Сара Байкина, Сара (Сарра) Нәбиулла кызы Байкина, (1895 елның 25 декабре, Әстерхан — 1972 ел, Әстерхан) — актриса, Татарстан АССР халык, Кырым АССР, РСФСР атказанган (1940) артисты.
Тәрҗемәи хәле 1895 елның (25) декабренда Әстерхан шәһәрендә туган. 1911 елдан Әстерхан һәвәскәр татар театр труппасында уйный башлый. Әстерханга кымызга килгән Габдулла Тукай хөрмәтенә 5 июньдә үткән кичәдә беренче тапкыр сәхнәгә чыгаГабдулла Тукай Әстерханда. «Гасырлар авазы», 2006, № 1 . 1913 елда «Сәйяр» труппасына күчә. 1916-1919 елларда «Ширкәт» труппасында уйный. Октябрь инкыйлабыннан соң, Зәйни Солтанов оештырган Әстерхан татар театр студиясен тәмамлый. Бакы, Әстерхан татар театрларында эшли. Ватандашлар сугышы елларында Көнчыгыш фронтның 4нче армиясе сәяси бүлеге артисты «Театр тарихы» сайтында 1920 елда Казанда Беренче үрнәк татар театрында, 1928-1929 еллар сезонында Татар дәүләт академия театрында хезмәт куя.
Кырымда 1930 елларның икенче яртысыннан Акмәчеттә кырымтатар театры сәхнәсендә уйный. 1934 елда иң югары хезмәт хакы ала: I категория өчен 450 сумИ. Заатов. Театр сәнгате өчен көрәш. «Голос Крыма», 25.09.2015 / №26. «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Таһир-Зөһрә», «Бакчасарай чишмәсе», «Чура батыр», «Галим айдамак», «Отелло», «Гамлет», «Юлбасарлар», «Испан побы», «Ике хуҗаның хезмәтчесе», «Һөҗүм», «Оптимистик фаҗига», «Любовь Яровая» һ.б. пьесаларда һәрвакыт баш рольләрне уйнаган (дублеры Сания Налбандова Актриса довоенного театра). Сугышка кадәр Мәскәүдә узган Кырым АССР сәнгате ункөнлегендә катнаша, уңыш казанаС. Осман. Уртак уенчыбыз. «Достлукъ», 1991 ел, 25 гыйнвар. Алман нацистлары Кырымны басып алгач, театрда Шекспирны, алман драматурглары әсәрләрен, татар классикасын уйнарга туры килә. 1944 елда кырымтатарлар белән бергә, Үзбәкстанга Әндиҗан шәһәренә сөргенгә җибәрелә. 1944-1956 елларда Әндиҗан үзбәк музыкалы драма һәм комедия театрында эшли, соңрак Әстерханга кайта.
Уйнаган рольләре Яшь, лирик пландагы образлар иҗат итә. Галиябану — «Галиябану» М. Фәйзи Зөһрә — «Таһир-Зөһрә» Ф. Бурнаш Гөлчәһрә — «Аршин мал алан» Г. Хаҗибәков Луиза — «Мәкер һәм мәхәббәт» Ф. Шиллер Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» К. Тинчурин Варвара — «Яшенле яңгыр» А. Островский Шәфика — «Кызганыч бала» Н. Камал Юлия — «Шәфкать туташы» М. Кирьякова Сара — «Яшьләр» Ф. Әмирхан һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Кырым АССР атказанган артисты Татарстан АССР халык артисты 1940 РСФСР атказанган артисты
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0 И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2 Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар. Казан: ТКН, 1988. Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. Казан: Мәгариф, 2003. ISBN 5-7761-1316-4 Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9
Сылтамалар
С.Н. Байкина «Милләттәшләр» сайтында Сара Байкина http://gasprinskylibrary.ru/events/event/sara-baykina-1895-1972/
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:«Сәйяр» актерлары Төркем:Үзбәкстан актерлары Төркем:Кырым актерлары Төркем:«Ширкәт» актерлары Төркем:ТАССР халык артистлары