Эрзя халык авыз иҗаты (фольклоры) () — эрзя халкының буыннан-буынга тапшырылып килүче халык авыз иҗаты, халыкның гомуми әдәби-нәфис һәм музыкаль-иҗади эшчәнлеге; эрзяларның традицион халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Аның таралыш ареалына, иң беренче чиратта, Мордовия һәм Татарстан җөмһүриятләре, шулай ук Пенза, Тамбов, Сарытау һәм Ульян өлкәләре керә.
Эрзя фольклорының төп әдәби жанрларына риваятьләр, җырлар (хезмәт, йола һәм көнкүреш җырлары), әкиятләр, эпос, халык поэтик иҗаты (мәкаль-әйтемнәр) һәм башка жанрлар карый.
Эрзя халык иҗатының күренекле әсәрләре 1939 елда нәшер ителгән «Эрзянь фольклор» исемле фольклор үрнәкләре җыентыгына кертелгәнИ. К. Инжеватов и др. Устно-поэтическое творчество Мордовского народа. — Саранск: Мордов. кн. изд-во, 1978. — С. 7, 28, 56.. Әлеге җыентыкка җырлар, әкиятләр, такмаклар, табышмаклар һәм йола жанрлары да кергәнСамородов К. Т. Мордовская литература и критика. 1860—1963. — Саранск, 1964. — С. 6..
Тарих
Эрзя халык авыз иҗатын җыю һәм фәнни күзлектән өйрәнү тарихы XIX гасырның икенче яртысында башлана. Бу өлкәдәге беренче тикшеренүчеләрнең берсе — язучы-реалист һәм этнограф Павел Мельников-Печерский. Ул үзенең хезмәтләре белән Русия империясендә яшәүче фин-угыр халыкларына карата киң иҗтимагый һәм фәнни кызыксыну уята. 1851 елда басылган «Эрзя туйлары» мәкаләсендә ул туй йолаларын җентекләп тасвирлый, аларга җырлар һәм дога текстларын да өсти.С. В. Пивкина. Мордовский фольклор в творчестве П. И. Мельникова-Печёрского // Провинциальная культура. — 2012. — С. 213—216.. 1867 елда аның «Очерки мордвы» дигән саллы хезмәте дөнья күрә. Бу хезмәт бүгенге көндә мукшы һәм эрзя халыкларының көнкүрешен һәм христианлыкка кадәрге ышануларын өйрәнүнең беренче омтылышы дип санала.
Фәнни фольклористиканың үсешенә фин галиме Хейкки Паасонен зур өлеш кертә. 1891 елда ул эрзя-мордва халык әдәбиятының ике томлык җыентыгын бастырып чыгара. Бу хезмәткә 50дән артык йола җыры, 400дән артык табышмак һәм дистәләгән әкият кертеләСамородов К. Т. Мордовская обрядовая поэзия. — Саранск, 1980. — 17 с.. Паасоненның басмасы эрзя халык авыз иҗатын системлы рәвештә туплауга этәргеч бирә һәм материалларны классификацияләүгә юл ача.
Шул ук чорда эрзя халкыннан чыккан күренекле мәгърифәтче Макар Евсевьев үзенең фәнни эшчәнлеген башлый. 1893 елда ул «Мордва туе» хезмәтенең беренче вариантын бастыра, аны үз анасының сөйләгәннәре нигезендә яза. Евсевьев гомере буе бу материалны тулыландыра, башка жанрларны да өсти һәм 1931 елда эрзя мәдәнияте өчен фундаменталь әһәмияткә ия булган хезмәтен кабаттан нәшер итә.
XX гасыр башында академик Алексей Шахматов эрзя фольклорын региональ дәрәҗәдә өйрәнү эшенә тотынаВ. П. Белякова. Устно-поэтическое творчество мордовского народа: Т. 11: Народные песни мордвы Пензенской области. — Саранск: Мордовское кн. изд-во, 1987. — С. 6.. 1905–1906 елларда эрзя авылларында үткәрелгән экспедицияләр нигезендә ул 1910 елда «Мордва этнографик җыентыгын» төзи. Бу басмада беренче тапкыр әкиятләр, риваятьләр, мәкальләр һәм җырлар бердәм системга салына, бу исә фәнни тикшеренүләрнең сыйфатын яңа баскычка күтәрәН. А. Агафонова. «Мордовский этнографический сборник» А. А. Шахматова как источник изучения эрзянских диалектов // Ижевск: Финно–угорский мир. — 2016. — № 1. — С. 12—18..
1920–1930 елларда Мордовия мәдәниятен өйрәнүгә Мәскәү, Сарытау һәм Нижгар кебек зур фәнни үзәкләр җәлеп ителә. 1940 еллардан башлап бу эшчәнлек дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә: СССР Фәннәр академиясенең Этнография институты эрзялар күпләп яшәгән төбәкләрдә масштаблы экспедицияләр оештыра. Бу чорда халык иҗатының аерым жанрлары буенча гомумиләштерүче теоретик хезмәтләр языла башлый.
Андрей Маскаевның 1947 елда чыккан монографиясе эрзя фольклорының жанр үзенчәлекләрен өйрәнүдә мөһим этап булып тора. Галим әкиятләрне системлаштыра һәм аларның халыкның тарихи язмышы белән бәйләнешен фәнни нигезли. 1964 елда чыккан чираттагы хезмәтендә Маскаев халык иҗатын эрзяларның көнкүреше һәм тарихы контекстында карап чыга, бу фәнни методологияне ныгыта.
XX гасырның икенче яртысында фольклор җыю эшендә Михаил Чувашов шактый зур эш башкара. Ул туплаган 2000нән артык уникаль язма — бишек җырларыннан алып эпик поэмаларга кадәр — бүгенге көндә Россия һәм Мордовия музейларында саклана. Чувашов белән беррәттән, Маризь Кемаль, Лука Кавтаськин һәм Василий Радаев кебек шәхесләр эрзя халкының хәзинәсен саклау һәм популярлаштыруга зур өлеш кертәләр.
Йола иҗаты
Эрзя халкының йола иҗаты календарь һәм гаилә-көнкүреш жанрларын үз эченә ала. Календарь йолаларына Раштуа вакытында башкарыла торган колядкалар, тургайлар турындагы Май чабу җырлары һәм русаль җырлар керә. Шулай ук им-томнар һәм тылсымлы текстлар киң таралган.
Гаилә йолалары исә туй һәм җирләү җырлары, шулай ук елау-сыктаулар белән үрелеп бара. Көнкүреш вакыйгаларына, мәсәлән, өй салуга бәйле җырлар аерым төркемне тәшкил итәКалендарно-обрядовые песни и заговоры. — Саранск, 1981. — Т. 7. — С. 272—301.. Танылган әсәрләр арасында — «Вай, куроксто, куроксто» («Вай, тизрәк, тизрәк») һәм «Мазый садсо» («Гүзәл бакчада») һ. б.Девяткина Т. П. Свадебные обряды и песни мордвы (мокши и эрзи): восточнофинно-угор. контекст: учеб. пособие. — Саранск, 1995. — С. 18—33
Героик эпос
Бу төркемгә тарихи һәм уйдырма каһарманнарның батырлыкларын данлаучы әсәрләр керә. Эрзя фольклорында героик эпос аерым урын алып тора: аңа "былиналар", уйланулар (дума) һәм тарихи җырлар керә. Алар күбрәк батырлык турында сөйли, әмма социаль-көнкүреш темаларына кагылганнары да очрый. Иң танылган эпик җыр булып Тюштя исемле легендар кенәз турындагы «Тюштя» әсәре саналаУстно-поэтическое творчество мордовского народа: Эпические и лиро-эпические песни. — Саранск: Морд. кн. изд-во, 1963. — Т. 1. — С. 360..
Балладалар
Эрзя фольклорында гаилә-көнкүреш темасына багышланган балладалар иң зур төркемне тәшкил итә. Аларга киеренке сюжет, мифологик һәм тылсымлы мотивлар хас. Мондый әсәрләрдә кешенең хис-кичерешләре, психологизм һәм фаҗигале хәлләр сурәтләнәГолованова Н. Ф. Семейно-бытовые баллады в мордовском фольклоре. — С. 39—43..
Мисал өчен, «Кузмань Даря» дип аталган мифологик балладаны китерергә мөмкинВопросы финно-угорского фольклора. — Москва, 1974. — С. 68..
Лирик җырлар
Лирик җырлар эрзя халык иҗатының зур катламын тәшкил итә. Аларның музыкаль стиле һәм репертуарына рус, ә кайбер төбәкләрдә (Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы эрзяларга кагыла) — украин җырлары сизелерлек йогынты ясаган. Бу халыклар арасындагы тыгыз мәдәни бәйләнешләр нәтиҗәсендә булган.
Лирик җырларның тематикасы күптөрле һәм шартлы рәвештә ике төркемгә бүленә: гаилә-көнкүреш һәм иҗтимагый-көнкүреш. Әсәрләрдә шәхси тормыш, гаилә мөнәсәбәтләре, низаглар, шулай ук җәмгыять яки аерым социаль төркемнәрнең проблемлары сурәтләнә. Күпчелек җырлар тирән хиссият белән аерылып тора.
Эрзя лирикасының танылган үрнәкләренә түбәндәгеләрне кертәләр: «Мазы дугам а Охим!» («Гүзәл апакаем Ефимия!»), «Ох, урьвинем-эеднем!» («И киленкәем-балакаем!»), «Учовлитинь, од цёра» («Көтәр идем сине, егет») һәм «Тон симат-ярсат» («Син күңел ачасың»)Пиняскина М. В., Романов К. М. Эрзянские и мокшанские народные песни как носители эмоциональной культуры мордовского этноса // Огарев-online. — 2015. — № 22. — С. 1—9..
Әкият прозасы
Әкияти эпос эрзя халык авыз иҗатында мөһим урын алып тора. Аның эчендә әкиятләрнең өч төп төрен аерып күрсәтәләр: фантастик, героик-авантюрлы һәм көнкүреш әкиятләреАникин С. В. Мордовские народные сказки. — СПб.: Родной мир, 1909. — 102 с.Аникин С. В. О мордовском народе по поводу сказок // Мордовское книжное издательство. — 1989. — С. 238—243.. Әкиятләрдә халыкның ышанулары һәм кыйммәтләре чагыла, шул ук вакытта хайваннар турындагы хикәятләр зур роль уйныйМордовские народные сказки. / Самородов К. Т. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1985. — 400 c.. Сюжетлар, гадәттә, күп эпизодлардан тора һәм вакыйгаларның динамик үсеше белән аерылып тора. Игътибар үзәгендә һәрвакыт герой тора, ә хикәя һәрчак бәхетле (яхшы) ахыр белән тәмамлана.
Эрзя халкының әкиятләре беренче тапкыр 1928 елда басылып чыга. Макар Евсевьевның җыентыгы «Ерзянь ёвкст» («Эрзя әкиятләре») дип атала һәм үз эченә 66 әсәрне ала.
Танылган фантастик әкиятләргә «Сыре-варда», «Вирява», «Сырьжа» һәм «Кулома» керә. Көнкүреш әкиятләре арасында «Пси нурдт» («Кайнар чана») һәм «Сёвонень идне» («Балчыклы бала») дигәннәре мәшһүр булып торалар.
Тарихи проза
Эрзя легендалары, риваятьләре һәм хикәяләре рус фольклоры белән тыгыз бәйләнгән. Тарихи прозада еш кына алынма геройлар, вакыйгалар бара торган урыннар һәм сюжет темалары очрый.
Мондый әсәрләрнең поэтикасы ирекле формада тапшырыла торган тотрыклы сюжеты белән аерылып тора. Хикәяләүче, төп фактларны саклап, импровизацияли ала һәм катлаулы поэтик алымнарсыз гади халык телен куллана.
Текстларның композициясе, шул исәптән кереш һәм ахыргы өлешләре, төзелеше ягыннан рус халык прозасының традицион структурасына охшаган.
Паремиография
Эрзя паремиографиясе үз эченә күп төрле жанрларны ала: афоризмнар, табышмакларМордовские загадки. — Саранск: Мордов. кн. изд-во, 1969. — 324 с., әйтемнәр, теләкләр, мәкальләр, сынамышлар һәм тостлар. Иң популяр жанрлар — табышмаклар, әйтемнәр һәм мәкальләр.
Борынгы заманнарда эрзя табышмакларының культ әһәмияте булган. Алар халык ышанулары һәм йолалары белән тыгыз бәйләнгән. Эрзя табышмакларының беренче текстлары 1883 елда Казан шәһәрендә басылып чыга. Бу жанрны җыюга һәм өйрәнүгә Хейкки Паасонен, Алексей Шахматов һәм Кирилл Самородов зур өлеш кертә. Самородов табышмакларның өч төрен билгели: тасвирлау (яки метафорик), табышмак-сораулар һәм табышмак-мәсьәләләрТ. П. Девяткина. Загадка // Мифология мордвы: энциклопедия. — Саранск, 2007. — 332 с..
Эрзя мәкальләре, иң беренче чиратта, туган якка мәхәббәтне һәм аны сакларга әзер булуны гәүдәләндерә. Шулай ук алар халыклар арасындагы дуслыкның мөһимлеген чагылдыра. Бу әсәрләр буыннан-буынга тапшырылып килә. Алар тирән мәгънәне һәм гади образлы форманы берләштерә, шуңа күрә аларны истә калдыруы җиңел.
Гадәттә, мәкальләр кыска формалы һәм симметрик төзелешле була. Алар үзара рифмлаша алган өлешләргә бүленә. Мәкальләр иҗат иткәндә еш кына синтаксик параллелизм кулланыла, мәсәлән — «Кодат чачтыйтне, истят кастыйтне» («Ата-анасы нинди булса, тәрбиячесе дә шундый»). Шулай ук капма-каршы кую еш очрый, мәсәлән — «Эйкакшось правты вейке сельведь, авась-кавто» («Бала бер яшь түксә, ана икене түгә»).
Мәкальләрдә төрле троплар еш очрый. Алар арасында метафоралар, шулай ук гиперболалар, мәсәлән — «Урозонь сельведесь — пиципалакс» («Ятим баланың күз яше кычыткан кебек»). Ирония дә кулланыла, мәсәлән — «Маштат видеме-сокамо — маштт сюронь кочкамо (урядамо)» («Чәчә-сөрә беләсең икән — уңышны да җыя бел»). Эпитетлар да бар, мәсәлән — «Берянь азоронь крандазось ки колы» («Булдыксыз хуҗаның арбасы юлны боза»). Эрзя мәкальләренең төп үзенчәлеге — аларның үгет-нәсыйхәт бирүче асылы.
Шулай ук карагыз Масторава
Искәрмәләр
Әдәбият
Кавтаськин Д. С. Пережитки обрядов, причитаний и песен, связанных с древним мордовским обычаем имитации свадьбы при похоронах умершей девушки // Фольклор и этнография. Обряды и обрядовый фольклор. — Л., 1974. — С. 267—273. Трегулова Н. П. Песенные исполнительские традиции в контексте мордовской народной музыкальной культуры: автореферат. — 2016. Алешкин А. В. Единство традиций: народ и личность в мордовской эпической поэзии. — Саранск: Мордов. кн. изд-во, 1978. — 192 с.
Төркем:Мордва мәдәнияте Төркем:Фольклор Төркем:Халыклар буенча фольклор Төркем:Ирзә мәдәнияте