Рамуш Харадинай (, 1968 елның 3 июле, Югославия СФҖ, Косово СМТ, Глоҗане) — Косово Җөмһүрияте сәясәтчесе, 2017 елның 9 сентябреннән 2019 елның 19 июленә кадәр Косово Җөмһүрияте (, ) премьер-министры.

Тәрҗемәи хәле 1968 елның 3 июлендә Югославия СФҖнең Косово төбәгендә Глоҗане авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач (1987), Югославия халык армиясенә мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылган. Армиядән соң Приштина университетының юридик мәктәбендә белем алган, шулай ук Косоводагы Америка университетында бизнес өлкәсендә магистрлыкка укыган.

1989-1990 елларда Швейцариядә мөһаҗирлектә. Албания катнашкан өчен Сербия төрмәсендә утыра. Төрмәдән качып, янәдән Швейцариягә китә. Анда «Косово халык хәрәкәте»нә кушыла. 1990 еллар азагында Косовоны азат итү армиясенең () штаб башлыгы.

Элекке Югославиядәге хәрби җинаятьләрне тикшерү буенча халыкара трибунал (Һаагада, , ) 2005 елның 8 мартында Р. Харадинайга «1998 елда сербларны һәм чегәннәрне эзәрлекләүдә, аларны торган урыннарыннан мәҗбүри күчерүдә» һ.б. җинаятьләрдә гаепләү белдерә, шул ук елның 3 апрелендә аклый. 2010 елның 21 июлендә аклау карары кире кагыла, 2012 елның 29 ноябрендә Һаага трибуналы Р. Харадинайны аклау карары чыгара.

2000 елның 29 апрелендә «Косовоның киләчәге өчен альянс» фиркасен төзи һәм рәисе итеп сайлана.

2004 елның 3 декабреннән 2005 елның 8 мартына кадәр Косово һәм Метиохия автоном төбәге () хөкүмәте премьер-министры.

2017 елның 9 сентябреннән Косово ҖөмһүриятеБМО әгъзасы булган 190 илнең 111е Косовоның бәйсезлеген таный (, ) премьер-министры.

2019 елның 19 июлендә үз теләге белән вазифасыннан китәКосовский премьер объявил об отставке после вызова в Гаагу. Радио Свобода, 19.07.2019.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 елның 10 ноябрендә Скандербег ордены (Албания) белән бүләкләнә.

Гаилә хәле Беренче хатыны фин милләтеннән, улы Шкелзен (). Икенче хатыны Анита, телевидение репортеры, ике улы, бер кызы бар.

Сылтамалар HARADINAJ i drugi. The International Criminal Tribunal for the former Yugoslavia. Tužilac protiv Ramusha Haradinaja, Idriza Balaja i Lahija Brahimaja Рамуш Харадинай назначен премьер-министром Косово

Моны да карагыз Косово сугышы

Искәрмәләр

Төркем:Косово Җөмһүрияте сәясәтчеләре