Рәис Миңнеханов, Рәис Нургали улы Миңнеханов (Раис Нургалиевич Минниханов; 1961 елның 8 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Борчаклы Яз) — Саба районы хакиме (1999 елдан), РФ атказанган мәгариф хезмәткәре (1995), Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы (1997), авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (2002).
Тәрҗемәи хәле 1961 елның 8 июнендә Татарстан АССР Теләче (1959―1991 елларда Саба районы Борчаклы Яз () авылында туган. «Урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеге буенча Мари политехника институтын тәмамлаган (1983). Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2002).
Хезмәт юлы 1983-1984 Сабабаш урманчылыгы лесничие ярдәмчесе, урман әзерләү мастеры. 1984-1985 Кукмара районы Лубиян тәҗрибә урман-утын эшкәртү заводы директоры в.б. 1985-1986 Лубиян урман пункты башлыгы, Саба леспромхозының матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы. 1986-1990 Мишәбаш урманчылыгы лесничие. 1990-1999 ТР урман хуҗалыгы министрлыгының Саба урман хуҗалыгы () директоры. 1999 елның мартыннан Саба районы администрациясе башлыгы. 2000-2004 2нче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты. 2006 елдан «Саба муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1995 ― РФ атказанган мәгариф хезмәткәре 1997 ― Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2009 ― 2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2026 ― (РФ) ― хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өченРоссия Президенты Рәис Миңнехановны Дуслык ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 22.04.2026
Гаиләсе Хатыны, ике улы. Абыйсы Рифкать Нургали улы Миңнеханов (1955) - РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы (1997-2016). Абыйсы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957) – Татарстан президенты (2010 елдан).
Искәрмәләр
Әдәбият Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар TatCenter.ru интернет-порталы (ТР эшлекле үзәге) Саба районы рәсми сайты
Шулай ук карагыз
Төркем:Идел буе дәүләт технология университетын тәмамлаучылар Төркем:РФ атказанган мәгариф хезмәткәрләре Төркем:ТР атказанган урманчылары Төркем:Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары