Урал Дистанов (, ) — геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1975). ТАССР атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1984).
Казанда, Казан университеты укытучысы Галимҗан Дистанов гаиләсендә туа.
1948 елдан Рудалы булмаган файдалы казылмалар геологиясе фәнни-тикшеренү үзәк институтында, 1978 елдан директор урынбасары, 1988 елдан баш фәнни хезмәткәр. Рудалы булмаган чимал геологиясенә караган фәнни хезмәтләр авторы. ТР дәүләт премиясе лауреаты (1998).
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татар галимнәре Төркем:Геология-минералогия фәннәре докторлары Төркем:ТАССР атказанган фән һәм техника эшлеклеләре Төркем:Геологлар