Динар Кәримуллин, Динар Ирек улы Кәримуллин (Динар Ирекович Каримуллин; 1996 елның 5 ноябре, РФ, ТР, Теләче районы, Олы Мәтәскә) – спортчы (көрәш, билбаулы көрәш), билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2019), көрәш һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры, Данил Галиев исемендәге турнир җиңүчесе. БРИКС илләре уеннары җиңүчесе (2024). 2024 елда «Алтын билбау» бөтенроссия премиясендә «Ел спортсмены» дигән мактаулы исемгә лаек булганТатарстанский борец получил титул «Спортсмена года». Министерство спорта Республики Татарстан, 9.10.2024. Көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры (2026).
Тәрҗемәи хәле 1996 елның 5 ноябрендә Татарстанның Теләче районы Олы Мәтәскә авылында туган Выборы депутатов Совета Большеметескинского СП Тюлячинского МР РТ IV созыва. old.izbirkom.ru. Әтисе (вафат)―әнисе тәрбиясендә үскән. Кечкенәдән көрәш белән кызыксынган. Алты-җиде яшьләрендә мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри башлаган. Беренче тренеры ― Венер Әскаров. Якташы күп тапкырлар Россия һәм дөнья чемпионы Раил Нургалиев, Илдар Гыйниятуллинның җанатары булган. Көрәш юлын Теләче районында башлаган. Тәкәнең беренчесен үз авылы Сабан туенда алган. Беренче зур җиңүе ― 2010 елда Татарстан беренчелегендә отуыЛилия Йосыпова. Танылган көрәшче Динар Кәримуллин: Минем өчен ул әти дә, әни дә булды. «Ирек мәйданы», 21.12.2022.
Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетын тәмамлаган (2018)Портфолио студента Каримуллина Динара Ирековича. Әлеге академиядә алты ел Азат Әхәтов җитәкчелегендә шөгыльләнгәнПремия «Золотой пояс»: выпускник Поволжского — в числе победителей. Unifirst, 10.10.2024.
2020 елда Теләчедән Лаешка күчеп килгән, анда көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов патронажы астында көчле көрәшчеләр командасы җыела. Динар Лаеш районы спорт мәктәбенең көрәш буенча тренер-укытучысы булып эшли МБУДО «Спортивная школа Лаишевского муниципального район»а. edu.tatar.ruЛюдмила Никифорова. Лаишевский тренер Динар Каримуллин – чемпион России. «Камская новь», 7.12.2020 һәм Лаеш командасы өчен 75 килога кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясыйЛилия Гыймазова. Көрәшче Динар Кәримуллин: Келәмдәге көндәшең синең дустың була алмый. Ватаным Татарстан, 22.01.2022. Россия җыелмасы составында өлкән тренер вазыйфасын башкара. Динар үзен төрендә сынап карарга теләгән. Россиянең Көрәш федерациясендә белгеч.
Көрәш дөньясында Кәримуллинга тышкы яктан ирланд көрәшчесе белән охшашлыгы аркасында «татар Макгрегоры» кушаматы биргәннәр.
Спортта уңышлары Яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегендә берничә тапкыр җиңгән, хәзер өлкәннәр дәрәҗәсендә иң зур уңышларга ирешкән. 2015 ― билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастерыКаримуллин Динар Ирекович. Минспорта России 2018 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты җиңүчесе 2019 ― билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры 2019, 2020, 2022, 2023 ― көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчесе 2020 ― көрәш буенча Россиянең спорт мастеры 2020 ― көрәш буенча Россия чемпионаты җиңүчесеЛаишевский тренер Динар Каримуллин – чемпион России. laishevo.bezformata.com, 07.12.2020 2022 ― 75 кг га хәтле авырлыкта «Манзара» билбавын откан. 2022 ― Сембер өлкәсендә узган Бөтенроссия Сабан туенда үз авырлыгында 1нче урын алган. 2022 ― Самара Сабан туенда баш батыр калган. 2024 ― БРИКС илләре уеннары җиңүчесе. Финалда Кыргызстан көрәшчесен отканЭнҗе Габдуллина. «Бу җиңү – әтием өчен»: Татар көрәшчеләре – БРИКС чемпионнары. Интертат, 22.06.2024. 2024 ― сугышчан сәнгать өлкәсендә XV «Алтын билбау» бөтенроссия премиясендә «Ел спортсмены» («Иң яхшы спортчы» номинациясендә җиңүче). Бүләкне Россия спорт министры кулыннан алган Руслан Васильев. Как борцу корэш вручали премию «Спортсмен года» и почему его называют татарским Макгрегором. Бизнес-Онлайн, 15.10.2024 2024 ― Күчмә халыклар халыкара Уеннарында (Казакъстан) көмеш медальЗульфат Шафигуллин. Борец корэш Динар Каримуллин стал спортсменом года премии «Золотой пояс». «Реальное время», 09.10.2024 2024 ― «көрәш буенча Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы» 2024 ― «яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында иң яхшы тренер» 2026 ― Россиянең атказанган спорт остасыТатарстан көрәшчесе Россиянең атказанган спорт остасы исеменә лаек булды. Татар-информ, 15.04.2026Приказ Минспорта РФ № 76-НГ от 30.03.2026 2026 ― «Изге Болгар җыены» кысаларында узган көрәш ярышларының урта үлчәү авырлыгында баш батырыИзге Болгар җыенында көрәштә җиңгән батырлар исемлеге. Интертат, 18.05.2026. 2026 ― Ташкентта узган ир-атлар арасында ачык халыкара турнирда татар көрәше кагыйдәләре буенча уздырылган көрәш нәтиҗәләре буенча үз үлчәү категориясендә җиңүчеҮзбәкстанда Сабантуй бәйрәме кысаларында көрәш буенча турнир узды.Татар-информ, 31.05.2026. 2026 ― көрәш буенча Дөнья кубогының (Мәскәү) абсолют категориясендә (75 килограммга кадәр) җиңүче (абсолют чемпион титулына һәм турнирның төп бүләге – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган автомобильгә ия булган)Зөлфия Шәвәлиева. Көрәшче Динар Кәримуллин Мәскәүдә узган Дөнья кубогының абсолют батыры булды. Татар-информ, 6.07.2026.
Шәхси тормышы Өйләнмәгән. Йөргән кызы ― спортчы. Искәрмәләр
Сылтамалар Зульфат Шафигуллин. Борец корэш Динар Каримуллин стал спортсменом года премии «Золотой пояс». «Реальное время», 09.10.2024 Рәмис Латыйпов. Көрәшче Динар Кәримуллин Россиядә «Ел спортчысы» дип табылды. Татар-информ, 9.10.2024
Төркем:КөрәшчеләрТөркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Идел буе спорт һәм туризм академиясен тәмамлаучылар Төркем:Россия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары