Дуслык монументы (, ) — башкортларның Россия патшалыгына кушылуына 400 ел тулу уңаеннан, 1965 елда Уфа шәһәрендә, Агыйдел ярында куелган һәйкәл. Скульпторлары — Бабурин Михаил Федорович, Г. П. Левицкая, архитекторлар — Г. И. Гаврилов, Е. И. Кутырев. 1974 елда монументка РСФСР Министрлар Советы карары белән «дәүләт әһәмиятендәге һәйкәл» статусы бирелә.

Тарих Булачак монумент урынында агачтан эшләнгән Уфа кирмәне торган. Әлеге кирмән 1759 елда зур янгыннарның берсендә янып беткән. Аннары ул урынга Торыйсын чиркәве корылган. Дини бина 1930 елда ябылган, 1956 елда шартлатылган.

1957 елда башкорт кабиләләренең Россия патшалыгына ирекле кушылуының 400 еллыгы бәйрәм ителә. Агыйдел ярында әлеге датага багышланган һәйкәл куелачагы турында язулы плитә урнаштырыла: «Здесь будет сооружён монумент в память 400-летия добровольного присоединения Башкирии к Русскому государству» Әмма монументны проектлау эшләре 4 елдан соң гына башлана, ә һәйкәл билгеләнгән урынына 1965 елның 7 августында куела. Скульптуралар Ленинградның «Монумент-скульптура» заводында коелганнар. Һәйкәл астындагы бункерда милләтара дуслык музее ачу һәм стелалар эчендәге баскыч буенча менеп була торган кору планнары тормышка ашмый калаДостопримечательности Урала. Башкортостан. Памятник Дружбы.

2006 елда «Башкортстан Республикасында төзекләндерү елы» игълан ителү уңаеннанОб объявлении 2006 года Годом благоустройства в Республике Башкортостан. Указ Президента РБ от 30.01.2006 N УП-37 һәйкәл һәм аның тирә-юне төзекләндерелә.

Ул Агыйдел елгасы буйлап йөзүчеләргә дә, күпер аша автобусларда үтүчеләргә дә мәһабәт булып күренеп тора.

Тасвирлама

Дуслык идеясе билгеләре булып алсу граниттан эшләнгән ике вертикаль стела тора. Әлеге стелалар кылыч эшләнеп, кылычлар саплары белән җиргә утыртылганнар. Стеланың биеклеге 35 м.

Һәйкәлнең дүрткырлы нигезендә, стелаларның ике ягында, бронзадан эшләнгән, бер-берсенә ярымборылып утырган ике хатын-кыз скульптурасы урнашкан. Россияне һәм Башкортстанны гәүдәләндерүче әлеге скульптураларның кулында тынычлык билгесе булган дәфнәдән үрелгән таҗлар. Монументта «1557 — 1957» дип еллар уелган, рус һәм башкорт телләрендә: СЛАВА ВЕЛИКОЙ БРАТСКОЙ ДРУЖБЕ РУССКОГО И БАШКИРСКОГО НАРОДОВ РУС ҺӘМ БАШҠОРТ ХАЛЫҠТАРЫНЫҢ БӨЙӨК ТУҒАНЛЫК ДУСЛЫҒЫНА ДАН дип язылган. Монументтагы чуен барельефлар (барлыгы 40 сын) башкорт кабиләләре биләренең рус подданствосы алуы мизгелен, рус һәм башкорт эшчеләренең кул кысышуын, төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, фән һәм мәдәният символикасын гәүдәләнерә. Агыйдел елгасыннан һәйкәлнең нигезенә 100 тупсалы гранит баскыч алып менә. Һәйкәл диаметры 13 м һәм биеклеге 6 м. Хатын-кыз сыннарын сынчы Бабуринның үз кызыннан (?-2007) һәм Гнесиннар институты инглиз теле укытучысы Зөһрә Моратовадан (?-2006) күчереп ясаганнар.

Шулай ук карагыз Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуы Сылтамалар Павел Распопов, Ринат Зиятдинов. Монумент Дружбы. Портал «Наш Урал», 17.01.2016.

Искәрмәләр

Төркем:Уфа һәйкәлләре Төркем:Россия мәдәни мирасы объектлары