«Наша республика», — Казанда Бөтенроссия «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең Татарстан регион бүлеге тарафыннан нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси газета. Басма «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең илдә иң зур бүлеге булган Татарстан бүлеге тормышын яктырта. Рәсми хроника белән беррәттән, репортажлар, фотохисаплар, сәяси портретлар, әңгәмәләр дә урын ала. Фирка рәисе Дмитрий Медведевның Казандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эше даими яктыртыла. Айга бер чыгучы «Фирка географиясе» рубрикасында Татарстан районнарындагы бүлекчәләр эшчәнлеге турында сөйләнә.
Тарих 2014 елның декабрь аеннан мәгълүмати бюллетень буларак чыга башлый. Айга бер, 2015 елның азагыннан айга ике саны әзерләнә.
Мәгълүмат
Мөхәрририят шурасы рәисе — Фәрит Мөхәммәтшин, «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең Татарстан бүлеге сәяси шурасы сәркатибе, ТР Дәүләт шурасы рәисе. Мөхәрририят шурасы рәисе урынбасары — Римма Ратникова, «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең Татарстан бүлеге сәяси шурасы сәркатибе урынбасары,ТР Дәүләт шурасы урынбасары, ТР журналистлар берлеге рәисе. Мөхәррире — Ирина Ермакова Тиражы 10 мең данә. Рус телендә нәшер ителә Таныклыгында рус һәм татар телләрендә таратыла диелгән Бушлай таратыла. Татарстан регионара хезмәттәшлеккә һәм үсешкә ярдәм итү иҗтимагый фонды ярдәме белән нәшер ителә. Оештыручы һәм нәшер итүченең адресы: 420015 Казан, Горький урамы, 9 Сайты: http://tatarstan.er.ru/ Адрес: 420015 Казан, Горький урамы, 12 Теркәлү таныклыгы: ПИ № ТУ16 – 01294
Сылтамалар Газета турында мәгълүмат
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан гәҗитләре Төркем:Бердәм Россия