1954 елгы дөнья футбол чемпионаты (, , , ) — 1954 елда узган бишенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 14 июннән 4 июлгә кадәр Швейцариянең алты шәһәрендә (Базел, Берн, Женева, Лозанна, Лугано һәм Цүрих) үткәрелгән.
Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 2 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 1 - Азиядән. Шотландия, Көньяк Корея, Төркия милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче һәм икенче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.
Барлыгы 26 уен уйналган, 140 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Шандор Кочиш (Маҗарстан) - 11 туп, Эрих Пробст (Австрия), Йозер Һүги (Швейцария), Макс Морлок (Көнбатыш Алмания) - 6 туп.
Финалда Көнбатыш Алмания футбол җыелмасы Маҗарстанны 3:2 исәбе белән җиңеп, беренче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен матчта Австрия футбол җыелмасы Уругвай җыелмасын 3:1 исәбе белән җиңгән.
Төркем:Футбол буенча дөнья чемпионатлары Төркем:1954 ел спортта