Александр Германо́ (әдәби псевдоним, чын фамилиясе Герман)Э. М. Шолок. Германо // Краткая литературная энциклопедия. Т. 2. — 1964 (текст), Александр Вацлав (чиркәү метрикә язуында Вячеслав) улы Германо́ (, ; 1893 елның 6 июне, Россия империясе, Орёл губернасы, Старцево-Лепешкино — 1955 елның 22 апреле, СССР, РСФСР, Мәскәү) — язучы, чегән совет әдәбиятына нигез салучы, чегән әлифбасын төзүче. 1934 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле 1893 елның 6 июнендә (26 майда) Орел губернасы Старцево-Лепешкино авылында (хәзер Орёл шәһәре чикләрендә) гаиләдә унберенче бала булып туган. Австро-Венгриядән чыккан әтисе Вацлав милләте белән чех булган (малаена өч ай тулганда вафат булган). Әнисе Каролина, чыгышы белән кызы, сәяхәтләрне бик яраткан. Шуңа күрә гаилә еш кына яшәү урынын алыштырган. Күп кенә шәһәрләрдә һәм илләрдә булып, әти-әнисе Россиягә, Орел губернасына килеп урнашканнар. Александр сигез яшькә кадәр әнисе гаиләсендә үскән (аннары тәрбия һәм уку буенча барлык мәшәкатьләрне аның апасы Анна Вячеславовна Герман (Гильденбрандт) үз өстенә алган) һәм чегән көнкүреше, теле һәм мәдәнияте белән тирәннән танышкан«Александр Германо — основатель цыганского театра». Орловский объединенный государственный литературный музей И.С. Тургенева. Чиркәү-мәхәллә мәктәбен, Киев губернасының коммерция училищесын тәмамлаган. Киев коммерция укыган (аны тәмамларга Беренче бөтендөнья сугышы комачаулаган). 1919—1920 елларда Кызыл Армия сафларында булганКлассик цыганской литературы с Орловщины. Живая история, 12.05.2022.
Орёл шәһәрендә мәдәни тормышта актив катнашкан: әдәби балалар журналы «Первоцвет» журналы мөхәррире чагында балалар өчен хикәяләр язган, укучылар өчен хрестоматияләр төзегән. 1921 елда «Красная книга» нәшриятының сәркатибе булган, «Орловская правда» газетасында эшләгән. Шәһәрдә Бөтенроссия шагыйрьләр берлегенең бүлекчәсен оештырган. Орёлда туган күренекле рус язучысы И. С. Тургеневның (1818—1883) төзергә булышкан (музей өчен экспонатларны Александр Вячеславович үзе җыйган, музей язучының тууына 100 ел тулу уңаеннан 1918 елда ачылган Ирина Крахмалева. Спасённый Тургенев. infoorel.ru, 2.08.2013).
1926 елда Мәскәүгә күченеп килгән һәм гомерен чегәннәр мәдәниятенә багышлаган.
Чегән язуы һәм әдәбияты өстендә эш 1930-елларда СССРда чегәннәр арасында, аларга утрак тормыш рәвешенә күчәргә ярдәм итү өчен, бик зур аңлату эшләре алып барылган. Шуңа күрә чегән телендә әдәбият бастыруга кискен ихтыяҗ туган, ләкин бу халыкның үз язуы булмаган. Алфавит һәм грамматика төзү эшенә Александр Германо алынган. Ул озак вакытлар таборларда яшәгән, күчмәләрнең телен, көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнгән, чегән фольклорын җыйган. Бу күзәтүләр соңыннан аның күп кенә әсәрләренең нигезенә салынган. Германо тиз арада чегәннәрчә сөйләшергә өйрәнгән, берничә диалектны үзләштергән. Чегән алфавитын эшләгән һәм грамматика дәреслеге язган — бу СССРда чегәннәрдә язма традиция булдыру өчен нигез булган. Беренчеләрдән булып чегән телендә әдәби текстлар язган; «Руверо» («Бүре баласы») хикәясе әһәмиятле әсәр булган. Рус классикасын (А. С. Пушкин, А. П. Чехов, М. А. Шолохов) чегән теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән: алар арасында А. С. Пушкинның «Чегәннәр» поэмасы һәм «Балыкчы һәм балык турында әкияте» бар. 1926 елда дөньяда беренче булып чыккан «Ромалы зоря» (Чегән таңы) исемле чегән журналының сәркатибе булган. Язучы, журналист һәм педагог буларак ул чегәннәр өчен берничә дәреслек төзегән, чегәннәр тормышы турында күп мәкаләләрен үзәк матбугатта бастырган. Шундый очеркларның берсен Максим Горький югары бәяләгән. 1934 елда Александр Германо СССР язучылар берлегенә кабул ителгән Александр Германо - создатель цыганского алфавита. Рамблер, 06.06.2026.
Сугыш вакытында Мәскәүдә яшәгән һәм Совет Информбюросында эшләгән, госпитальләрдә һәм Мәскәү тирәсендәге Кызыл Армия частьларында үз хикәяләрен, әкиятләрен һәм шигырьләрен укып чыгыш ясаган — солдатларның рухын күтәргән. Сугыштан соң берничә ел газетада эшләгән, крестьян тормышы һәм шәһәр яңалыклары бүлеген җитәкләгән Полынкин А. М. Александр Германо — основатель цыганской письменности. vk.ru.
Сугыштан соңгы елларда этнография белән шөгыльләнүен дәвам иткән, чегән көнкүреше турында материаллар җыйган, Орёл өлкәсе тарихы турында очерклар язган.
1955 елның 22 апрелендә Мәскәүдә вафат булган. Ваганьков зиратына җирләнгән Александр Бельский. А. Германо - основатель цыганского театра «Ромэн». Проза.ру, 2023.
Иҗаты Аның хикәяләренең яраткан темасы — чегәннәрнең революциягә кадәрге тормышы Светлана Анисимова. Неизвестные известные земляки (Е. Сокол и А. В. Германо). multiurok.ru, 2017. «Иван Талыго» повесте, «Червь грызёт» (Суалчан кимерә) дигән беренче эссесы 1915 елда «Орловцы — жертвам войны» (Ореллылар — сугыш корбаннарына) җыентыгында басылган. 1921 елда аның «Былые зарницы» (Элекке аҗаганнар) исемле беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күргән. Сугыштан соң күп һәм төрле жанрларда язган. Нәкъ менә шул елларда аңарда драматург сәләте уянган. Бюрократия турындагы бер актлы сатирик пьесасы «В некоем учреждении» (Ниндидер учреждениедә) уңыш казанган. Аны беренче тапкыр Орёл шәһәр театры куйган, шуннан соң үзешчән коллективлар репертуарына кергән. Пьеса өч йөзгә якын тапкыр куелган.
Шулай ук ул 1935 елда «Ганка Чамба һәм башка хикәяләр» җыентыгын бастырган, анда чегән фольклорыннан автор эшкәртүендә уналты әкият тупланган.
1927—1938 еллар аралыгында Александр Германо чегән телендә (еш кына бер үк вакытта рус телендә дә) 30 га якын әсәр язган (1938 елдан соң чегән телендә һәм гомумән чегән темасына басмалар туктатылган).
Александр Германоның чегән телендә язылган әсәрләре берничә тапкыр рус теленә тәрҗемә итеп басылып чыккан, 1962 елда Орелда басылган («Повести и рассказы»).
«Ромэн» театры белән элемтә Мәскәүнең 1931 елда ачылган музыкаль-драматик чегән театрын — дөньяда беренче профессиональ чегән театрын торгызуда мөһим роль уйнаган: аның өчен пьесалар язган, шул исәптән — «Жизнь на колёсах» (Тәгәрмәчләр өстендә тормыш; театрда уйналган беренче пьеса) һәм «Между огней» (Утлар арасында); «Жизнь на колёсах» спектакле сәхнәдә мең тапкырдан артык барган.
Кызыклы факт Яр Чаллы шәһәрендә татар телендә нәшер ителүче «Мәйдан» журналының 2026 елның 8 (297) санында «Чернако һәм кенәз» хикәясе басылган (Рифә Рахман тәрҗемәсендә).
Шәхси тормышы Хатыны Мария Эммануиловна Вардашко Фотография. Мария Эммануиловна Вардашко — жена писателя А.В. Германо 1935 г..
Хәтер Орелда аның исеме белән урам аталган Александр Германо — основатель цыганской письменности. Всем учителям.
Искәрмәләр
Сылтамалар Александр Бельский. А. Германо — основатель цыганского театра Ромэн. Проза.ру, 2023 Светлана Анисимова. Неизвестные известные земляки (Е. Сокол и А. В. Германо). multiurok.ru, 2017 Классик цыганской литературы с Орловщины. Живая история, 12.05.2022 Beginning of Romani literature: The case of Alexander Germano. Romani Studies
Төркем:Чегән язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:ССРБ драматурглары Төркем:ССРБ журналистлары Төркем:Фольклорчылар Төркем:Россия ватандашлар сугышында катнашучылар