Андрей Миронов, Андрей Александр улы Миронов (1951 елга кадәр Менакер), (1941 елның 7 марты, Мәскәү — 1987 елның 16 августы, Рига) — кино, театр һәм эстрада актеры, TV алып баручысы. РСФСР халык артисты (1980).

Тәрҗемәи хәле 1941 елның 7 мартында Мәскәүдә туган. Әтисе — эстрада артисты Александр Семен улы Менакер, әнисе Мария Владимир кызы Миронова. 1948 елда Мәскәүнең 170нче ир-балалар мәктәбенә Менакер фамилиясе белән укырга керә. Яһүдләргә каршы кампаниядән курыккан әти-әнисе улларының фамилиясен әнисенекенә алыштыра, 3нче класска Миронов булып бараАндрей из рода Менакеров. Беренче мәртәбә кинофильмда («Садко» фильмы) төшү омтылышы 11 яшендә, 1952 елның җәендә була, ләкин режиссер Александр Птушко аны катнаштырудан баш тарта. 7нче сыйныфта мәктәп сәхнәсендә К. Симоновның «Рус кешеләре» () спектаклендә фон Краузе ролен, олырак сыйныфта Н. Гогольның «Ревизор»ында Хлестаковны башкара. 9нчы сыйныфта мәктәп театр студиясенә, бераз соңрак Мәскәү үзәк балалар театры каршындагы студиягә языла. 1971 елның маенда актриса Екатерина Градова белән таныша, 9 июньдә тәкъдим ясый, 30 ноябрьдә туйлары була. Маша исемле (Мироновның әнисе Мария Владимир кызы хөрмәтенә кушылган исем) кызлары туа. Никах озын гомерле булмый, 1974 елда таркала. Төп сәбәп — Е. Градованың каты холыклы М.В. Миронова белән уртак тел таба алмавында. 1974 елда ук Совет Армиясенең Үзәк театры актрисасы 33 яшьлек Лариса Голубкинага өйләнә. Ларисаның беренче никахыннан Маша исемле кызы була.

Иҗаты 1960 елда беренче фильмында (режиссёр Юлия Райзманның «Әгәр мәхәббәт булса?» () роль ала. Картина прокатта уңыш казана. Июнь аенда Щукин укуханәсен кызыл дипломга тәмамлый һәм Мәскәү сатира театрына кабул ителә. Әлеге театрда 25 ел эшли. Шул ук елны «Өч плюс ике» () кинокомедиясендә төшә. Артистка икенче категория (аз хезмәт хакы, уртакул кинотеатрлар) бирелгән була. Кинокомедиянең уңышлы прокатыннан соң беренче категория бирелә. 1966 елда чит илләрдәге кинофестивальләрдә күп кенә призлар яулаган «Автомобильдән саклан» () картинасында Дима Семицветов ролен башкара. 1969 елның 28 апрелендә киң прокатка тапшырылган Леонид Гайдайның «Бриллиантлы кул» () фильмында Геша Козодоев ролен башкара. Киноны берьюлы 76 млн 700 мең кеше карый. 1972 елның 28 апрелендә экраннарга чыккан «Республика милке» () фильмында Маркиз ролендә уйный. 1974 елның 8 апрелендә кинотеатрларда күрсәтелә башлаган «Италиялеләрнең Россиядәге гаҗәеп маҗаралары» () филмында милиционерны уйный. Еллык прокатта фильм 4нче урынны ала. 1 ел эчендә фильмны 50 млн кеше тамаша кыла, иң күп табыш китергән совет фильмнары исемлегендә 39нчы урында тора. 1974 елның 16 октябрендә А. Мироновка РСФСР атказанган артисты исеме бирелә. «Салам эшләпә» (), «Күк карлыгачлары» () телемюзиклларында төшә. Артистның таланты Сатира театрында ачыла. Озак елларга театрның визит карточкасына әверелгән «Фигароның өйләнүе» () спектаклендә баш рольны –— Фигароны уйный. 1974 елның 29 апрелендә Үзәк телевидениедән телеверсиясе бөтен илгә күрсәтелә. 1977 ел башында «Унике урындык» () телефильмы күрсәтелә. Бендер ролендә А. Миронов уйный. 1979 елның 1 гыйнварында экраннарга чыккан «Гап-гади могҗиза» () фильмында министр-администратор ролен башкара һәм җырлый. 1979 елның 4 маенда «Этне санамыйча, көймәдә өчәү» () фильмының премьерасы була. Әлеге фильмда А. Миронов 6 рольдә төшә. 1984 елда Алексей Германның «Минем дустым Иван Лапшин» () фильмында журналиста Ханин ролен башкара. Кинода төшкән соңгы роле — Алла Сурикованың «Капуциннар бульварыннан кеше» () фильмында мистер Фёст роле. Фильм 1987 ел прокатында 2нче урынны ала, аны 39 млн 800 мең кеше карый.

Вафаты 1978 елда Ташкәнттә гастрольләр вакытында беренче мәртәбә миенә кан саву күзәтелә. Табиблар, «менингит» диагнозы куеп, сәхнәдә уйнауны калдырырга тәкъдим итәләр. 1987 елның 14 августында, Сатира театрының Ригадагы опера театрында гастрольләре вакытында, «Фигароның өйләнүе» () спектаклендә соңгы күренешне уйнап бетермичә, сәхнәдә аңын югалтып егыла. Миенә кан йөгерүдән, 16 августта иртән 5:35 тә үлә Яһүдләр өчен сайтта.

Хәтер

Курганда, Ижауда урамнарга исеме бирелгән. 2010 елдан башлап, Санкт-Петербургда Миронов исемендәге премия булдырылганЯһүдләр сайтында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1974 РСФСР атказанган артисты 1980 РСФСР халык артисты

Гаиләсе I хатыны Екатерина Градова, актриса кызы Мария (Миронова) , актриса II хатыны Лариса Голубкина, актриса үги кызы Мария (Голубкина)

Сылтамалар Рәсми сайты Андрей Миронов

Моны да карагыз Кинолардан фотоларны «Фотохронограф» сайтында карарга

Искәрмәләр

Төркем:ССРБ актерлары Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Россия җырчылары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаучылар