Мишәр (, ) — Удмуртиянең Грахово районында, Юраш елгасы буендагы керәшен татарлары авылы.Онлайн — энциклопедия Tatarica. Ул Лолошур-Вожжи авыл җирлеге составына керә.

Географиясе

Юраш елгасының түбән агымында, Граховодан көньяк-көнбатышка 15 км ераклыкта урнашкан.

Сәгать поясы Мишәр авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).

Тарихы

Авылда электән удмуртлар һәм иске керәшен татарлары яшәгән. Авылның барлыкка килү вакытын халык хәтерләми, тик элек мөселман татарлары авылы булып, соңгылары моннан дала ягына күченгән.Материалы по статистике Вятской губернии. Т. 6. Елабужский уезд. Ч. 2. Подворная опись. — Вятка, 1889.

1859 елгы унынчы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Юрашка елгасы янындагы Мещеряково дәүләт авылының 23 хуҗалыгында 150 кеше яшәгән, һәм чиркәүдән тыш, ике базар мәйданчыгы да булган.

1887 елда авылда 41 хуҗалыкта 271 кеше яшәгән. 16 рус, 13 татар, 12 удмурт хуҗалыгы була. Авыл приходына караган 11 авылда 3944 кеше исәпләнгән, татарлар — 518.Вятская епархия. Историко-географическое и статистическое описание (с картой Вятской губернии). Вятка 1912. Моннан тыш 30 татар кешесе (15 ир, 15 хатын-кыз) ислам диненә кайткан.Церкви и приходы в Вятской епархии (по клировым ведомостям 1872 г.). // Вятские Епархиальные ведомости, 1873 г., отдел духовно-литературный, № 1-24.

1921 елга кадәр авыл Алабуга өязенең Иске Ятча волосте составында булган (1921 елдан Можга районы). 1924 елдан авылда Грахово волостеның Мишәр авыл советының административ үзәге урнашкан. 1964 елның 5 маенда авыл советының административ үзәге Мишәр авылыннан Лолошур-Вожжи авылына күчерелгән, һәм авыл советы да Лолошур-Вожжи дип үзгәртелгән.

Хәзерге вакытта авыл юкка чыга бара, яшәүчеләрнең күбесе пенсионерлар.

Халык саны

Милли составы

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, керәшен татарлары 43 кешенең 23 %-ын тәшкил иткән, моннан тыш удмуртлар (77 %) яшәгән. Җирле татарлар керәшен татарларының Түбән Кама (алабуга) төркеменә карыйИстория и культура татар-кряшен (XVI-ХХ вв.): коллективная моногра- фия. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2017. — 960 с. + 36 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-213-6. Бу авыл керәшен татарлары чыгышлары белән удмуртларга барып тоташалар.Кряшены удмуртского Прикамья в последней трети XVIII — середине XIX в.

1920 елда 77 хуҗалыкта 369 кеше яшәгән, 33 рус хуҗалыгы, 25 татар, 19 удмурт хуҗалыгы була. 1924 елда 67 хуҗалыктан торган, 365 кеше яшәгән.Список населенных пунктов Вотской автономной области / Вот. обл. план. комис. — Ижевск : Изд. Вот. обисполкома, 1924.

1959 елда авылда 140 кеше яшәгән, төп халкы удмуртлар була.Всесоюзная перепись населения 1959 г. Предварительные итоги. Численность наличного и постоянного населения и лиц в возрасте 18 лет и старше по каждому сельскому населенному пункту с указанием численно преобладающей национальности (форма Б) по Удмуртской АССР. // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3704. 1970 елда 115 кешенең 70 % удмуртлар, 30 % татарлар була.Всесоюзная перепись населения 1970 г. Численность наличного и постоянного населения по каждому сельскому населенному пункту по Удмуртской АССР (Таблица 2) // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3931.9 1959—2002 елларда керәшеннәр үзләрен йә рус, йә удмурт дип күрсәтеп килгән.

Дин Мишәр авылы приходы Казан яңа керәшен эшләре идарәсе боерыгы белән ачылган. Беренче чиркәү 1759 елда Мәсихнең Тууы хөрмәтенә төзелгән һәм изгеләштерелгән. 1791 елда авыл Казан епархиясеннән Вятка епархиясенә күчерелгән. 1844 елның 19 ноябрендә янгын нәтиҗәсендә чиркәү янган, һәм Алабуга сәүдәгәре Федор Григорьевич Чернов үз акчасына 1847 елда таш чиркәү төзи башлаган, ул 1851 елда тәмамланган.

1937 елның декабрендә Рождество Христово чиркәвенең соңгы рухание кулга алынган, аннан соң чиркәү ябылган.

Искәрмәләр

Төркем:Удмуртия татар авыллары Төркем:Грахово районы торак пунктлары