Альберт Вәлиуллин, Альберт Әсгать улы Вәлиуллин (Альберт Асгатович Валиуллин, 1983 ел, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― артист-вокалист (солист), шәхси эшмәкәр. Татарстанның атказанган артисты (2026)
Тәрҗемәи хәле 1983 елда Чаллыда туганАльберт Вәлиуллин үзенең өйләнгәнме, буйдакмы икәнлеген әйтте. Интертат, 26.01.2024. Әти-әнисе тумышы белән Әлки районыннан. Әтисе гармунда уйнаган (33 яшендә вафат булган). Әнисе ике бала үстергән: апасы Лилия 2 яшькә зуррак. Альберт Чаллының 49нчы мәктәбендә укыган. Дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөргән. Яшәгән урынына якында мәктәп булмагач, музыка мәктәбендә укымаган, үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгән.
Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган (Салават Фәтхетдинов төркемендә укыган). Җырларны башкару, бормалары, күзлек киюе (якыннан начар күрә), хәтта урыны-урыны белән сәхнәдә үз-үзен тотышы да Салаватныкына охшаган.
2004 елда Альберт сәхнәгә беренче адымнарын Лилия Муллагалиеваның иҗат төркемендә ясаган булганИлгизә Галиуллина. Альберт Вәлиуллин концерты: 40 яшьтә сәхнәгә кайту һәм Салават Фәтхетдинов турында. Шәһри Казан, 08.04.2024. Лаеш районына гастрольгә барып концерт та куйган. Продюсерлык үзәкләре белән эшләп китә алмагач, үзенә башка шөгыль табарга булган.
Төп эше ― төзелеш эшендә эшмәкәрлек Альберт Вәлиуллин ни өчен 40 яшьтә сәхнәгә чыгуы турында сөйләде. Интертат, 17.06.2024. Казанда «Кеше приюты» дип исемләнгән мохтаҗларга ярдәм итү проектына да катнаша.
Озын тәнәфестән соң, 2024 елның 7 апрелендә УНИКС залында беренче концертын куйганГөлгенә Шиһапова. Җырчы Альберт Вәлиуллин: «Мин сәхнәне сагындым». Ватаным Татарстан, 06.04.2024.
«Күзләреңдә сөю күрдем», «Гомер агымсу», «Араларга ятлар кермәс», «Яралама йөрәкне», «Хыяллар» җырларын тамашачылар яратып кабул итәЗөлфия Галим. Альберт Вәлиуллин: «Син минем хатыным булачаксың, дидем». Шәһри Чаллы, 3.04.2025. Күпчелек җырларының сүзләре авторы ― Айгөл Вәлиуллина. Гөлүсә Батталова сүзләре, Риваль Хисмәтуллин көенә язылган «Җимешем» җырын хатынына багышлаганАльберт Валиуллин - Найдено 50 треков. zvu4no.org.
Гөлназ Асаева белән дуэт җыры бар. Директоры Алмаз ГыйльметдиновАлмаз Гильмутдинов ВКонтакте белән күптән бергә эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Алтын Барс» премиясе лауреаты «Татар җыры–24» фестивале лауреаты «Болгар радиосы» милли премиясе иясе Альберт Валиуллин 2024, Набережные Челны. culture.ru 2026 ― Татарстан Республикасының Атказанган артисты Признание заслуг. «Республика Татарстан», 24.03.2026
Шәхси тормышы Гаиләле. 2008 елда өйләнгән. Хатыны Рузанна, финанс-икътисад өлкәсе белгече, 8 яшькә яшьрәк. Уллары ӘлимханАлинә Айдарова. Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк». Интертат, 2025. Концертлар куя башлагач, иҗат өчен махсус (кабат) татарча сөйләшергә өйрәнгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар Альберт Вәлиуллин төркеме Альберт Вәлиуллин (Исполнитель песен). Татар җырлары Альберт Валиуллин. Shazam Айгөл Борһанова. Килде-Китте ШОУ / Альберт Вәлиуллин. «ШАЯН ТВ», 21.08.2025 rutubе video 00:33:21
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:«Алтын Барс» премиясе лауреатлары