Сәнифә Рангулова, Сәнифә (СанифаСанифа — әти-әнисе кушкан исеме) Шәрипҗан кызы Рангулова (Санифа Шарипзяновна Рангулова; 1962 елның 3 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Күчтәнти) — эстрада җырчысы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең экс- солисты, Татарстанның атказанган артисты (2001).
Тәрҗемәи хәле 1962 елның 3 гыйнварында Адутова А. Известные выпускники школы и района. infourok.ru Пермь өлкәсе (2005 елдан крае) Барда районы Печмень керүче Күчтәнти авылында дүрт балалы (өч кыз, бер егет) гаиләдә туган. Әтисе Шәрипҗан ветеринар булып эшләгән (2007 елда вафат), әнисе Сәкинә (Барда районы Күчтәнти Баш авылыннан, фольклорчы-галим Рәшит Ягъфәровның (1946—2008) авылдашы), илле яшендә вафат булган. Бертуганнары Пермьдә яши: олы абыйсы Суфый, кыз туганнары Сафия (ире рус милләтеннән Миша, кызы Любовь) (вафат), ЗәмирәСанифа Рангулова: «Отец искал в другой женщине маму…». Взгляд из Казани, 20.07.2026.
Әтисе Шәрипҗан Рангуловның «Гомерем хатирәләре» исемле китабында гаилә тарихы сөйләнә.
Татар мәктәбендә укыган, беренче сыйныфтан ук актриса булырга хыялланган, җырларга һәм биергә яраткан, төрле смотрларда һәм конкурсларда катнашкан.
Җырга тартылуын әтисеннән килә, дип уйлый: әтисе бик матур җырлаган, картлыгында да көр тавышыннан өзелмәгән, авыл сәхнәләрендә җырлап йөргән, мәчеттә азаннар әйткән.
Мәктәптән соң, педагогика училищесын тәмамлаган, бер ел туган авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән.
Аннары музыкаль белем алырга Казанга укырга килгән. Казанда Рәшит Ягъфәровларга туктаган. Казан музыка училищесына беренче кабул итү имтиханына соңга калып килгән, алай да каушап калмаган, җырдан имтихан алган укытучы-музыка кафедрасы мөдиренең фатирына барып, имтиханны дүртлегә биргән (укытучы имтиханнар бирүне дәвам итәргә рөхсәт иткән). Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга кергән (татар факультеты булмаган, шуңа күрә рус бүлегендә укыган һәм нигездә рус җырларын башкарган).
И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен, аннары Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссура бүлеген тәмамлаган. Бер ел Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгәнЭльза Газизова. Сәнифә Рангулова: «Гомерем буе блондинка, кыска итәкле, җиңел уйлаучы хатын-кыз». Интертат, 4.12.2023, 1992 елдан башлап — эстрада артисты булып мөстәкыйль эшлиЗиля Мубаракшина. Санифа Рангулова: «Хочется работать, петь, творить, записывать новые песни». Татар-информ, 19.06.2021. Берничә ел Ренат Ибраһимов белән бергә эшләгән.
Россия төбәкләрендә Сабан туйларында чыгыш ясый.
Иҗаты Актив иҗат иткән чоры: 1995—2000 еллар башыЗөһрә Садыйкова. Соңгы елларда «югалган» җырчыларны барладык: Розали, Сәнифә, Сәгыйть, Зөлфия, Энҗе, Виталий, кайда сез?! Шәһри Казан, 19.05.2017. Репертуарындагы җырлары — яшьләрчә дәртле, җилкендерүче, биергә чакыручы җырлар. Озын моңлы җырлар җырламаган. Илһам Шакиров (1935—2019) яшь җырчыны ягымлы итеп «Барда кызы» дип атаган.
Татар шагыйрәләре Гөлшат Зәйнашева (1928—2005; бергә эшләгән соңгы җырлары — «Бала бишеге»Санифа Рангулова. Бала бишеге. Видео, 04:12), Резеда Вәлиева (1930—2022), Фирая Зыятдинова (1945—2006) белән иҗади дуслыкта, Гариф Ахунов, Наҗар Нәҗми, Шәриф Биккол белән шәхсән таныш булган.
1990-еллар башында ук төркеменең (Бельгия) Nah Neh Nah хитын (Nah Neh Nah тексты кызларны бергә җыелырга һәм «ней-на-на-на»ны көйләп вакытны яхшылап уздырырга чакыраКто такая Вайя кон Диос и что означает "ней-на-на-на": история одного хита. Роккульт, 3.05.2022) татар телендә җырлаган (татарча текст авторы Фирая Зыятдинова; рус телендә әлеге җырны Лайма Вайкуле, татарчадан соңрак җырлый башлаганнар). 1991 елда «Татарстан» радиосында яздырылган беренче җыры — «Акбүз атлы егеткә» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Илгиз Мәҗитов көе). Аннары «Әй, егетләр, егетләр» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Рәшит Кәлимуллин көе) җыры чыкканГөлинә Гыймадова. Сәнифә Рангулова: «Әти исән чакта авылга ешрак кайтылмады дип үкенәм». Ватаным Татарстан, 13.07.2022.
Билгеле җырлары арасында: «Елмай!» (Ренат Харис сүзләре, Резеда Әхиярова көе), «Гашыйк буласым килә!» (Ләйлә Дәүләтова сүзләре, Риф Гатауллин көе), «Яланнарда ялгыз йөрим» (Фирая Зыятдинова сүзләре, Алмаз Хәмзин көе Сәнифә Рангулова: Яланнарда ялгыз йөрим), «Алтын балык», «Мәхәббәтең, егет, каршыла», «Кызлар пирчәткә түгел», «Карама син йолдызларга», «Яратырмын сине генә», «Укы әле хатларымны» (Вазыйх Фатыйхов сүзләре, Риваль Хисмәтуллин көе), «Сәнифәкәй, димә» (Алмаз Хәмзин сүзләре һәм көе), «Мәхәббәтем, йөрмә адашып», «Син яраткан карлар ява бүген!» һ.б.Гөлнур Шәрәфиева. Сәнифә Рангулова: Ит, токмачлы ризыклар пешермим. Шәһри Казан, 12.12.2023.
Тавышын Вадим, соңыннан Оскар Усмановларда яздырта.
Җырчы үзе тудырган образы, репертуар һәм сәхнә костюмнары башкалардан сизелерлек аерылып тора. Соңрак модельерлар белән эшләгән, «Лик» мода театры белән хезмәттәшлек иткәнСанифа Рангулова: «Самая большая моя боль связана с отцом». Взгляд из Казани, 30.05.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2001 — Татарстанның атказанган артисты
Шәхси тормышы Кияүдә булган, аерылган, яхшы мөнәсәбәтләрдә калганнарСанифа Рангулова: «Хочется работать, петь, творить, записывать новые песни». Татар-информ, 19.06.2021. Парижда (Франция), Венециядә, Веронада (Италия), Германиядә, Грузиядә сәяхәттә булган. Музейларга йөрергә, архитектураны, тарихи урыннарны карарга ярата. 2005 елдан бирле йога белән шөгыльләнәЛилия Гәрәева. Сәнифә Рангулова кайда булган? «Сөембикә», 15.10.2019. Туганнары белән уртак кибете бар, шунда эшләгән: кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары саткан.
Искәрмәләр
Сылтамалар Гөлнур Шәрәфиева. Сәнифә Рангулова: «Әнием хастаханәдә үз кулларымда җан бирде». Шәһри Казан, 14.12.2023 Гамира Гадельшина. Пчелка. «Республика Татарстан», 27.11.2003
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар