(, ) — 1993 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт белем бирү оешмасы, техникум.

Тарих 1972 елда Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесындә хореография бүлеге ачыла. 1993 елның 1 мартыннан әлеге бүлек мөстәкыйль уку йорты итеп үстерелә — Казан хореография училищесы (техникум) ачыла.

Белгечлекләр Балет сәнгате (Балет артисты дипломы бирелә) — 7 ел 10 ай укыйсы. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 нче сыйныфын тәмамлаган балалар кабул ителә. Бию сәнгате (Җыр һәм бию ансамблендә балет артисты дипломы бирелә) — 4 ел 10 ай укыйсы. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфын тәмамлаган балалар кабул ителә.

Элемтәләр Уку йорты Агриппина Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе, Н. Римский-Корсаков исемендәге консерватория, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең бию ансамбле, Мәскәү дәүләт хореография академиясе белән багланышлар урнаштырган.

Бина Казан үзәгендә, Карл Маркс урамында урнашкан бина 1906 елда архитектор С.В. Бечко-Друзин тарафыннан төзелгән. ХХ гасыр башы неоклассицизм стилендә төзелгән бина Г формасында. Бинаның ике канаты түбәсенә флюгер һәм кабыргалы өслекле гөмбәз куелган почмакта тоташа. Бина фасадын ярымколонналар һәм пилястралар бизи. Балконнарда катлаулы рәсемле рәшәткәләр. Икенче катка челтәрләп эшләнгән култыксалы тимер баскыч алып менә В отпуск.ру сайтында

Шәхесләр Директорлар Шахнина Татьяна Зиновьевна.

Укытучылар

Нинель Юлтыева, РФ халык артисты. Виталий Бортяков, ТР халык артисты. Луиза Мөхәммәтгалиева, ТР халык артисты. Сания Хантимерова, ТР халык артисты. Ирина Хәкимова, РФ һәм ТР халык артисты, Тукай премиясе лауреаты. Валентина Дәүлиева, ТР атказанган артисты. Ольга Бородина, Бурятия атказанган артисты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һ.б.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Тәмамлаучылар

Казан хореография училищесын тәмамлаучылар Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Самар, Чабаксар, Петрозаводск, Йошкар-Ола, Чиләбе һ.б. шәһәрләрнең әйдәүче сәхнәләрендә бии. Татарстан җыр һәм бию ансамблендә, «Казан» бию ансамблендә, Игорь Моисеев исемендәге дәүләт академия халык биюе ансамблендә һ.б. бию коллективларында эшли. РФ күләмендә һәм чит илләрдә уздырылган балет конкурсларында лауреат исеменә лаек булалар. Алсу Гайфуллина (Игорь Моисеев ансамблендә) Екатерина Бортякова (Мәскәү «Рус балеты таҗы» театры) Михаил Тимаев Айдар Хисаметдинов (Чуаш опера һәм балет театры, Чабаксар) Ләйсән Гыйззәтуллина (Пермь опера–балет театры) Альберт Давыдов (New Jersey Ballet) Нурбәк Батулла (Санкт-Петербург-Казан) Байбулат Батулла (Мәскәү) Елена Сокова (Мари опера һәм балет театры) һ.б.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия. Казан: Институт татарской энциклопедии, 2012-2014.

Сылтамалар

Уку йортының рәсми сайты Укуханәнең «Татарстан электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Уку йорты турында «Милләттәшләр» сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1993 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Сәнгать уку йортлары Төркем:Казан урта һөнәри уку йортлары