«Зөләйха күзләрен ача», — 2015 елның маенда рус телендә, 2016 елның маенда татар телендә нәшер ителгән роман. 1930 елгы репрессияләр турында бәян иткән әсәр.Авторы — Гүзәл Яхина. Татарчага тәрҗемәчесе — Флёра Тарханова Azatlık Radiosı. Нәшер итүче — АСТ, ТКН нәшриятлары. Тиражы — 8 мең (3 мең, 2 мең, 3 мең).
2020 елда Россия телеканалында әсәр буенча 8-серияле фильм күрсәтелә, Зөләйхә ролен Чулпан Хаматова башкара, Мортаза яшәгән татар авылы һәм Семрук лагере Татарстанның Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында фильм өчен махсус төзелгән, күп сценалар Казанда төшерелгән.
Сюжет Әсәрдә татар хатыны Зөләйханың һәм ул чордагы башка сәяси золым корбаннарының сөргендәге кичерешләре һәм исән калу өчен көндәлек көрәше сурәтләнә. Вакыйгалар 1930 елда Юлбаш дигән уйдырма татар авылында башланып китә һәм Себердә (Ангара буенда) дәвам итә. Себергә китеп, Игнатовка кияүгә чыккач, баласына рус исеме биргәч, татар хатынының күзе ачыла: моңарчы мескенлектә яшәгән икәнен алый. НКВД офицеры аның ире Мортазаны үтерә. Сөргенгә сөрелгән Зөләйхага тормышы җәннәт булып күренә.
Әсәр каһарманнары
Зөләйха Мортаза Убырлы карчык Бичура Давыдов Профессор Лейбе Рәссам Иконников
Сумлинский Изабелла Леопольдовна Василий Горелов Су анасы Абзар иясе Зират иясе ҖалмавызӘдәбият елы яңалыклары
Үзенчәлеге Әсәрнең темасы автор гаиләсенең тарихыннан алынган. Ул 1930-1946 елларда Ангара елгасы буенда сөргендә булган үз дәү әнисе Рәисә Шакир кызы ШакированыңСаба мәктәбендә Рөстәм Миңнехановның башлангыч сыйныф укытучысы була башыннан үткәннәрен яза. Әсәрне язу өчен автор ГУЛАГ хәлләрен тасвирлаган әдәби китапларны, фәнни китапларны, документларны укый, «Сахаров-үзәк» сайтыннан сөргеннән язылган истәлекләр белән таныша. Әсәргә тарихи яктан уздырыла (Ирина Щербакова). Денисов образы Михаил Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»еннән Давыдов образына тартым. Г. Довженконың «Җир» () һәм Сергей Эйзенштейнның тыелган «Бежин луг» фильмнары тәэсире сизелә. Профессор Лейбе турындагы бүлек Михаил Булгаковның «Эт йөрәге» (Собачье сердце) әсәреннән күчерелгән дигән тәэсир калдыра.
Бәяләмәләр Романга бирелгән бәяләр төрле. Людмила Улицкая һәм Борис Акунин беренчеләрдән булып әсәргә уңай бәя бирәләрБер нәшрият кенә шунда ук җавап бирде . Людмила Улицкая китапның сүз башына: «Яхинаның романы ССРБ таркалганнан соңгы вакытта юкка чыккан әдәбият төренә карый»,- дип язган. М. Хәбетдинова: «Автор «Шуралар хакимияте коллыктан коткарган», «изелгән» көнчыгыш хатыны турындагы ССРБ заманындагы мифтан аерыла алмаган. Татар мифологиясен бөтенләй белми (Шүрәлене зиратта йөртә, эират иясен уйлап чыгарган һ.б.)» М. Хәбетдинова. Романга бәяләмә. «Звезда Поволжья», 2015 ел, № 43. Фәүзия Бәйрәмова: «"Зөләйха күзләрен ача" китабы — милләткә каршы китап»Azatlık Radiosı. Марат Кәбиров: «Гүзәлнең уңышын күпсенмәгез» Azatlıq Radiosı.
Интернетта Махсус сайтларда (Литрес, ReadRate, Bookmate) ачык укуга куелган.
Бүләкләре 2015 «Ясная Поляна» әдәби премиясенең «XXI гасыр» номинациясендә җиңүче. 2015 «Зур китап» (Большая книга) Бөтенрусия әдәби бәйгесендә җиңүче. 2015 «Русский Букер» 2015 Интернетта укучылар сораштыруында иң күп тавышны җыя.
Әдәбият 101 нче адым хәлиткеч булырга мөмкин. «Татарстан», 2015 ел, № 11.
Сылтамалар Гүзәл Яхина белән «Татарстан» журналында әңгәмә . Г. Яхина: Это часть истории моей семьи Әдәбият елының төп ачышы
Моны да карагыз Әсәрнең өзеген укырга Әсәрнең тулы версиясен сатып алырга (рус яки татар телендә, Татарстан китап нәшриятыннан) Шулай ук карагыз Сәмәркандка эшелон Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча әдәби әсәрләр Төркем:Россия әдәби премияләре Төркем:Татарча китаплар Төркем:Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар Төркем:2015 ел китаплары Төркем:Гүзәл Яхина