«Йолдыз сугышлары: Куәт уяна» () — Дж. Дж. Абрамс режиссёр тарафыннан төшерелгән космик опера жанрындагы американ фантастик фильм, «Йолдыз сугышлары» сагасының җиденче эпизоды.

«Йолдыз сугышлары. Эпизод VI: Джедайның кире кайтуы» фильмының дәвамы, шулай ук өченче трилогинең беренче фильмы. Фильмның Дөнья күрүе 2015 елның 14 декабрендә Лос-Анҗелеста булды. Аурупада — Лондонда 15 декабрьдә күрсәтелде. Тәгәрәтүгә фильм 16 декабрьдә чыкты, АКШ-да фильм экраннарга 18 декабрьда чыкты, ә Россиядә 2015 елның 17 декабрендә.

Фильмны булдыру турында Walt Disney ширкәте тарафыннан Lucasfilmны сатып алынганнан соң, 2012 елның 30 октрябрендә игълан ителә.

Фильм җыем буенча тарихи рекордлар ясады: беренче ял көннәре эчендә АКШ-да (248 млн $) һәм барлык дөньяда (529 млн $); дөньяви җыемнар 12 көн өчендә 1 млрд $ җыйды.

Эчтәлеге Вакыйга «Джедайның кире кайтуы»-ннан 30 елдан соң бара. Соңгы джедай — Люк Скайвокер юкка чыкты. Беренче Орден, Җиһан Империясенең варисы, җиһан буйлап Люкны эзли. Шулай ук аны Люкның апасы, генерал Лея Органа башындагы Гыйсьянчылар Берләшмәсенең гаскәрләре — Каршылык та эзли. Гыйсьянчылар Берләшмәсенең иң яхшы очучысы По Дэмерон Люк Скайвокерның урнашуы картасын табыр өчен Джакку планетасындагы авылга җибәрелә. Әмма капитан Фазма башындагы һөҗүмчеләр һәм Куәтнең Кара тарафының шәкерде — Кайло Рен Поны әсирлеккә алалар һәм авылны юкка чыгаралар. Поныд дроиды, BB-8, карта белән качып китә һәм базарлы авылга эләгә. Аның яшәүчеләре чүп-чар эзләп саталар. Анда дроид яшь эзләүче Рей белән танышып китә.

Ролләрдэә

Трейлер Безнең тәҗрибә төркеме YouTube-та «Йолдыз сугышлары: Куәт уяна» трейлерын татар телендә чыгарды.

Искәрмәләр

Төркем:Йолдыз сугышлары