Фәрит Шаһиев, Фәрит Габделхак улы Шаһиев (Фарид Габдулхакович Шагеев; 1970 елның 23 апреле, СССР, РСФСР, Мари АССР, Звенигово районы, Красногорский) — россияле ислам дин әһеле, имам-мөхтәсиб, 2021 елдан Мари Ил Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте (Мари Ил Республикасы мөхтәсибәте) үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе.

Тәрҗемәи хәле 1970 елның 23 апрелендә Поздравление председателю ДУМ Республики Марий Эл Ф.Г. Шагееву. dumrf.ru, 23.04.2023 Мари АССР Звенигово районы Красногорский бистәсендә (1938 елдан штб) туган.

Югары белемне Казан авиация институтында (1992 елдан техник университет), дини белемне Казанның «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсендә алган. 2014 елда Уфа шәһәре Россия ислам университеты каршындагы дини оешмалар эшлеклеләрен әзерләү һәм яңадан әзерләү факультетында «дини оешмалар белән идарә итү теориясе һәм практикасы» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узган.

Хезмәт юлы 1996—2021 елларда — «Нива» ҖЧҖ, «Вкуснотеевъ» ҖЧҖ Кондитерская фабрика «Вкуснотеевъ», «Мастерпласт» ҖЧҖ ООО «Мастерпласт» — Красногорский оештыручысы һәм директоры.

2011 елдан — Мари Ил Республикасы Звенигово районы Красногорский бистәсе мөселманнарының җирле дини оешмасы имам-хатыйбы. Бистәдә урнашкан «Нурулла» мәчете — РФ мөселманнары Диния нәзарәте (Диния нәзарәте рәисе шәех баш мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин) составындагы Мари Ил Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең төп гыйбадәтханәсе. 2005 елда Фәрит Шаһиев мәчет мәхәлләсенә әгъза булып кергән. Ул вакытта эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, 2005 елдан 2010 елга кадәр мөселман гыйбадәтханәсе төзелешенә акча бүлеп биргәнСоборная мечеть Нурулла поселка Красногорский Республики Марий Эл. dumrf.ru, 20.03.2025. 2019 елда бистә мөселман җәмгыяте Үзәк Диния нәзарәте составындагы Мари Ил Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте составыннан чыккан. 2020 елда бистә мөселман җәмгыяте РФ мөселманнары Диния нәзарәте составына кергән.

2021 елдан — Мари Ил Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (Мари Ил Республикасы мөхтәсибәте) үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, имам-мөхтәсиб. 2021 елда төзелгән мөхтәсибәт республиканың төрле төбәкләрендәге тугыз мөселман җәмгыятен берләштерә Открылся мусульманский центр МРОМ города Йошкар-Ола. dumrf.ru, 05.05.2023О нас. Ислам в Марий Эл.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Мари Ил Республикасының азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре Мари Ил Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы — күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен 2021 — РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Рухи бердәмлек өчен» медале — җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен торгызуга һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур тырышлыклары өчен

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Светлана (2026 елда вафатСоболезнование председателю ДУМ Республики Марий Эл имам-мухтасибу Фариду Шагееву. dumrf.ru, 04.03.2026). Өч бала тәрбияли.

Искәрмәләр

Сылтамалар Шагеев Фарид Габдулхакович. Ислам в Марий Эл

Төркем:Имамнар Төркем:Ислам дине әһелләре Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:«Мөхәммәдия» (Казан) мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар