Рафаэль Салихов, Рафаэль Гыйрфан улы Салихов, (, —) — драма актеры. Авыргазы колхоз-совхоз татар театрында (1953-1956), Салават дәүләт башкорт драма театрында уйнаган (1956-2006), БАССР атказанган (1972), БР халык (1993) артисты. ССРБ театр әһелләре берлеге әгъзасы (1954).

Тәрҗемәи хәле 1932 елның 11 апрелендә БАССР Кырмыскалы районы Иске Муса авылында туган. Башкорт театр-сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1949). 1953 Авыргазы колхоз-совхоз татар театрында (1956 елдан Салаватка күчерелә) уйный башлый. 1956-2006 Салават дәүләт башкорт драма театры сәхнәсендә уйный. 1988 елдан театр музее мөдире, 1991 елдан әдәби бүлек мөдире«Башкортстан» белешмәлегендә .

Иҗаты Музыкаль мелодрамаларда баш рольләрдә уйный. Җырлый, уен коралларында уйный торган лирик каһарманнарны гәүдәләндерә.

Уйнаган рольләре Марат — «Рәйхан» Нәкый Исәнбәт, дебют (1953) Хәлил — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи Булат — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Галимҗан — «Башмагым» Хәбибулла Ибраһимов Әскәр — «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков Айбулат — «Ыргыз» Һәдия Дәүләтшина (Лек Вәлиев пьесасы, В. Сәйфуллин сәхнәләштергән) Михаил — «Туй көне» (День свадьбы) Виктор Розов (В. Сәйфуллин сәхнәләштергән) Җабагаев — «Айгөл иле» Мостай Кәрим Әмирхан — «Якты су өстендә» (Над светлой водой) В. Белов Исламгали — «Әниләр көтәләр улларын» Әсгать Мирзаһитов Мәхмүди — «Утлы өермә» Әсгать Мирзаһитов Нуретдин — «Шикаять кабул ителми» Т. Абдумомунов Закир, Гыймади — «Кара йөзләр» Мәҗит Гафури (А. Нурмөхәммәтов редакциясендә) Абдуллов — «Әбиләр кияүгә чыга» Флорид Бүләков (В. Сәйфуллин сәхнәләштергән) Г. Инан — «Көзән башкорты» Нәҗип Асанбаев (Наилә Байкова сәхнәләштергән)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1972 БАССР атказанган артисты 1993 БР халык артисты 1967 Бөтенсоюз театр сәнгате смотры лауреаты 1986 «Хөрмәт билгесе» ордены

Сылтамалар Салават драмтеатры сайты Рафаэль Салихов

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар