Беловка — Ырынбур шәһәренең тарихи районы. Атамасы Белов дигән сәүдәгәрнең фамилиясеннән алынган. Ул XX гасыр башында шушы урында «Вокзал»га янкорма төзи, анда һәр кич музыка уйнаган.

Беловканың архитектура ансамбле XVIII-XXI гасырларда төзелгән йортлардан тора.

Административ яктан Көньяк округының Үзәк районында урнашкан.

Истәлекле урыннар Советская урамы, 2 йорт. Эллекке Ырынбур губернасының Хәрби губернаторларның штабы. Бу йортта 1920-1923 елларда Казакъстанны беренче Хөкүмәте урнашкан, бу чорда Ырынбур Казакстаннын беренче башкаласы булып торган. Бу йортта шулай ук Муса Җәлил эшләгән. Хәзерге көндә Ырынбур дәүләт педагогия университеты корпусы. Набережная урамы, 29 йорт. Хәзерге көндә Ырымбурның тарихи музее. Иске Гауптвахта. Алдында Александр Пушкин һәйкәле. XVIII гасырда куелган Елизавета капкалары. «Европадан Азиягә» исемле Җаек аша элмәк канат юлы. 1953 елның 7 ноябрендә ачылган Валерий Чкаловка һәйкәл Генерал-майор Бикбулатов тарафыннан салынган Зауральная рощасы. Набережная урамы, 14 йорт. Бу йортта беренче космонавт Юрий Гагарин укыган. Аңа мемориаль тактаташ куелган. Советская урамы, 5 йорт. Хәзерге көндә Ырынбур дәүләт медицина академиясенең баш корпусы. Каршында бөек рус табиблары Н. И. Пирогов, И. П. Павлов, С. П. Боткин, Н. А. Семашко бюстлары куелган. Беренче укытучыга һәйкәл. 2012 елда ачыла. Табын Гайсә Анасы иконасының Храмы. Колокол скульптурасы. Хәрби дан һәйкәле. Неплюев кадет корпусы йорты. А. С. Пушкин һәм В. И. Даль һәйкәле. М. Горький исемендәге драма театры

Беловка урыннары

Искәрмәләр

Төркем:Ырынбур Төркем:Ырынбур губернасы