Килобайт (күрсәтелә: Кбайт, Кб; халыкара: Kbyte, KB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, ка тигез.
Бәләкәй хәреф белән языла торган кбайт (килобайт — kilobyte, kB) белән бутамаска, чөнки ул 1024 түгел, ә ка тигез, анда «кило» — Халыкара берәмлекләр системасында (СИ) 103 тапкырлаучыны билгеләй торган алкушымча һәм Халыкара электротехника комиссиясе (IEC) белән шушы күренештә тәкъдим ителгәнPrefixes for Binary Multiples — The NIST Reference on Constants, Units, and Uncertainty.
Россия Федерациясенда Кбайт билгеләнешен куллану 2009 елда кабул ителгән «Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләрендә» («Положение о единицах величин») күрсәтелгән:
«Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләренә» кадәр кабул ителгән Илләр арасындагы (БДБ) стандарт ГОСТ 8.417—2002 белешмәләр кушымтасында килобайтның бу билгеләмәсен тарихи барлыкка килгән дип, әмма нәзакәтсез дип атаганнар.
Халыкара берәмлекләр системасының (СИ) төп документы «СИ китапчыгы» (, ) СИ алкушымчалары ун санының дәрәҗәләренә генә туры килә дип ассызыклый, һәм 2 санының дәрәҗәләренә (210, 220 һ. б.) тапкырлап табылган берәмлекләр өчен CEI керткән атамаларны (кибибайт, мебибайт һ. б.) кулланырга тәкъдим итә.
Ләкин күп төрле заманча операцион системалары ка тиң дигән принципка тотынуны дәвам итәләр, әмма шул ук вакытта саклау җайланмаларын җитештерүче компаниялар ны ка тигез дип исәплиләр.
Килобайтны JEDEC стандарты буенча билгеләү 2002 елның JEDEC 100B.01 стандарты компьютер хәтере өлкәсендәге төшенчәләрнең һәм хәрефле символларның мәгънәләрен билгеләү өчен тарала. Бу стандартның максаты — ярымүткәргеч сәнәгасендә символларны, аббревиатураларны, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне бертөрле кулланыга булышу. Стандартның спецификациясы K (кило-) алкушымчасын, мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге буларак, -ка (210-ка) тигез дип билгели. Аның буенча килобайт төшенчәсе KByte яки KB дип билгеләнергә тиеш һәм ка тигез булырга тиешJEDEC Standards & Documents: 100b01.
Искәрмәләр
Төркем:Мәгълүмат санын үлчәү берәмлекләре Төркем:Санак