Шива (Әйтелеше: - ˈ|ʃ|iː|v|ə|,_|ˈ|ʃ|ɪ|-); Санскрит телендә: शिव, IAST: Śiva, турыдан-туры мәгънәдә: алкышлы берәү) ул Һинд диненең төп Ходайларының берсе. Ул Шайвизмда Иң Олы Ходай, бу хәзерге заман Һинд динендә иң төп традицияләрнең берсе.

Шива "явызлыкны бетерүче һәм трансформацияләүче" Тримуртиның берсе, бу Һинду өчлеге, аңа шулай ук Брахма һәм Вишну керә.Zimmer (1972) pp. 124-126Jan Gonda (1969), The Hindu Trinity, Anthropos, Bd 63/64, H 1/2, pages 212–226 Шайвизм традициясендә, Шива Галәмне барлыкка китерүче, саклаучы һәм трансформацияләүчесе. Һинд диненең Шактизм традициясендә Алиһә, яки Дэви иң олы дип таныла, шулай да Шивага, Вишну һәм Брахма белән табыналар. Алиһә һәрберсенең энергиясе һәм барлыкка китерүче көче (Шактисы) дип раслана, монда Парвати (Сати) Шиваның көчен тулыландыручы хатыны. Ул Һинд диненең Смарта традициясенең Панчаятана пуджасында биш эквивалент Ходайның берсе.

Шайвизм сектасы буенча, Шиваның иң олы формасы формасыз, чиксез, трансцедент һәм үзгәрмәүче абсолют Брахман, һәм Галәмнең беренчел Атманы (җаны, үзе).Davis, pp. 113–114. Шиваның күп алкышлы һәм куркыныч сурәтләре бар. Алкышлы аспектларда ул Кайлаш Тавында яшәүче бар нәрсәне белүче Йоги буларак сурәтләнә, ул шулай ук хатыны Парвати һәм ике баласы, Ганеша һәм Картикейя белән хуҗалык алып бара. Аның куркыныч аспектларында ул еш шәйтаннары үтерә торган итеп сурәтләнә. Шива шулай ук Адийоги Шива буларак мәгълүм, ул Йоганың, медитациянең һәм сәнгатьләрнең яклаучы Ходае.Shiva Samhita, e.g. translation by Mallinson.Varenne, p. 82.Marchand for Jnana Yoga.

Шиваның иконографик хасиятләре: аның муены тирәли уралган елан, бизәүче ярымай, аның бөтерелгән чәчләреннән коючы изге Ганга елгасы, аның маңгаенда өченче күз, аның коралы буларак тришула һәм дамару барабаны. Ана еш Лингамның иконик булмаган формасына буларак табыналар.Fuller, p. 58. Шива пан-Һинду Ходае, аңа Һиндстанда, Непалда һәм Шри Ланкада табыналар.Keay, p.xxvii.

Этимологиясе һәм башка атамалары

Санкрит сүзе"Шива" (Дэванагари: (Санскрит телендә - शिव))ның мәгънәсе Монье Монье-Уильямс буенча, "алкышлы, хәерхаһлы, грациоз, юмарт, алкышлар бирүче, дустанә".Monier Monier-Williams (1899), Sanskrit to English Dictionary with Etymology, Oxford University Press, pages 1074–1076 Халык этимологиясендә Шиваның тамырлары - śī мәгънәсе "кем шуның эчендә бөтен нәрсә булган, үтеп керүче" һәм ва ул "чагылыш яки нәзеклек" дигәнне аңлата.

Шива сүзе Риг Ведада (безнең эрага якынча 1700-1100 еллар) сыйфат буларак, Рудраны кертеп кайбер Ригведик Ходайларның эпитеты буларак кулланыла.For use of the term as an epithet for other Vedic deities, see: Chakravarti, p. 28. Шива төшенчәсе шулай ук "азат ителүне, иң соң хөр булу" һәм "алкышлы берәү"не билгели, бу куллануның сыйфат мәгънәсенә әдәбиятнең күп Ведик катламнарына мөрәҗәгать ителә. Төшенчә Эпосларда һәм Пураналарда "Шива" сүзенең Ведик "Рудра-Шива"сыннан барлыкка килгән, бу алкышлы Ходай, ул "барлыкка китерүче, янә кабатлаучы һәм юкка чыгаручы".

Шарма башка этимологияне тәкъдим итә Санскрит тамыры - белән, моның мәгънәсе "җәрәхәт ясарга" яки "үтерергә",For root - see: Apte, p. 910. бу "караңгылык көчләрен үтерергә сәләтле берәү" дигәнне аңлата.

Санскрит сүзе ның мәгънәсе "Ходай Шива"га караган дигәнне аңлата, бу төшенчә Һинд динендә Һинд диненең төп сектасын һәм аның әгъзасын билгеләү өчен кулланыла.Apte, p. 927 Ул Шайвизм кебек билгеле ышануларны һәм практикаларның хасиятләрен тасвирлау өчен сыйфат буларак кулланыла.For the definition "Śaivism refers to the traditions which follow the teachings of () and which focus on the deity ... " see: Flood (1996), p. 149.

Кайбер авторлар исемне Тамил сүзе (IAST|śivappu) белән бәйлиләр, ул "кызыл" дигәнне аңлата һәм Шиваның Кояшка бәйле икәнен билгели (, Тамилча "кызыл берәүe" дигәнне аңлата) һәм Рудра Ригведада шулай ук Бабхру (көрән, яки кызыл) дигәнне аңлата. Вишну сахасранама Шиваның күп мәгънәләре бар дип әйтә: "Саф", "Пракрти өч гунасына бәйле түгел (Саттва, Раджас, һәм Тамас)".Sri Vishnu Sahasranama, Ramakrishna Math edition, pg.47 and pg. 122.Swami Chinmayananda's translation of Vishnu sahasranama, p. 24, Central Chinmaya Mission Trust.

Шиваны күп исемнәр белән беләләр, мәсәлән, Вишванатха (Галәм Ходае), Махадэва, Махандэо, Махеша, Махешвара, Шанкара, Шамбху, Рудра, Хара, Трилочана, Дэвендра (Ходайларның җитәкчесе), Нилаканта, Субханкара, Трилокинатха (өч патшалык Ходае),For translation see: Dutt, Chapter 17 of Volume 13.For translation see: Ganguli, Chapter 17 of Volume 13.Chidbhavananda, "Siva Sahasranama Stotram". һәм Гхрнешвар (мәрхәмәтлелек Ходае). Шайвизмда Шивага иң олы хөрмәт аның эпитетларында чагылган Махадэва ("Бөек Ходай"; (маха) "Олы" һәм дэва "Ходай"),(Махешвара) ("Олы Ходай"; маха "бөек" һәм (ишвара) "Ходай"),Kramrisch, p. 477.For appearance of the name in the Shiva Sahasranama see: һәм Парамешвара ("Иң Олы Ходай").For as "Supreme Lord" see: Kramrisch, p. 479.

Сахасранама Ходайның аспектларыннан һәм эпитетларыннан алынган мең исемнәрнең исемлеген китергән урта гасыр Һинд текстлары.Sir Monier Monier-Williams, sahasranAman, A Sanskrit-English Dictionary: Etymologically and Philologically Arranged with Special Reference to Cognate Indo-European Languages, Oxford University Press (Reprinted: Motilal Banarsidass), ISBN 978-8120831056 Шива Сахасранаманың, тугърыларның гимннарының ("стотра"ларының) кимендә сигез төрле юрамасы бар, анда Шиваның күп исемнәре китерелгән. "Махабхарата"ның 13-енче китабында ((Анушасанапарван))да бер шундый исемлек китерелгән.This is the source for the version presented in Chidbhavananda, who refers to it being from the Mahabharata but does not explicitly clarify which of the two Mahabharata versions he is using. See Chidbhavananda, p. 5. Шиваның шулай ук Даша-Сахасранамалары (10 000 исеме) бар, алар Мананьясада бар. Шулай ук "Шатарудрия" буларак мәгълүм Шри Рудрам Чамакамда Шивага аны күп исемнәре белән мөрәҗәгать итүче тугърылар гимны бар.For an overview of the Śatarudriya see: Kramrisch, pp. 71–74.For complete Sanskrit text, translations, and commentary see: Sivaramamurti (1976).

Тарихи үсеш һәм әдәбият Шивага караган традиция Һинд диненең төп өлеше, ул бөтен Һиндстан, Непал, Шри Ланка һәм Бали (Индонезия) буенча бар. Галимнәр Бхимбетка таш кыя сыену урыннарында иртә тарихкача чор сурәтләрен тикшергәч, углерод анализы безнең эрага кадәр 10 000 елга кадәр дата дип фараз иткәннәр. Монда биюче Шива, Шиваның өч япьле чәнечкесе, һәм аның атланган хайваны Нанди үгезе. Бхимбеткадан тришул белән фигураны сурәтләүче таш рәсемнәр Эрвин Ноймайер тарафыннан Натараджа буларак тасвирланган, ул аларны мезолит чорына караган дип әйткән.

Һинд Елгасы Үзәне чыганаклары

Хайваннарны сурәтләүче берничә Һинду Үзәне берничә мөһерләренең игътибарны җәлеп итүче берсендә зур үзәк фигура бар, ул я мөгезле яки мөгезле чәч тарашлы һәм итифаллик дип фараз ителә,For a drawing of the seal see Figure 1 in: Flood (1996), p. 29.Singh, S.P., Rgvedic Base of the Pasupati Seal of Mohenjo-Daro(Approx 2500–3000 BC), Puratattva 19: 19–26. 1989Kenoyer, Jonathan Mark. Ancient Cities of the Indus Valley Civilization. Karachi: Oxford University Press, 1998. ул Лотос позициясенә охшаш позициясенә утыра, аның тирәли хайваннар утыра. Бу фигура Мохенджо-дароның иртә казып чыгаручылары тарафыннан Пашупати (Хайваннар Ходае, Санскрит телендә - (paśupati)),For translation of as "Lord of Animals" see: Michaels, p. 312. бу иртә Һинд дине Ходайлары Шива һәм Рудраның эпитеты.

Археолог Сэр Джон Маршалл фараз иткәнчә бу фигура Шиваның прототибы булып тора, аның өч йөзе бар, ул тезләре тышка һәм табаннары бергә "Йога" позициясендә утыра.Flood (1996), pp. 28–29. Башта ярым-түгәрәк формалар ике мөгез дип интерпретацияләнгән. Гэйвин Флад, Джон Ки һәм Дорис Мет Шринивасан кебек галимнәр бу фараз турында шөбһәләнүеләрен әйткәннәр.

Гэйвин Флад раслаганча бу мөһердән фигураның өч йөзе булуы, ул йога позициясендә утыруы һәм хәтта бу форма кеше фигурасы чагылышы булуы ачык күренми дип раслаган. Ул бу карашларны "уйдырма" дип сыйфатландыра, әмма шулай да Шайва иконографик темаларның, мәсәлән, үгез мөгезләренә охшаш ярымай формаларның кайтавазы булырга мөмкин дип әйтә.Flood (2003), pp. 204–205. Джон Ки язганча "ул чынлап та Ходай Шиваның Пашу-пати буларак иртә манифестациясе булырга мөмкин иде", әмма бу фигураның бер пар хасиятләре Рудра белән туры килми. 1997 елда язганча, Шринивасан Джон Маршалл йөз дип интерпретацияләгәнне кешенеке түгел, ә үгезнеке дип интерпретацияли, мөгаен илаһи су үгезе-кеше дип интерпретацияли.

Мөһернең интерпретациясе бәхәсле булып кала. МакЭвиллей, мәсәлән, бу "позицияне йогик түгел дип карамаска" мөмкин түгел дип раслый. Аско Парпола раслаганча башка археологик табышлар, мәсәлән безнең эраның 3000-2750-енче елга караган иртә Эламит мөһерләрдә охшаш фигуралар күрсәтелгән һәм алар "утыручы үгез", ә йоги түгел дип интерпретацияләнгән һәм бу төгәлрәк булуга охшаган.Asko Parpola(2009), Deciphering the Indus Script, Cambridge University Press, ISBN 978-0521795661, pages 240-250 2002 елда Грегори Л.Поссел аны су үгезе белән ассоциацияләгән һәм бу фигураны Ходай дип танырга мөмкин дип урынлы дип нәтиҗә ясаган һәм аның позициясе ритуаль дисциплинаның берсе, һәм прото-Шива "артык алга бару" дигән нәтиҗә ясаган.

Ведик чыганаклар Ведик чыганакларда куркыныч көчләргә ия булган, кече атмосферик Ходай Рудра турында әйтелә. Ригведада, мәсәлән, 1028 гимнның өчесе Рудрага багышланган һәм шул ук текстның башка гимннарында искә алынуы очрый. Шива төшенчәсе Ригведада шулай ук очрый. Ярсулы табигый феноменга һәм давылга караган Рудрадан Ригведа гимннарында курыксалар, ул алып килә торган алкышлаучы яңгырларны без аның Шива аспекты буларак сәламлибез. Бу дәвалаучы, өйрәтүче, тормыш рөхсәт итүче аспект Ведаларда Рудра-Шива буларак бар, һәм пост-Ведик әдәбиятта ахыр чиктә Шива буларак, ул җимерүче һәм төзүче көчләрне, куркыныч һәм тынычны үз эченә ала һәм бар булган нәрсәнең эшкәртүчесе һәм янә торгызучысы.

Шиваның Грек һәм Европа Ходайлары иконографиясе һәм теологияләре арасында охшашлыклар Шивага Прото-Һинду-Европа диненә тәкъдимнәргә китергән,, Quote: "The parallels between the names and legends of Shiva, Osiris and Dionysus are so numerous that there can be little doubt as to their original sameness". яки борынгы Азия мәдәниятләре белән ян алмашулар фараз ителгән.Pierfrancesco Callieri (2005), A Dionysian Scheme on a Seal from Gupta India, East and West, Vol. 55, No. 1/4 (December 2005), pages 71–80 Аның ситуациягә карап куркыныч булу яки алкышлы булу кебек контрастлы аспектлар Грек Ходае Дионисусныкына охшаш, мәсәлән үгез, еланнар, ярсу, батырлык, бию һәм мәшкатьсез тормыш кебек иконик ассоциацияләр. Александр Бөек вакытындагы борынгы Грек текстлары Шиваны "Һинд Дионисие" дип атыйлар, яки альтернатив рәвештә Дионисийны "Көнчыгыш Ходае" дип атыйлар.Wendy Doniger O'Flaherty (1980), Dionysus and Siva: Parallel Patterns in Two Pairs of Myths, History of Religions, Vol. 20, No. 1/2 (Aug. – Nov., 1980), pages 81–111 Охшаш рәвештә, Шива өчен сурәт итеп фаллик символны куллану Ирланд, Нордик, Грек (Dionysus) һәм Рим Ходайларында очрый, бу Һиндо-Арийлар арасында күкне һәм җирне тоташтыручы багана - Роджер Вудворд раславы буенча. Башкалар мондый тәкъдимнәр белән бәхәсләшәләр һәм Шива җирле Арийләргә кадәр булган кабилә чыганаклардан килеп чыккан дип фараз итәләр.

Рудра

Шиваның без аны бүген белгәнчә күп хасиятләре Ведик Ходай Рудра белән уртак,Michaels, p. 316. һәм Шива да Рудра да икесе дә Һинду язмаларында шул ук шәхес буларак карала. Ике исем синонимик рәвештә кулланыла. Рудра улаучы давыл Ходае, гадәттә аны ярсулы, җимерүче Ходай буларак чагылдыручы элемент белән сурәтләнә.Flood (2003), p. 73.