Элина Нечаева ( - Эстония опера җырчысы һәм 2018 елгы Евровидение җыр бәйгесендә Эстония вәкиле.
Биография Элина Нечаева Таллинда туган. 2016 елда ул Эстония музыка һәм театр академиясен классик җырлау белгечлеге буенча тәмамлаган.
2018 елда җырчы "La Forza" җырын (тәрҗемәсе — "Көч") 2018 елгы Евровидение җыр бәйгесенең милли сайлап алу Eesti Laul конкурсында тәкъдим итә. Конкурсның суперфиналында Нечаева телевизион тавыш бирүдә җиңә һәм Лиссабонда узачак 2018 елгы Евровидение җыр бәйгесендә Эстонияне тәкъдим итү хокукына ирешә.
Элина Нечаева "Евровидение җыр конкурсы: Fire Saga төркеме тарихы" фильмында уйный.
Евровидение 2018 Беренче ярымфиналда 9 нчы номер белән катнаша, анда ул 201 балл җыеп бишенче урынны яулый һәм финалга үтә. Финалда ул 6 нчы номер белән чыгыш ясый һәм 245 балл җыеп сигезенче урынны ала.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Әлифба буенча музыкантлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Таллиннда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1991 елда туганнар Төркем:10 ноябрь көнне туганнар