydullin Şamil Nurğali ulı, (03.03.1963, Донецк өлкәсе)— тимер юлчы, Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары (2011 елдан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы, фирканең Сембер өлкәсе бүлеге шурасы әгъзасы . Ш.Н. Шәйдуллинның энесе.

Тәрҗемәи хәле 1963 елның 3 мартында Украина ССР Донецк өлкәсе Родинское шәһәрендә туган. «Локомотивлар» белгечлеге буенча М.Т. Елизаров исемендәге Куйбышев (хәзер Самар) тимер юл транспорты институтын () тәмамлаган (1989).

Хезмәт юлы 1980 Эшчәнлеген Куйбышев тимер юлының Сембер локомотив депосында хәрәкәт итүче составны ремонтлаучы слесарь вазифасыннан башлый.

Хезмәттәге үсеш баскычлары (1982-1999) локомотив депосы мастеры локомотивларны техник тикшерү цехы өлкән мастеры техник бүлекнең әйдәүче локомотив депосының баш инженеры 2000 Сембер локомотив депосы башлыгы 2006 «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы - Куйбышев тимер юлы Сембер бүлекчәсе башлыгының беренче урынбасары 2007 Куйбышев тимер юлы Сембер бүлекчәсе баш инженеры 2010 Куйбышев тимер юлы Сембер бүлекчәсе башлыгы 2011 елның мартыннан Куйбышев тимер юлы башлыгының җирлекләр белән эшләү буенча урынбасары — Идел–Кама регионы буенча урынбасар «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында. 2013 елдан Кама инновацияле территория-сәнәгать кластерының тимер юл инфратөзелешен киңәйтү буенча ведомствоара эшче төркеменә керә «Регион канунчылыгы» сайтында .

Сылтамалар «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайты «Бердәм Россия» фиркасе яклылар сайты «Сембер өлкәсенең татар яңалыклары» сайты

Искәрмәләр

Төркем:Тимер юлчылар Төркем:Инженерлар Төркем:Оешма җитәкчеләре Төркем:СамГУПС тәмамлаучылар Төркем:Украина татарлары