Ольга Кабо, Ольга Игорь кызы Кабо (, 1968 елның 28 гыйнвары, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү) — РФ эстрада җырчысы, театр һәм кино актрисасы. РФ атказанган артисты (2002).

Тәрҗемәи хәле 1968 елның 28 гыйнварында Мәскәүдә Игорь Яков улы (1945) һәм Аида Николай кызы Кабо гаиләсендә туган. Бабасы Яков Соломон улы Кабо (?-1956) Украина ЛКСМ ҮК сәркатибе, 1937 елда шәхес культы корбаны, Себердә сөргендә була.

Ольганың балачагы Уралда әбисе янында узган. Кечкенәдән күпкырлы тәрбия ала: инглиз телле махсус мәктәпне тәмамлый, музыка, бал биюләре, нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, космонавтика студиясенә йөри. Мәскәү мәктәбендә 8 сыйныфны, Щукин исемендәге театр училищесы каршындагы театр-әдәбият юнәлешендә махсуслашкан мәктәрне (1985) тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук кинода төшәргә чакыру ала: «Анна Павлова» нәфис телефильмында (1980-1985) асрау кыз ролендә уйный. 15 яшендә «Барысы да кабатланыр» () фильмында (1984) баш рольне башкара.

Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтын (, 1989, Сергей Бондарчук һәм Ирина Скобцева остаханәсе), Мәскәү дәүләт университеты тарих факультетының тарих һәм сәнгать гыйлеме бүлеген (2002) тәмамлый.

Театрда хезмәт юлын Алексей Рыбниковның «Заманча опера театры»нда башлый. Алексей Рыбников Сеулда куйган «Юнона», «Авось» рок-операларында Кончита ролен корея телендә башкара.

1992-2002 елларда Россия армиясе театрында хезмәт итә. Анда «Маскарад», «Много шума из ничего», «Сердце не камень» спектакльләрендә уйный.

1995 елда Сергей Тарасовның «Квентин Горвард маҗаралары» () фильмында уйнаган Миррина роле аша танылу ала.

1990 елда оста җайдак икәнен белеп, «Мушкетерлар 30 елдан соң» () фильмында уйнарга чакыру ала. «Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы» (, 1994), «Кыйралбикә Марго» (, 1996), «Усаллар заманасы» (, 2004), «Ярканат» (, 2005), Уймак-кыз» (, 2007), «Урманнарда һәм тауларда» (, 2010), «Варшава сугышы. 1920» (, 2011), «Кар патшабикәсенең сере» (, 2012), «Улан балладасы» (, 2012) һ. б. фильмнарда уйный.

2002 елдан «Моссовет театры»ның әйдәүче актрисасы. «Бию укытучысы» (), «Пани Дульская әхлагы» (), «Сирано де Бержерак» һ.б. спектакльләрдә уйный.

2006-2007 елларда телевидениедә («ТВЦ» каналы) «Ключевой момент» тапшыруын алып бара.

2007 елдан җырчы буларак та танылу ала.

Дискография 2008 — «Мин алдамам! Николай Караченцов Елена Суржикова җырларын тәкъдим итә» (, CD) 2014 — «Николай Караченцов. Иң яхшысы һәм басылып чыкмаганы» (, CD) 2015 — «Әйдәгез эндәшми торыйк. Шансон музее. Дуслар белән 11 ел» (, mp3 форматындагы җырлар)

Кызыклы факт 1999-2000 елларда режиссер Юрий Караның Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча фильм проектында катнаша. Фильмны режиссёр «Мир» космик станциясендә төшерергә уйлый, шуңа күрә проектта катнашучы актерлар Космонавтларны реабилитацияләү үзәгендә әзерлек үтәләр. Ике генә артистка (Ольга Кабо һәм Владимир Стекловка) «космоска очарга яраклы» дигән белешмә бирелә. Проект, тулысынча финансланмау аркасында, тормышка ашмый кала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1992 «Хатын-кыз дөньясы» (, Яр Чаллы) кинофестиваленың призы — «иң яхшы хатын-кыз роле өчен» номинациясендә — «Үлем куркыныч түгел» (, 1992) фильмы. 1997 И. М. Смоктуновский исемендәге театр фестиваленың (Мәскәү) беренче призы — Вера Филипповна роле өчен — «Йөрәк таш түгел» (, 1997) спектакле. 2002 РФ атказанган артисты. 2012 «Треббия» Аурупа премиясе (Праһа) — «Иҗат эшчәнлеге өчен» номинациясендә.

Гаилә хәле I ире эшмәкәр Эдуард Василишин. Кызлары Татьяна (1998). II ире эшмәкәр Николай Разгуляев. Уллары Виктор (2012)

Әдәбият Безнең кавем. Ольга Кабо. «Сөембикә», 2018 ел, гыйнвар, 63нче бит.

Сылтамалар Ольга Кабо. 7DAYS.RU

Искәрмәләр

Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Россия кино артистлары Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Театр актерлары