Вадим Йосып улы Габдерәшитов (, Харьков, Украин ССР, ССРБ — 12 февраль 2023) — Россия кинорежиссёры, Россиянең халык артисты (1992), Россия сәнгать академиясе әгъзасы.
Биография Вадим Габдерәшитов Харьковта хәрби гаиләдә туа. Милләте буенча татар.
1959—1961 елларда Алматада тимер юл транспорты техникумында укый, 1961—1964 елларда — Мәскәү физика-техник институтында, 1967 елда Д. И. Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтының кибернетика кафедрасын тәмамлый. 1967—1970 елларда Мәскәү электровакуум приборлары заводында эшли.
1970 елда ВГИКның режиссёрлык факультетына, Михаил Ромм остаханәсенә укырга керә. Габдерәшитовның беренче студент эше — «Асфальттан репортаж» исемле алты минутлык документаль этюд. 1974 елда курс эше буларак Григорий Горин хикәясе буенча «Потаповны туктатыгыз!» сатирик комедиясен төшерә.
Фильмнар
«Саклану өчен сүз» (1977) «Төлкеләргә ау» (1980) «Поезд туктады» (1982) «Планетлар парады» (1984) «Плюмбум, яки Хәвефле уен» (1986) «Хезмәтче» (1989) «Армавир» (1991) «Пассажир өчен пьеса» (1995) «Биюче вакыты» (1997) «Магнит давыллары» (2003)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2012 — Әрмәнстан Республикасы Мәдәният министрлыгының алтын медале 2006 — IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2005 — Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе («Магнит давыллары» сәнгать фильмы өчен) 2004 — Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясе 2004 — «Иң яхшы режиссёрлык эше» өчен «Ника» премиясенә номинация («Магнит давыллары») 1995 — Берлин кинофестиваленең «Көмеш аю» призы («Пассажир өчен пьеса» фильмы өчен) 1992 — Россия Федерациясенең халык артисты 1991 — ССРБ дәүләт премиясе лауреаты 1987 — РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе 1987 — Венеция кинофестиваленең алтын медале («Плюмбум, яки Хәвефле уен» фильмы өчен)
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:ССРБ кинорежиссерлары Төркем:Русия кинорежиссерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Ленин комсомолы премиясе лауреатлары Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:РФ Президенты премиясе лауреатлары Төркем:«Ника» премиясе лауреатлары