Көньяк Урал дәүләт табигать тыюлыгы — Көньяк Уралның үзәк, иң биек өлешендә, Башкортостанның Белорет районы һәм Чиләбе өлкәсенең Катав-Иванов районы территориясендә урнашкан.
География Башкортостанда һәм Көньяк Уралдагы иң зур табигать тыюлыгы, гомуми мәйданы 252 800 гектар. Тыюлык территориясенең якынча 90 % -ы Башкортостанда урнашкан. 2404 гектар мәйданлы участок Чиләбе өлкәсенең Катав-Ивановский районында урнашкан.
Тыюлык территориясендә берничә тау системасы бар: Машак, Зур Шелом түбәсе белән Зигалга тау системасының көньяк өлеше, Нары, Кумардак һәм Ямантау (1640 м, Көньяк Уралның иң биек түбәсе).
Елгалар: Инзер, Кече Инзер, Юрюзан, Тюльмен, Ревет, Катав, Нура һәм башкалар.
Флора һәм фауна Тыюлыкта 698 төр югары үсемлек, 226 төр мүк, 169 төр лишайник һәм 121 төр гөмбә үсә. Сигез төр тамырлы үсемлек Россия Федерациясенең Кызыл китабына, ә 62 төре республика Кызыл китабына кертелгән. Тыюлыкта 50 төр имезүчеләр, 189 төр кош һәм 20 төр балык яши .
Саклану статусы Бу тыюлык 1978 елның 19 июнендә Көньяк Уралның тау-тайга экосистемаларын саклау һәм өйрәнү өчен КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының 487—152 номерлы карары нигезендә оештырылган. Кайберәүләр тыюлык Межгорье шәһәрендә (ябык административ-территориаль берәмлек) урнашкан яшерен объектларга керүне чикләү өчен оештырылган дип фаразлыйлар.
Искәрмәләр
Әдәбият
Әлибаев Ф. Көньяк Урал дәүләт табигать тыюлыгы / Ф. Әлибаев // Ватандаш. — 2002. — № 9. — Б. 184—185.
Сылтамалар
Көньяк Урал дәүләт табигать тыюлыгы, рәсми сайт
Көньяк Урал буйлап виртуаль тур. Төбәкнең тау тезмәләренең 50 дән артык панорамасы, шул исәптән Көньяк Урал табигать тыюлыгы күренешләре.
Төркем:Башкортстанда туризм Төркем:Россия тыюлыклары