Сәет Рәинбәков, Сәет Садыйк улы Рәинбәков, (1948 елның 15 мае, Төмән өлкәсе, Ямал-Ненец милли округы, Яр-Сале авылы) — опера җырчысы (бас), Татарстанның халык артисты (1996). 1976-2006 елларда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының милли (татар) репертуарын башкаручы әйдәүче җырчысы.

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 15 маенда Төмән өлкәсе Ямал-Ненец милли (1977 елдан мохтариятлы) округы Ямал районы үзәге Яр-Сале авылында туган. Төмән өлкәсе Тубыл районы Түбән Әримҗан мәктәбен, Голышманово районы Голышманово эшчеләр бистәсендә педагогик укуханәне«Классташлар»дагы профилендә, Казан музыка укуханәсен (1975), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган (1983). 1976-2006 М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисты, 1975 елдан миманс артисты – стажер. 2006-2011 ТР театр әһелләре берлегенең Марсель Сәлимҗанов исемендәге (2002 елдан) Актерлар йорты директоры, 2008 елдан «Татарика» продюсерлык үзәге җитәкчесе.

Иҗаты 1975 елда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәнгать җитәкчесе итеп Нияз Даутов билгеләнгәч, ул композитор Рәшит Гобәйдуллинның «Җиһангир» операсында баш партияне (бас) башкару өчен С. Рәинбәковны чакыра. 1976 елның 23, 25 февралендә яңа татар операсының премьерасы җырчыга танылу китерә. Егерме ел буена милли репертуарда партияләр башкарып килә.

Башкарган партияләре Җиһангир — «Җиһангир» Рәшит Гобәйдуллин Бурнаш — «Алтынчәч» Нәҗип Җиһанов Фәхри — «Кара йөзләр» Бату Мулюков Таймас, Профессор — «Самат» Хөснул Вәлиуллин Журавлев — «Җәлил» Нәҗип Җиһанов Зыя Гафуров — «Башмагым» Җәүдәт Фәйзи Тимерхан — «Ерактагы кәккүк авазы» (рок-опера, 1989) Рәшит Кәлимуллин Тегермәнче — «Су кызы» (Русалка) А.С. Даргомыжский Даланд — «Оча торган голландияле» (Летучий голландец) Рихард Вагнер Дон Базилио — «Севилья чәчтарашы» Джоаккино Россини Варлаам — «Борис Годунов» Модест Мусоргский Малюта Скуратов — «Патша кәләше» Николай Римский-Корсаков

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1978 Бөтенроссия совет җыры бәйгесе (Сочи) — лауреат дипломы. 1980 Каракалпакстанда Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре — мактау кәгазе. 1981 Мәскәүдә Татарстан АССР мәдәнияте көннәре — мактау кәгазе. 1996 Татарстанның халык артисты

Гаиләсе

I хатыны, баласы II хатыны (язылышмаган) Зөлфирә Зарипова, драма актрисасы уллары Диас, 30 яшьтә вафатЗ. Зарипова белән әңгәмә. «Ирек мәйданы», 2016 ел, 14 июль

III хатыны Хәзерге хатыны Гүзәлия Галиева, ТДОБТ хор җырчысы кызлары Райхан

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 Народные артисты СССР, РФ, РТ (төзүче Ильтани Илялова). Казань: «Магариф-Вакыт», 2011.

Сылтамалар

М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сайты С. Рәинбәков Казан театр музее сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Опера җырчылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Баслар