Валентина Толкунова, Валентина Василий кызы Толкунова (, 1946 елның 12 июле, ССРБ, РСФСР, Краснодар крае, Армавир — 2010 елның 22 марты, РФ, Мәскәү) — совет һәм РФ җырчысы, Калмык АССР (1975) һәм РСФСРның (1979) атказанган, РСФСР халык (1987) артисты.
Тәрҗемәи хәле 1946 елның 12 июлендә Краснодар крае Армавир шәһәрендә хәрби тимер юлчы гаиләсендә туган. 1950 елда гаилә Мәскәүдә төпләнә. Гнесиннар исемендәге музыка укуханәсен (1971), читтән торып Мәскәү дәүләт мәдәният институтының дирижерлык-хор бүлеген (1976) тәмамлый.
1966 — 1971 елларда Юрий Саульский җитәкчелегендәге вокаль-инструменталь оркестрның (ВИО-66) солисты.
1971 елда «Көн арты көн» () телефильмы өчен язылган «Стою на полустаночке» җыры (Михаил Анчаров сүзләре, Илья Катаев көе) белән танылу ала.
1972 елда Мәскәүнең Союзлар йортында Лев Ошанин юбилеенда В. Шаинскийның «Ах, Наташа» җыры белән катнаша. Әлеге концерттан соң композиторлар Э. Колмановский, М. Таривердиев, П. Аедоницкий, О. Фельцман, Е. Жарковский, М. Минков, В. Успенский, Е. Птичкин, Л. Лядова һ. б. белән иҗади дуслыгы башлана.
1973 елда «Җыр-73» () финалында башкарган «Көмеш туйлар» () (Екатерина Шевелёва сүзләре, Павел Аедоницкий көе) җырын халык яратып кабул итә. Шул елдан «Москонцерт» берләшмәсендә эшли.
1974 елда «Җыр-74» финалында «Минем белән сөйләш әле, әни» () (Виктор Гин сүзләре, Владимир Мигуля көе) җыры белән катнаша.
1975 елдан башлап, 18 ел композитор Давид Ашкенази белән күп санда романслар иҗат итә.
1979 елдан башлап үзенең сольный концертлары белән чыгыш ясый.
1985 елда 22 җыры кергән «Хатын-кыз белән сөйләшү» () исемле, 1990 елда сугыш турында язылган 22 җыры кергән «Әгәр дә сугыш булмаган булса» () исемле, 2002 елда 11 җыры кергән «Минем уйлап чыгарган ир-атым» () исемле альбомнары, 2006 елда балалар өчен 2 компакт-дискы дөнья күрә.
1987 елдан үзе оештырган Мәскәү музыкаль драма һәм җыр театрының сәнгать җитәкчесе.
«Тыныч йокы, нәниләр» тапшыруында аның башкаруында «Арган уенчыклар йоклый» () бишек җыры яңгырый.
Финляндия, Япония, Һиндстан, Алмания, Люксембург, АКШ, Канада, Греция, Австралия, Вьетнам, Сингапур, Исраил һ. б. илләрдә гастрольләрдә була. 12 пластинка һәм компакт-диск чыгарган.
2010 елның 22 мартында Мәскәүдә вафат. Троекуров зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1975 — Калмык АССР атказанган артисты 1979 — РСФСР атказанган артисты 1980 — Ленин комсомолы премиясе 1987 — РСФСР халык артисты 1996 — Дуслык ордены (РФ) 2006 — Хөрмәт ордены (РФ)
Гаилә хәле I ире (1966-1971 елларда) — композитор Юрий Саульский. II ире (1974-2000 елларда) — журналист, тәрҗемәче Юрий Папоров. Уллары Николай (1977Любимые мужчины Валентины Толкуновой. eg.ru, 29.03.2010.
Әдәбият Июльдә кабынган йолдызлар. Валентина Толкунова. «Сөембикә», 2017 ел, июль, 63нче бит.
Сылтамалар Валентина Толкунова. Рәсми сайт. Валентина Толкунова. IMDb
Искәрмәләр
Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Гнесиннар исемендәге академияне тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Ленин комсомолы премиясе лауреатлары Төркем:Шәрәфле тимер юлчылар