Сергей Анатолий улы Когогин (16 ноябрь, 1957(19571116), Олы Клүчә авылы, Яшел Үзән районы, Татарстан АССР) — Россия сәнәгатьчесе һәм дәүләт эшлеклесе.
2002 елның 26 апреленнән бирле "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры.
Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы (2002). РФ Хезмәт Каһарманы (2025)Алексей Захаров. Главе КАМАЗа Сергею Когогину присвоено звание Героя Труда РФ. Татар-информ, 2.12.2025.
Тәрҗемәи хәле
Белеме Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, Казан авиация техникумына укырга керә һәм аны 1977 елда тәмамлый. 1982 елга кадәр Казан дәүләт университетының физика факультетында укый, радиофизик белгечлеге ала, 1988 елда Банк мәктәбен тәмамлый.
Хезмәт юлы Хезмәт юлын 1976 елда Казан мотор төзү заводында фрезерчы буларак башлый. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Яшел Үзән машина төзелеше заводында эшли һәм биредә мөһәндистән директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1990-1994 елларда Яшел Үзән машина заводы директоры.
1999 елның 30 июненнән — "КАМАЗ" ААҖ директорлар шурасы әгъзасы. 2002 елның 26 апреленнән — "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры.
2009 елның ноябрендә "АВТОВАЗ" ААҖ директорлар шурасы составына кертелде.
"Коммерсантъ" газетасы рейтингында 2010 ел нәтиҗәләре буенча "Машина төзелеше" номинациясендә беренче урынны ала.
Дәүләт эшчәнлеге 1994-1999 елларда — Яшел Үзән районы администрациясе башлыгы.
1999-2002 елларда — Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, икътисад һәм сәнәгать министры.
2004-2009 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт шурасы депутаты.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Миңнеханов Когогинны «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде. Татар-информ, 18.11.2022
Гаиләсе Өйләнгән, ике ир баласы һәм бер кызы бар (кечесе Максим 2009 елда туды). Хатыны Когогина Әлфия Гомәр кызы — РФ Дәүләт Думасы депутаты.
Бүләкләре, шәрәфле дәрәҗәләре II дәрәҗә Изге Даниил ордены (2000) Татарстанның атказанган машина төзүчесе (2002); Чаллы шәһәренең шәрәфле ватандашы (2002); "Фән һәм җитештерү" номинациясендә "Дөнья гөлчәчәге" алтын медале (2005); Казакъстан Республикасының "Ерен енбегi yшiн" медале (2006); "Дуслык" ордены (2007); РФ атказанган транспорт эшлеклесе (2010); «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2022) ― «Татарстан Республикасының икътисади һәм сәнәгать потенциалын ныгытуга керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» 2025 РФ Хезмәт КаһарманыГерой Труда Российской Федерации Когогин Сергей Анатольевич. Герои страны.
Шәхси мал-мөлкәте "Финанс" журналы мәгълүматлары буенча, 2010 елда Россия миллиардерлары арасында 3,3 млрд. сумлык шәхси мал-мөлкәте белән 493 нче урында булган.
Халыкара санкцияләр 2022 елның апрелендә Бөекбритания Когогинга каршы, «Кремльгә якын булудан табыш алучы» буларак, аның хакимияткә аффиляцияләнгән КамАЗ ГАҖ предприятиесенең генераль директоры роле аша санкцияләр керткән, моннан тыш «Камаз Россия хәрбиләре куллана торган авыр транспорт чараларын җитештерә».
2022 елның 6 маенда Канаданың, 2022 елның 28 июнендә АКШның. санкцион исемлекләренә кертелгән.
2025 елның 20 маенда Евросоюз илләренең санкцияләр исемлегенә «РФ Кораллы көчләре тарафыннан кулланыла торган КамАЗ-5350, КАМАЗ-6350 һәм КАМАЗ-6560 автомобильләрен җитештерүче» компания директоры буларак кертелгән.
Япония, Австралия, Украина һәм Яңа Зеландия.санкцион исемлекләрендә тора.
2025 елның маенда Европа Берлегенең яңа чикләүләр җыелмасына да кергән. Искәрмәләр
Сылтамалар
Биография на корпоративном сайте КАМАЗ Биография на сайте «Лучшие люди России»
Шулай ук карагыз
Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Россия миллиардерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары Төркем:Россия эшмәкәрләре Төркем:16 ноябрь көнне туганнар Төркем:1957 елда туганнар Төркем:Яшел Үзән районында туганнар Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Шәхесләр:КамАЗ Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманнары