«Әл-Әнгам» мәчете () — Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәре Мирный микрорайонында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Шәһәрдә 4нче, районда 47нче гамәлдәге мәчет Яшел Үзәндә яңа Әл-Әнгам мәчете ачылды. ТР МДН, 27.08.2026. Үзәкләшкән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы мөхтәсибәте карамагында. (район мөхтәсибе Рәүф улы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин)Мечеть в Новой Туре. Новости Зеленодольска Вконтакте, 14.03.2024.

Тарих Яшел Үзән шәһәрендә беренче мәчет («Тарихи») 1982 елда төзелгән. Мирный микрорайонында мәчет төзелеше 2022 елда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгында башланган: беренче нигез ташы 2022 елның 6 гыйнварында салынган. 2022 елның 9 сентябрендә манарага ярымай куелган. 2023 елның Рамазан аенда биредә беренче тәравих намазы укылган.

Мәчетне төзүдә иң төп иганәлек ярдәмен «Әнгам» ширкәте җитәкчесе Әнвәр Миңнуллин күрсәткән, шулай ук шәһәр халкы да кушылганЯшел Үзән шәһәрендә «Әл-Әнгам» мәчете рәсми төстә үз ишекләрен ачты. Рәзилә Хәйретдинова видеосы, 00:01:56.

2026 елның 27 августында мәчетнең ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, дәүләт эшлеклесе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы һәм Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев, Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов һ.б. катнашкан "Әл-Әнгам" мәчетенең рәсми ачылышы. Яшел Үзән яңалыклары, 27.08.2026.

Тасвирлама Мәчет бинасы — ике катлы, беренче катта 300ләп ир-ат, икенче катта 80ләп хатын-кыз намаз укый ала. Мөселман бәйрәмнәрендә мәчет комплексына 500ләп кеше сыя. Мәхәллә халкына уңайлы булсын өчен, һәр катта хәзерге заман таләпләренә туры килгән тәһарәтханә булдырылган. Шулай ук хатын-кызларга аерым керү юлы бар. Бина инженерлык челтәрләренә тоташтырылган: җиһазландырылган котельная бар, су һәм электр үткәрелгән, дини йолаларны башкару өчен барлык шартлар тудырылган. Мәчеттә ислам нигезләрен өйрәнү өчен өч уку сыйныфы, имам бүлмәсе һәм китапханә бар. Мәчеттә ислам дине нигезләренә өйрәтүче югары белемле 6 укытучы эшли.

Ишегалдында махсус бинада ифтарлар, дини мәҗлесләр (никах, исем кушу һ.б.) үткәрү залы ясалган. Мәчет территориясе дә төзекләндерелгән: биредә балалар мәйданчыгы һәм ял итү зонасы булдырылган Яшел Үзән — татарларны берләштереп Вконтакте, 27.08.2026.

Имам «Әл-Әнгам» мәчетендә имам булып Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов хезмәт итә (1996 елда Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсен, 2025 елда Казан ислам университетын тәмамлаган).

Искәрмәләр

Сылтамалар Яшел Үзәндә яңа «Әл-Әнгам» мәчете ачылды. ТР МДН, 27.08.2026

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2026 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Яшел Үзән мәчетләре