Ната Бабушкина, Надежда Василий кызы Бабушкина (; 1915 елның 14 марты, Россия империясе, Кострома ― 1936 елның 27 июне, СССР, РСФСР, Мари АССР, Йошкар-Ола) ― беренче совет хатын-кыз спортчы-парашютчыларының берсе, төркемле сикерүдә дөнья рекордчысы (1935).
Тәрҗемәи хәле
1915 елның 14 мартында Кострома шәһәрендә өч балалы гаиләдә туган (өлкән бала). Яшьтәшләре арасында башлап йөрүче булган. Төрле спорт төрләре белән мавыккан: ишү, йөзү, йөгерү, чаңгы, тимераяк, ат секциясе. 9 сыйныфтан соң, башлангыч сыйныфлар укытучыларының еллык курсларын тәмамлаган. Актив булуын һәм энтузиазмын күреп алган Кострома комсомол шәһәр комитеты аны Мәскәүгә, укырга җибәргән. 1933 елның декабрендә Югары парашют мәктәбенә гариза биргән. Парашют белән беренче тапкыр 1934 елның җәендә сикергәнБюст Наты Бабушкиной ― памятник юности и бесстрашию // Прогулка по Йошкар-Оле. Путеводитель. Йошкар-Ола: «Принтекс», 2025. ―– Стр. 63-65. ISBN 978-5-6053776-0-3.
Хатын-кызларның алты кешелек кислород приборларыннан башка рекордлы биеклектәге төркемле сикерүенә әзерлек төркеменә кертелгән: Александра Николаева (Мәскәү), Ната Бабушкина (Кострома), Марина Барцева (Сарытау), Ольга Яковлева (Ставрополь), Муза Малиновская (Уфа) һәм Серафима Блохина (Мәскәү). 1935 елның 17 июнендә 7035 метр биеклектән сикереп, рекорд куйганнар. Моның өчен спортчылар Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Сталин, Ворошилов, Горький, Ромен Роллан, Любовь Орлова белән җанлы әңгәмәләрдә катнашкан. 1936 елда Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясенә укырга кергән. 1936 елда Ленинградның «Союзтехфильм» студиясендә «Цена ошибки» хәрби фильмын төшерүгә әзерлек эшләре башланган. Төп рольгә Ната Бабушкина расланган: сценарий буенча ул парашют белән сикерергә, мылтыктан атарга, атка атланып чабарга, йөзәргә һәм суга сикерергә тиеш булган. Фильмны төшерү эшләре Төньяк Кавказда июль-август айларына ниятләнгән булган. 1936 елның 24 июнендә Галина Пясецкая белән икесен Йошкар-Олага Мари АССРның 15 еллыгын бәйрәм итү чараларында күрсәтмә сикерүләр белән катнашырга чакырганнар.
Кызлар очкычыннан 800 метр биеклектән Березово авылы (хәзер Йошкар-Оланың 9нчы микрорайоны) аэродромында сикерергә тиеш булган. Бирем әллә ни катлаулы булмаган ― бераз тоткарлану һәм парашютны ачу. Галина Пясецкая куелган бурычны үтәгән. Надежда ниндидер сәбәп аркасында сикерүне сузган. Ул штопорга эләгеп, әйләнгән, җирне күздән югалткан, парашютын 40 метр биеклектә генә ача алган. Җиргә аркасы белән бәрелгән. Өч көн авыр хәлдә хастаханәдә яткан, берничә операция кичергән. 1936 елның 27 июнендә вафат булган. Мәскәүдә Новодевичье зираты колумбариеның 5нче секциясендә җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Кызыл Йолдыз ордены
Хәтер
Йошкар-Ола шәһәрендә Ната Бабушкина скверы бар. 1958 елда әлеге скверда очучы шлемы киеп төшкән бюсты урнаштырылган (1983 елда яңага алыштырылган ). Костромада (1936 елда), Мәскәү өлкәсе бистәсендә исеме белән урамнар аталган. Кояш системасының Марс белән Юпитер планеталары арасындагы астероидка исеме бирелгән.
Искәрмәләр
Әдәбият Бюст Наты Бабушкиной ― памятник юности и бесстрашию // Прогулка по Йошкар-Оле. Путеводитель. Йошкар-Ола: «Принтекс», 2025. ―– Стр. 63-65. ISBN 978-5-6053776-0-3
Сылтамалар Бабушкина Надежда Васильевна. Энциклопедия Республики Марий Эл Бабушкина Ната (Надежда Васильевна) Ната-легенда
Төркем:Россия физик тәрбия, спорт, яшьләр һәм туризм дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:СССР парашютчылары Төркем:Мәскәүдә җирләнгәннәр