Булат Габитов, Булат Ильяс улы Габитов (1937 елның 16 ноябре, Алматы — 2004 елның 20 апреле, Алматы) — кинодраматург, режиссер, «Казакътелефильм» студиясен оештыручыларның берсе, Казакъ ССР кинематографистлары берлегенең беренче сәркатибе (1981-1984), Казакъ ССР Госкино баш мөхәррире, ССРБ кинематографиясе отличнигы.

Тәрҗемәи хәле

1937 елның 16 ноябрендә Алматыда туган. Әтисе Ильяс Җансүгиров (1894-1938), сәяси репрессиягә эләккән шагыйрь, әнисе Фатыйма Габитова (1903-1968), мөгаллимә. Әтисе улын бер генә мәртәбә күреп кала, шул елны аны атып үтерәләр. «халык дошманы улы» келәймәсе белән, Булатка күп авырлыклар күрергә туры килә.

«Геолог-нефтьче» белгечлеге буенча С.М. Киров исемендәге Казакъ дәүләт университетының (хәзерге Әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли университеты) геология-география факультетын (1958), Казакъ ССР язучылар берлеге юлламасы буенча, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемәчеләр бүлеген (1963) тәмамлый. Алматыда һәм Мәскәүдә Олжас Сөләйманов белән бергә укый. Әдәбият институтын тәмамлагандагы диплом эше — Ильяс Җансүгировның «Иптәшләр» романын рус теленә тәрҗемә итү була. 1967 елда китап «Нәфрәт канатлары» () исеме белән нәшер ителә.

Хезмәт юлы 1963 елда Мәскәүдән кайткач, Казакъ ССР дәүләт телерадиокомитетында эшли башлый, телевидениедә яшьләр редакциясенең штаттан тыш хәбәрчесеннән «Казакътелефильм» студиясенең сәнгать җитәкчесенә кадәр үсә. Казакъстан кешеләре турында 15 документаль фильм төшерә. 1974 елда ССРБ кинематографистлар берлегенә кабул ителә. Казакъ ССР кинематографистлар берлеген оештыруда башлап йөри, соңыннан 1981-1984 елларда әлеге иҗат берлегенең беренче сәркатибе була. 1984 елдан Казакъ ССР Госкиносында баш мөхәррир. 1987 елда ирекле иҗатка күчә. 1998 елдан Т. Жургенов исемендәге театр һәм кино институтында укыта.

Иҗтимагый эше «Адилет» тарихи-агарту җәмгыятен оештыручыларның берсе. Сәяси золым корбаннары ассоциациясе (рәисе Бикбулат Мостафин) эшендә катнаша. «Олжас клубы» иҗтимагый фонды белән җитәкчелек итә.

Иҗаты 30 дан артык документаль һәм нәфис фильм төшергән: «Нурәкә» (ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы Нурмулла Алдабиргәнов турында), «Апа», «Рекламация», «Интервал», «Чокан эзләреннән» (), «Җиңүгә 5 адым» (), «Ораз җирендә» (), «Турксиб», Сугышның соңгы елы иде (Озын Киек Каз Юлы, 1), «Барлык боҗралар аша» (), «Кичүдә» ( «Мой хит» сайты), «Үзеңә исем яса» () (Олжас Сөләймановның 60 еллыгына карата).

Гаиләсе I хатыны Юлия (студент чакта өйләнешкәннәр).

II хатыны Карлыгаш Кантарбаева Балалары: кызлары Җәмилә (Габитова) (1958), Ләйлә (Җансүгирова) (1967), Умиль (Габитова) (1971).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1979 ССРБ кинематографиясе отличнигы

Сылтамалар Ушёл из жизни Булат Габитов-Джансугуров Әл-Фәраби университеты сайты

Искәрмәләр

Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:Кинематографистлар Төркем:Режиссёрлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:Казакъ дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Геологлар