Денис Мантуров, Денис Валентин улы Мантуров (, 1969 елның 23 феврале, ССРБ, РСФСР, Мурманск) — РФ дәүләт эшлеклесе, 2012 елның 21 маеннан РФ сәнәгать һәм сәүдә министры. Мәскәү авиация институты профессоры (2011 елдан). Мәскәү дәүләт университетының социаль технологияләр кафедрасы мөдире. «Ростехнологияләр» дәүләт корпорациясе күзәтүчеләр шурасы рәисе (2012 елның 22 ноябреннән). Икътисад фәннәре кандидаты (1997). РФ 1нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе. Forbes журналы буенча, 2015 елда шәхси кереме 120, 42 млн сум булган Рейтинг доходов госслужащих. Денис Мантуров. Forbes. Россия Федерациясе Герое (2026).

Тәрҗемәи хәле 1969 елның 23 февралендә Мурманск шәһәрендә туган. «Социология» белгечлеге буенча М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын (1994), «юрист» белгечлеге буенча РФ президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен (2006) тәмамлаган. Мәскәү дәүләт университетында аспирантура тәмамлап (1997), икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Мәскәү авиация институтында (ru) докторантурада укыган (2000-2002).

Хезмәт юлы 1990 еллар башында авиаташу белән шөгыльләнүче РФ-Һиндстан уртак ширкәтендә эшли.

1993 елдан Улан-Удэ авиация заводыннан Ми-8 экспортлауда катнаша.

1998 елда «Улан-Удэ авиация заводы» ААҖ генераль директоры урынбасары.

2000 елдан М. Л. Миль исемендәге Мәскәү боралак заводы коммерция директоры.

2001 елдан «Дәүләт инвестиция корпорациясе» () рәисе урынбасары.

2003 елдан «Саклану сәнәгате» ААҖ () генераль директоры.

2007 елдан РФ хөкүмәтендә: РФ сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары, 2008 елдан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

2012 елның 2 февраленнән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры , 2012 елның 21 маеннан РФ сәнәгать һәм сәүдә министры.

2012 елның 22 ноябреннән «Ростехнологияләр» дәүләт корпорациясе () күзәтү шурасы рәисе.

2022 елның 12 июленнән ― РФ вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Мишустин яңа вице-премьер вазифасына Мантуров кандидатурасын Думага кертте. Татар-информ, 13.07.2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 ― 2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденының медале 2008 ― Дуслык ордены (РФ) 2009 ― Хөрмәт ордены (РФ) 2013 ― 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены 2026 ― Россия Федерациясе ГероеЗолотов поздравил Мантурова с присвоением высшего звания. RT на русском, 25.02.2026 Гаиләсе Хатыны Наталья Евгений кызы, табиб-пластика хирургы, пластик һәм эндоскопик хирургия клиникасы хуҗасы. Балалары: ул, кыз. Лобистик эше «Сода» җәмгыятен чимал белән тәэмин итү өчен шиханнарны бетерүгә чакыра.. Искәрмәләр

Сылтамалар Мантуров Денис Валентинович. Биография. РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайты. Мантуров Денис Валентинович. РИА Новости, 23.11.2012 Андрей Угланов. Почём нынче игрушки для папуасов. «Аргументы Недели», 17.05.2012

Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Юристлар Төркем:Хокук белгечләре Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия хөкүмәте әгъзалары Төркем:Россия Федерациясе хөкүмәте министрлары Төркем:"Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Россия Федерациясе Каһарманнары