Казанда 1868 елда ачылган Госмания мәдрәсәсе белән бутамаска.

Госмания мәдрәсәсе — урта мәдрәсә. Уфадагы Беренче җәмигъ мәчете карамагында 1888 ел (икенче мәгълүматлар буенча, 1887 елда) ачыла.

Тарихы Нигез салучысы — Хәйрулла Госманов, 1907 елдан соң мәдрәсәгә аның исеме бирелә. Ырынбур мөселман диния назаратына карый, халыктан җыелган иганә исәбенә тотыла. Укыту-тәрбия эшенә мәчетнең имам-хатибы җитәкчелек итә. Урта мәдрәсәнең башлангыч класларын тәмамлаган һәм кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырган 9-14 яшьлек үсмерләр (аерым очракларда өлкәнерәкләр дә) кабул ителгән. Уку түләүле булган (елына 5-10 сум), фәкирләрнең балалары түләүдән азат ителгән.

Сәнгать түгәрәкләре эшли, З. Өммәти мөхәррирлегендә — «Иттифакъ» әдәби-сәяси, М. В. Әмиров һәм Х. Кәримов мөхәррирлегендә «Чеметкеч» көлке журналлары чыгарыла. Мәдрәсә белән Ә. Ә. Вәлидов, З. Камалетдинов, К. Карипов, Г. Терегулов һ. б. эшмәкәрлеге бәйле. Башлангыч елларда — якынча 200-300 укучы (кайчакта 500-гә дә җитә), 1910 елдан 242 малай укый.

1918 ел ябыла; шул ук елда мәдрәсә базасында татар милли гимназиясе ачыла.

Шәхесләр Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1888 1906 Хәйрулла Госманов 1848 Ибрай religious personукытучыавторIslamic theologianmüderris Khayrullah Gosmanov 1907-11-01 1895 1899 Хәсәнгата Габәши 1863-01-11 Кече Солабаш Гаффария мәдрәсәсе казыйязучыпедагогтарихчы Khasan-Gata Gabashi 1936-08-07 Кәшшаф Тәрҗемани 1877 Иске Әнҗерә Мәрҗания мәдрәсәсе укытучыголәмә Kashshaf al-Din Tarjumani 1943 Мөхәммәтһади Килдебәкев 1881-03-29 Ишле 1949-08-18 1915 1918 Габдулла Шөнаси 1885 Троицк Хөсәения мәдрәсәсеӘл-Әзһәр университеты укытучыуниверситет профессорыдәреслекләр авторыmethodologist 1938-11-03

Тәмамлаучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Зыя Өммәти 1885 Чурапан шагыйрьязучы 1943 Вәсим Солтанов 1887-08-22 Шабай язучы 1977 Миңлебаев Ғиләжетдин Фәсхетдин улы 1890-04-01 Авыргазы районы язучы Габдулла-Әмин Зөбәерев 1891-03-18 Ишле актёр 1963-05-231964-06-10 Әхнәф Тангатаров 1892 Бүздәк районы язучы Ҡәрипов Кәшфи 1892 Байталлы шагыйрьязучы 1918 Әхмәткамал Каспрански 1895-08-27 Бәйки сәясәтче 1937-12-10 Рифкать Рәимов 1904-12-30 Куян галим К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты 1953-02-15

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча мәдрәсәләр Төркем:1888 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:1918 елда ябылган уку йортлары Төркем:Башкортстан мәдрәсәләре Төркем:Уфа биналары һәм корылмалары