Әнвәр Шәрипов, Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов (09.10.1941, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле) — әдәбият галиме, шагыйрь, профессор, Алабуга, Чаллы пединститутларында әдәбият тарихы мөгаллиме. Филология фәннәре докторы (2001). КамАз төзелеше (1988), РФ халык мәгарифе отличнигы (1992). Татарстанның атказанган укытучысы (2005). Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2001). Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты (2021).

Тәрҗемәи хәле 1941 елның 9 октябренда Татарстан АССР Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туган. Әтисе Мәгъдәнур Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Гаиләсе белән Лениногорск районы Зәй-Каратай авылына күчеп килә. Урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый (1965). «Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗат мирасы һәм аның поэзиясендә дөньяви мотивлар» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (1973), «VIII-XIV гасырлардагы борынгы төрки һәм урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы (барлыкка килүе, формалашуы һәм яшәеше» темасына филология фәннәре докторлыгына (2001) диссертацияләр яклый ЧДПУ сайтында. 1966-1967 елларда Ленинградта, Азәрбайҗанда, Тбилисидә (Гөрҗистан) хәрби хезмәттә була, әфисәр дәрәҗәсе ала.

Хезмәт юлы 1965 елда Биектау районы «Якты юл» газетасында радиотапшырулар мөхәррире.

1967 елда «Татарстан яшьләре», «Татарстан кооператоры» газеталарында эшли.

1968 елда Ютазы урта мәктәбендә укыта.

1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбият бүлеге аспиранты (фәнни җитәкчесе Хатип Госман).

1971—1978 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр, экспедицияләрдә катнаша.

1978 елдан Алабуга дәүләт педагогия институты татар теле кафедрасы доценты. «Чулман» иҗат берләшмәсенә нигез сала.

1986-1988 елларда Ленинград дәүләт университетының төрки телләр кафедрасы каршындагы докторантурада укый.

1990 елдан Чаллыда: Чаллы дәүләт педагогия институтында (декан), Өзлексез белем бирү институтында (проректор), Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында (доцент), Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында (профессор) борынгы заман татар әдәбиятыннан укыта.

Гыйльми эшчәнлеге 6 томлы «Татар әдәбияты тарихы»ның борынгы чор әдәбиятына багышланган беренче томына берничә мәкалә яза. Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбияты тарихын өйрәнә һәм хезмәтләрендә яктырта, шул чорның әдәбият теориясен эшли. Әнвәр Шәрипов — борынгы төрки-татар әдәбияты вәкилләре булган язучыларның, шагыйрьләрнең, мәгърифәтчеләрнең тормыш юлына, иҗатына багышланган дистәләрчә әдәби-тәнкыйди һәм фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары язган. Габдерәхим Утыз Имәни кулъязмаларын өйрәнеп, фәнни яктан эшкәртеп, аңлатмалар язып, бер томлык китабын чыгара (1986). Казан ханлыгы чоры шагыйре Кол Шәрифнең иҗатын өйрәнеп, китап итеп чыгара (1997). Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сирин, Газиз Кашапов, Ямаш Игәнәй һ.б. иҗаты турында әдәби-тәнкыйди мәкаләләре бар. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә уңышлы эшләп килә. Хәзерге әдәби хәрәкәтнең мөһим мәсьәләләре турындагы язмалары республика матбугатында басыла. Студентлар, абитуриентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан програмалар, методик кулланмалар авторы.

Иҗаты Сүз сәнгатен тирән яратуы аны әдәби иҗатка рухландыра. Шигырьләре «Казан утлары», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Мәйдан» кебек республика матбугатында басыла. Җырлары да бар: «Ага сулар» (Илгиз Закиров көе), «Әнкәй хатлары», «Соңлап килгән мәхәббәтем» (Рубис Зарипов), «Сабантуйлы Татарстаным» (Мәсгут Имашев).

Китаплары Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари: шигырьләр, поэмалар (төзүче Әгвәр Шәрипов). Казан: ТКН, 1986. Кол Шәриф. И күңел, бу дөньядыр. Газәлләр, кыйсса (төзүче Әнвәр Шәрипов). Казан: ТКН, 1997. Кем идең син? Шигырьләр, поэма, җырлар. Казан: Матбугат йорты, 2006.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1988 — КамАЗ төзелеше 1992 — РФ халык мәгарифе отличнигы 2005 — Татарстанның атказанган укытучысы 2021 — Җамал Вәлиди исемендәге премияДилбәр Сөләйманова. Әдәби бүләк. «Тулпар», 31.03.2021

Гаиләсе I хатыны Равия Самат кызы, улы. II хатыны Фәйрүзә, кызлары Таңчулпан, Таңсылу.

Искәрмәләр

Әдәбият «Мәйдан» журналының махсус саны. «Мәйдан», 2011 ел, № 8. Люзия Шәрипова. Әнвәр Шәриповның фәнни-тәнкыйди һәм әдәби эшчәнлеге. 2012. Әхмәтов Р., Хәкимҗанов Ф. Күмәк көч белән. «Социалистик Татарстан», 1977 ел, 26 май. Гыймадиев Ү. Гасырлар төпкеленнән. «Кызыл таң», 1985 ел, 3 август. Поварисов С. Ялтырап чыкты кояш… «Татарстан яшьләре», 1986 ел, 20 ноябрь. Әхмәтҗанов М. Кыйммәтле мирас . «Социалистик Татарстан», 1986 ел, 23 декабрь. Бакиров М. Заман күзлегеннән карап. «Казан утлары», 1987 ел, № 10. Мәхмүтов Х. «Максат шулдыр: дөньяда сүзем калсын». «Совет мәктәбе», 1990 ел, № 3. Сибгатуллина Ә. Кол Шәриф китабы. «Мәдәни җомга», 1998 ел, 27 ноябрь. Сафин М. Фидакәр. «Заман-Татарстан», 2002 ел, № 20.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009.

Сылтамалар

Шәрипов Әнвәр Чаллы педагогика университеты сайты Әнвәр Шәрипов белән әңгәмә

Моны да карагыз

Төркем:РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:Әдәбият галимнәре Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Җамал Вәлиди премиясе лауреатлары Төркем:Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты укытучылары