Окапи () — Африкада Конго Демократик Республикасы территориясендәге милли парк. Парк Конгоның төньяк-көнчыгышында, Көньяк Судан һәм Уганда чикләреннән ерак түгел урнаша, паркның күп өлеше Конгоның уң кушылдыгы Итури елгасы бассейнында урнаша. Окапи резерваты ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керә, Окапи шулай ук юкка чыгу куркынычы янаган объектлар исемлегенә кертелгән.
Бөтендөнья мирасы Окапи паркы Итури бассейны урманнарының биштән бер өлешен алып тора на сайте , гомуми мәйданы 13 726,25 км². Резерват территориясендә юкка чыгу алдында торган хайваннар (аерым алганда, маймылсыманнарның 13 төре, урман филе) яши. Моннан тыш, биредә Африкада иректә яшәүче якынча 30 мең окапиның 5 меңгә якын заты яши (1996 елда паркта 10 000—20 000 мең хайванның 3 900—6 350 меңе яшәгән). Шулай ук резерват территориясендә Мбути пигмей кабиләләренең борынгы күчмә аучылары яши.
Бөтендөнья мирасы Окапи резерваты 1996 елда 20 нче сессиядә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә. Шул ук вакытта 1997 елда кисү һәм утта яндыру игенчелеге, шулай ук браконьерлык — Конгода кыргый хайваннарга коммерцияле ау таралган — аркасында резерват фаунасының сакланышына куркыныч янавы билгеләнә. Милли паркта берничә ел элек алтын ятмалары табыла, аларны эшкәртү һәм тыюлык территориясендә алтын чыгару шулай ук парк экологиясенә төзәтеп булмаслык зыян китерә. 2005 елда Окапи территориясендә хәрби хәрәкәтләр уза, нәтиҗәдә резерватның фәнни хезмәткәрләренең бер өлеше эвакуацияләнә.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча саклана торган табигый территорияләр Төркем:ТСХБ II категориясе Төркем:Әлифба буенча бөтендөнья мирасы объектлары