Борай вулысы (بۇراﻱ ۋولىٰسىٰ) — Уфа губернасының Бөре өязенә һәм БАССРның Бөре кантонына кергән административ берәмлек.

Ваныш-Алпавыт, Нөркә, Пономаревка, Калмык һәм Кызганбаш вулыслары белән чиктәш булган (1890).

Халык саны — 13 379 кеше (1890),http://elib.shpl.ru/ru/nodes/11487-45-ufimskaya-guberniya-1890-statistika-rossiyskoy-imperii-16-vyp-20#page/8/mode/inspect/zoom/6 16 244 кеше (1920).http://mrodnov.ru/fr/0/public/Birsk-1920.pdf Милләтләр: татарлартатарлар, мишәрләр, мишәр-татарлар, типтәрләр, мөселман-типтәрләр, татар-типтәрләр, һ.б. – 68,5%, башкортлар – 23,9%, арлар – 6,7%. (1920). Торак пунктлар саны — 14 (1890), 15 (1920), 67 (1926).http://elib.uraic.ru/bitstream/123456789/12430/1/0016931.pdf

1920 елның февралендә төзелгән «ТССР турында нигезләмә»нең проекты буенча Борай вулысы, өязнең күпчелек территориясе кебек үк, Татарстан составына керергә тиеш була. 1920-елларның уртасында башка вулыслар исәбенә зурайтыла. Башкортстанның башка вулыслары кебек үк, 1930 елда бетерелә, территориясе Борай һәм Калтасы районнарына кушыла.

Искәрмәләр