Илсур МинкәевРузилә Мөхәммәтова. «Әкият» курчак театры артисты Баня-Лука шәһәрендә узган фестиваль премиясенә лаек булган. Татар-информ, 11.10.2025, Илсур Әсхәт улы Минкәев (Ильсур Асхатович Минкеев; 1992 елның 30 июле, РФ, ТР, Казан) — курчак театры актеры, 2011 елдан Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театры дәүләт бюджет учреждениесенең курчак йөртүче актеры. Татарстанның атказанган артисты (2026).
Тәрҗемәи хәле 1992 елның 30 июлендә туганСегодня свой день рождения отмечает артист-кукловод Ильсур Минкеев. Театр кукол Экият Вконтакте, 30.07.2025.
2011 елда «курчак театры актёры» белгечлеге буенча Казан театр училищесын тәмамлаган. Шул ук елны «Әкият» Татар дәүләт курчак театры (2024 елдан академия театры Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан "О присвоении звания «Академический» государственному бюджетному учреждению «Татарский государственный театр кукол «Экият») труппасына килгән, бүгенге көнгә кадәр шунда эшли.
Иҗаты
Коллегалары һәм тамашачылары аның театр репертуарына керткән өлешен билгеләп үтәләр: ул даими рәвештә төрле жанрдагы спектакльләрдә чыгыш ясый һәм «Әкият»нең тере, төрле актерлар составына ярдәм итә.
Илсур Минкәевны Татар дәүләт «Әкият» курчак театры репертуарындагы «Сказочка про Козявочку» (Д. Н. Мамин-Сибиряк; режиссер Эльвира Гыйлемханова), «Белоснежка һәм җиде гном» (Гримм бертуганнар әкияте, режиссер Илгиз Зәйниев), «Ал чәчәк» (Сергей Аксаков әкияте, режиссер Илгиз Зәйниев), «Мәче йорты» ( әкияте), «Маугли» (Редьярд Киплинг әкияте), «Галәветдин» («Мең һәм бер кичә» җыентыгындагы гарәп әкияте мотивлары буенча), «Авиатор» (Е. Водолазкин әсәре, режиссер И. Зәйниев), «Конек-Горбунок» ( әкияте), «Раштуа алдыннан төн» (Н.В.Гоголь әкияте), «Салтан патша турында әкият» (А. С. Пушкин әкияте), «Бүре белән җиде кәҗә бәтие» һ. б. спектакльләрдә күрергә була. Спектакльләрдә җырлар башкара (мәсәлән, «Галәветдин» спекталендә Галәветдин җыры (Эльмир Низамов көе)Ильсур Минкеев - слушать онлайн все песни.
2025 елда «Әкият» курчак театры Босна-Һерцеговинаның Серб Җөмһүрияте башкаласы Баня-Лука шәһәрендә узган XXIIII халыкара балалар театрлары фестивалендә катнашкан (фестиваль Татарстаннан килгән «Соры Муен» () спектакле белән ачылган). «Серая Шейка» спектаклен әкияте буенча «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйган (cпектакль рус телендә). «Әкият» татар дәүләт курчак театры артисты Илсур Минкәев «Серая Шейка» спектаклендәге Үрдәк роле өчен «Драган Бажач» премиясенә лаек булган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2019 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы актерлар ансамбле» номирациясендә — «Раштуа алдыннан төн» спектаклендәге роле өченТоржество театра: в Казани вручили премию «Тантана-2019». protatarstan.ru 2024 — «Тантана» премиясендә «Сәхнә» журналының махсус призыОпределены победители Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2024 2025 — «Драган Бажач» премиясе — комик пародия өчен — XXIIII халыкара балалар театрлары фестивалендә (Баня-Лука, Босна-Һерцеговинаның Серб Җөмһүрияте) — Д. Н. Мамин-Сибиряк әкиятләре мотивлары буенча куелган «Соры муен» спектаклендә Үрдәк (Селезень) роле өчен Ольга Юхновская. Вместе с писателем Евгением Водолазкиным «Экият» закрыл театральный сезон. «Вечерняя Казань», 6.07.2026 2026 — Татарстанның атказанган артисты — театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өченУказ Раиса РТ № 582 от 18.07.2026
Искәрмәләр
Сылтамалар Минкеев Ильсур Асхатович. Экият - Персоналии
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:«Әкият» театры актерлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары