Рамил Хәвис улы Харисов (1977 елның 18 мае, ) — Россия Югары лигасында 2 матч уйнаган Россия футболчысы (ярымсакчы), РФ 3 нче лигасының «Үзәк» зонасы чемпионы (1997, Казан «Рубин»ы составында).

Тормыш юлы Рамил Харисов 1977 елның 18 маенда Казанда туа. Казанның Урицкий исемендәге спорт клубы тәрбияләнүчесе. 18 яшендә Яр Чаллы «КАМАЗ»ы дублендә чыгыш ясый башлый. 1996 елда Казанга әйләнеп кайта һәм өч сезон дәвамында «Рубин» өчен чыгыш ясый. Аның составында 1997 елда икенче дивизионның «Үзәк» зонасы җиңүче була. Алга таба «Автомобилист» (Ногинск) һәм «Алнас» (Әлмәт) өчен чыгыш ясый.

2001 елда Новороссийскның «Черноморец» командасына күчә. Премьер-лигада 2001 елның 11 июлендә Мәскәү «Спартагы»на каршы матчта, Лев Майоров урынына 66 нчы минутта алыштыруга чыгып, дебют ясыйМатч Спартак М — Черноморец Нв. footballfacts.ru . Барлыгы «Черноморец» составында Премьер-лигада 2 матч һәм дублерлар беренчелегендә 16 матч уйный, голлар кертми. 2001 елның августында Әлмәт «Алнас»ына әйләнеп кайта.

Профессиональ карьерасы азагында «Строитель» (Уфа), «Содовик», «Газовик» (Ырынбур), «Динамо» (Киров) өчен икенче дивизионда чыгыш ясаган. 28 яшендә профессиональ карьерасын тәмамлый. Соңыннан Мурманскның «Север» һәм Казан командалары өчен һәвәскәрләр дәрәҗәсендә чыгыш ясаган9-й Зимний турнир МРО «Северо-Запад» на призы Полпреда. Шулай ук Казанның «Волга» һәм «Рубин» мини-футбол командалары өчен уйнаганГражданская инициатива: как «Рубин» взял болельщика к себе в команду.

Карьерасын тәмамлагач, Казанның 14 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли.

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Россия футболчылары Төркем:«Рубин» футбол клубы