Shift — санак төймәсарының, яки язу машинасының модификатор-төймәсе. Баштагы мәлне баш хәреф кертү өчен генә кулланылган.  һәм хәреф төймәләренә бер үк вакытта бассаң баш хәреф кертелә. Төймәсарның өстәмә (сан) бүлегендәге сан төймәсе белән  төймәсенә бер үк вакытта бассаң тыныш билгеләре кертелә, яисә курсорны идарә итү төймәләренең функциясе эшләнелә.

Моннан башка,  төймәсе түбәндәгечә кулланыла: «тиз» төймәләр тиңдәшлекләрендә — модификатор кебек; тычкан төймәсенә басканда — модификатор кебек (мәсәлән, курсор сылтама өстендә булган чакта,  төймәсенә басып торып, тычкан төймәсенә бассаң, күп төрле гизгечләрдә сылтама аерым тәрәзәдә ачыла).

Барлыкка килү тарихы Бу төймә беренче тапкыр барлыкка 1878 елда Ремингтон № 2 дигән язу машинасында килгән. Shift исеме сүзгә-сүз каретканы күчерү дип тәрҗемә ителә. Төймәнең физик гамәлгә ашыру очрагында Shif дигән исем бирелгән, чөнки төймәсенә басуы каретканы күчергән дә шуңа күрә литерайөртү көянтәләре кәгазьгә бәләкәй түгел, ә зур литералар белән суккан. Байрон Брук 1875 елның 30 декабрендә бу җайланмага патент алган һәм икенче серияләп чыгарыла торган язу машинасында бу җайланма файдаланылган.Байрон, Алден Брукс, "Improvement in Type-writing Machines", US 202923, published Dec 30, 1875, issued Apr 30, 1878

Искәрмәләр

Төркем:Төймәсар төймәләре