Дулу — Көнбатыш төрки каһанлыгында (603 — 704) ун ук төркиләре берләшмәсенә кергән биш кабилә. Ун ук төркиләренә шулай ук биш нушиби кабиләсе кергән. Биш дулу кабиләсенең берсе - кимәкләр - бүгенге татарлар (аеруча Себер татарлары) бабаларының берсе булып санала.

Фарсы тарихчысы Әбү Сәид Гәрдизи буенча 9 гасырда кимәк дәүләтенә 7 кабилә төркеме: ишк, ланиказ, аҗлад, айрум, баяндур, татар, кыпчак халыклары кергән. 11 гасырда кимәкләр үз йогынтысын югалта һәм кыпчакларга буйсына.

Дулу хакиме чур (чура) дип йөртелгән.

Дулу биш кабиләсе (Кытай чыганагыннан әйтелеше): чумукүн 处木昆) (кимәкләр, чумугүнлүй) хулуҗүй 胡禄居 (хулуву көе) шәшәти 摄舍提 (нәшәтидүн) тучышы 突骑施 (төргешләр, тучиши хэлоши) шуниши 鼠尼施 (шуниши)

Лев Гумилев "Борынгы төркиләр" китабында Көнбатыш төрки каһанлыгында дулу кабиләләренең җитәкчелек итү чорын тәфсилле тасвирлый.

Хакимнәр

Юкук Ирбис-Дулу хан 638-653 Халлыг Ышбара-Җагбу хан 653-657 Ашина Мише-шад 657-662 Ашина Юанькин-шад 679-693 Ашина Хушэло-шад 693—704 Сылтамалар

Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы Зуев Ю. А. Самое сильное племя. Туркестанская библиотека Лю Сюй. Цзю Тан Шу (Старая хроника государства Тан). Пекин, Бо-на, 1958, гл. 194Б, с.3а, 14. Чэнь Чжунмянь. Си туцзюе шиляо. Буцюе ши каочжэн. (Материалы по истории западных тюрков. Дополнения и исправления. Пекин, 1958, С.13. Рашид ад-Дин, 1965, C. 335.

Төркем:Төрки дәүләтләр Төркем:Төрки халыклар Төркем:Себер тарихы Төркем:Татар тарихы Төркем:Казакъстан тарихы