Тайшинер — Удмуртиянең Грахов районындагы ташландык керәшен татарлары авылы.Tatarica. Татар энциклопедиясе.Регионы компактного проживания татар в Российской Ф едерации: справочник / Отв. ред. Л. М. Айнутдинова, Б. Л. Хамидуллин. — Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. — 336 с., карта.
Географик урнашуы Авыл районның көнчыгыш өлешендә, авыл җирлеге үзәгеннән 5 км ераклыкта, Ерыкса елгасының уң яр кушылдыгында урнашкан.
Сәгать поясы Тайшинер авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Тарихы Беренче тапкыр 1859 елгы ревизиядә исәпкә алына. 1859 елгы унынчы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Юмон елгасы янындагы Тойншнер (Алкачев) казна авылының 6 хуҗалыгында 68 кеше яшәгән.Списки населённых мест Российской империи. Том X. Вятская губерния. Список населённых мест по сведениям 1859—1873 годов.
1887 елда авылда 19 хуҗалыкта 133 кеше яшәгән, 11 хуҗалыкта татарлар, сигезендә чирмешләр торган.Материалы по статистике Вятской губернии. Т. 6. Елабужский уезд. Ч. 2. Подворная опись. — Вятка, 1889.
1924 елдан башлап авыл Югары Игра авыл советы составында булган, ләкин киләсе елда, 1925 елда, авыл советы кечерәк өлешләргә бүленгән һәм Олы Ерыкса авыл советы төзелгән, авыл аңа күчерелгән. 1932 елда Олы Ерыкса авыл советы бетерелгән, һәм авыл яңа оешкан Мари-Возжай авыл советы карамагына күчкән. 1959 елда Мари-Возжай авыл советы да бетерелгән һәм Новогорск авыл советы белән кушылган.Справочник по административно-территориальному делению Удмуртии. 1917—1991 гг. / Составители: О. М. Безносова, С. Т. Дерендяева, А. А. Королёва. — Ижевск: Удмуртия, 1995. — 744 с. — 2000 экз. — ISBN 5-7659-0425-4.
1924 елда авылда 30 йортта 151 кеше яшәгән, 20 йортында татарлар, 9ында чирмешләр, берсендә руслар торган.Список населенных пунктов Вотской автономной области / Вот. обл. план. комис. — Ижевск : Изд. Вот. обисполкома, 1924.
1959 елда авылда 114 кеше яшәгән, төп халкы татарлар була.Всесоюзная перепись населения 1959 г. Предварительные итоги. Численность наличного и постоянного населения и лиц в возрасте 18 лет и старше по каждому сельскому населенному пункту с указанием численно преобладающей национальности (форма Б) по Удмуртской АССР. // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3704.
1970 елда 13 кешенең 34 % чирмешләр, 66 % татарлар була.Всесоюзная перепись населения 1970 г. Численность наличного и постоянного населения по каждому сельскому населенному пункту по Удмуртской АССР (Таблица 2) // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3931.9
Удмурт АССР Югары Советы Президиумының 1973 елның 2 апрелендәге указы белән Новогорск авыл советының Тайшинер авылы теркәлүдән чыгарыла.
Искәрмәләр
Төркем:Удмуртия татар авыллары Төркем:Грахово районы торак пунктлары Төркем:Кешеләр яшәмәгән торак пунктлар Төркем:Почта индексларсыз торак пунктлар Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар