Нина Дорошина, Нина Михаил кызы Дорошина (, 1934 елның 3 декабре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Лосиноостровск — 2018 елның 21 апреле, РФ, Мәскәү) — РФ кино һәм театр актрисасы, РСФСР халык артисты (1985). 1981 елдан Б. Щукин исемендәге театр институты укытучысы, профессор. Владимир Меньшовның «Мәхәббәт һәм күгәрченнәр» () фильмында баш рольдә уйнап, танылу ала.

Тәрҗемәи хәле 1934 елның 3 декабрендә Мәскәү өлкәсенең Лосиноостровск шәһәрендә Хәзер Мәскәү шәһәренең Бабушкин һәм Лосиноостров районнары туган. Әтисе Ростокино мех комбинатында тирегә бәя куючы булып хезмәт иткән. Әтисенең хезмәтенә бәйле, Бөек Ватан сугышы елларын гаилә Иранда уздырган. Әтисе югары гаскәриләр киеме өчен каракүл сайлап ала торган булган. Нина Иранда фарсы һәм төрки телләрен камил үзләштерә.

Б. Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаган (1956, Вера Львова һәм В. И. Москвин курсы). 1958 елда Мәскәүнең «Современник» театры сәхнәсендә «Шатлык эзләгәндә» () спектаклендә Олег Табаков белән беренче чыгыш ясый. 1981 елдан Б. Щукин исемендәге театр институты укытучысы.

1957 ел — кинодагы дебюты — Михаил Котолазовның «Беренче эшелон» () фильмында бандитның дус кызы роле.

1984 елда Владимир Меньшовның «Мәхәббәт һәм күгәрченнәр» () фильмында Нина ролендә (баш роль) уйнап, танылу ала.

2010 елда — кинодагы соңгы роле — Денис Евстигнеевның «Гаражлар» телесериалында уйный.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1970 РСФСР атказанган артисты 1985 РСФСР халык артисты 1983 Бөтенсоюз театр фестиваленың беренче премиясе — «Мәхәббәт һәм күгәрченнәр» спектаклендәге роле өчен. 2007 «Елның хатын-кыз йөзе» () премиясе — «Заяц love story» спектаклендәге роле өчен. 2006 Хөрмәт ордены (РФ) 2010 Дуслык ордены (РФ)

Гаилә хәле I ире (1963 елдан) — актер Олег Даль. II ире (2004 елга кадәр) — театрда ут кую остасы Владимир Ишков. Балалары булмаганАнна Братчикова. Нина Дорошина все наследство завещала младшему брату. vokrug.tv

Сылтамалар Нина Дорошина. «Современник» театры сайты Нина Дорошина. Фильмография. Кино-театр.ру Нина Дорошина. vokrug.tv

Искәрмәләр

Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Театр актерлары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Педагоглар Төркем:Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаучылар