Хануман; (IAST: Санскрит телендә: हनुमान्)«Hanuman», Random House Webster's Unabridged Dictionary. ул Ходай Раманың дәртле тугърысы һәм Һиндстан субкыйтгасында һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә «Рамаяна» эпосының төрле юрамаларында үзәк персонажларның берсе. Чирандживиларның берсе буларак, ул шулай ук төрле башка текстларда, мәсьәлән, "Махабхарата"да очрый. Шулай ук төрле Пураналарда һәм кайбер Джайн, Будда, һәм Сикх текстларында. Кайбер соңрак текстларда ул шулай ук Шива инкарнациясе буларак күрсәтелгән. Хануман Анджананың һәм Кесариның улы һәм шулай ук җил Ходае Вайюның улы, ул төрле риваятьләр буенча аның тууында роль уйнаган. Аның Һинд динендә телогик килеп чыгылышлары төгәл ачыкланмаган. Альтернатив юрамаларда ул борынгы тамырлы итеп күрсәтелә, бу Арий-булмаган Ходай, ул халык Якшаларны саклаучы Ходайлардан килеп чыккан дип әйтелә.
Хануман борынгы Һинд дине эпосы "Рамаяна"ның төп персонажы булып, шулай да аңа борынгы һәм урта гасырланың күпчлек вакытларында табыну шәһадәтнамәләре юк. Хануман өйрәнүләре өчен мәшһүр Америка Һинд дине белгече Филип Лутгендорф буенча, Хануманга табыну 2-енче меңьеллыкта Һинд суб-кыйтгасында Ислам хөкеме вакытында башланган.Paula Richman (2010), Review: Lutgendorf, Philip’s Hanuman’s Tale: The Messages of a Divine Monkey, The Journal of Asian Studies; Vol 69, Issue 4 (Nov 2010), pages 1287—1288 Бхакти хәрәкәте изгеләре, мәсәлән, Самаратх Рамдас Хануманны милләтчелек символы итеп күрсәткәннәр. Хәзерге эрада, аның иконографиясе һәм гыйбадәтханәләр бик киң таралган. Ул "көч, каһарман инициативасы һәм камиллек"нең идеаль комбинациясе итеп күрсәтелә, шулай ук «аның шәхси Ходае Рамага мәхәббәт һәм эмоциональ тугърылык», һәм Шакти һәм Бхактиның символы итеп күрсәтелә. Соңрак әдәбиятта, ул көрәш, акробатика, кебек сугыш сәнгатьләре һәм шулай ук медитация һәм тугъры лыкның Ходае итеп күрсәтелә. Ул кешенең камиллекләренең: эчке үз-контроль, тугърылыкның символы булып тора.
Һинд динендә популяр Ходай булудан тыш, Хануман шулай ук Җәйничелектә һәм Буддачылыкта бар. Ул шулай ук Һиндстан суб-кыйтгасыннан тыш, мәсьәлән, Мьянмада, Таиландта, Камбоджада, Малайзияда һәм Индонезиядә риваятьләрдә легендар шәхес булып тора. Ул Һиндстанда төрле юрамалар буенча өйләнә. Галимнәр фикере буенча Хануман "Сюоджи"да (Көнбатышка сәяхәт) төп каһарман герой булып — бу монах Суанзанг (безнең эраның 602—664 елларда) язган бөек Кытай әсәре.Wendy Doniger, Hanuman: Hindu mythology, Encyclopaedia Britannica; For a summary of the Chinese text, see Xiyouji: NOVEL BY WU CHENG’ENH. S. Walker (1998), Indigenous or Foreign? A Look at the Origins of the Monkey Hero Sun Wukong , Sino-Platonic Papers, No. 81. September 1998, Editor: Victor H. Mair, University of Pennsylvania
Номенклатура
«Хануман» сүзенең килеп чыгышы ачык түгел. Һинд дине пантеонында Ходайларның шул Ходайның мифик эшчәнлегенә яки асыл хасиятенә карап синонимик исемнәр була. Хануманның Марути, Павансута, Баджрангбали, Мангалмурти кебек исемнәре бар, әмма алар сирәк кулланыла. Хануман ваанар (ярым-кешесыман маймыл, ярым-кеше) Ходае өчен киң танылган исем булып тора. Төшенчәнең бер интерпретациясе «күренеп тора торган („мант“) бер казналы („хану“)». Бу юрама Пураник риваять белән тәэмин ителә, анда Хануман Кояшны җимеш дип белеп, аңа омтыла, әмма җәрәхәтләнә һәм аның казнасы җәрәхәтләнә. Икенче, әзрәк таралган интерпретация буенча исем Санскрит сүзләре «Хан» («үтерелгән» яки «җимерелгән») һәм «маана» (горурлык)тан килеп чыккан; исем «горурлыгы җимерелгән» дигәнне аңлата. Бу эпитет "Рамаяна"дагы Рамага һәм Ситага эмоциональ тугърылыгы белән тиңдәш яңгырый. Монда Һинд дине Бхакти — Шакти табыну традициясенең комбинациясе бар: «каһарман, көчле, раслаучы камиллек» һәм «шәхси Ходайга яратучы, эмоциональ тугърылык».
Өченче Джайн юрамасында Хануман балачагын «Хануруха» утравында үткәрә, ул аның исеменең килеп чыгышы чыганагы була.
«Хануман» сүзенең лингвистик юрамалары: Ханумат, Ануман (Тамил телендә), Ханумантха (Каннада телендә), Ханумантхуду (Телугу телендә). Хануманның башка исемнәренә түбәндәгеләр керә:
Анджанейя, Анджанипутра (Каннада), Анджанейяр (Тамил телендә), Анджанеюду (Телугу телендә), Анджанисута, боларның барысы да «Анджананың улы» дигәнне аңлата. Кесари Нандан, атасы исеменә нигезләнгән, моның мәгънәсе «Кесариның улы» Марути, җил Ходаеның улы; Баджранг Бали, «көчле (bali), кул-аяклары (anga) ваджра шикелле көчле (bajra)»; бу исем Төньяк Һиндстанда киң таралган. Санг Кера Пемуджа Дэва Рама, Хануман, бу Индонезия телендә «Раманың куәтле тугърысы, Хануман» дигәнне аңлата Санката Мочана, куркынычларны бетерүче (санката)
Һиндстан суб-кыйтгасыннан тыш, гәрчә иконографиясе һәм детальләре төрлечә булса да, исемнәре һәм фонетикасы Һиндстан юрамасына охшаш:
Андаман, аның исеме Бәңгәл култыгындагы Андаман һәм Никобарлардан алынган. Аноман (Ява теле, Индонезия) Хануман (Малай телендә) Мьянмада Хануман, Камбоджа, Таиланд, һәм Бали Индонезиясендә. Хунламан (Лао телендә)
Тарихи үсеш
Ведик килеп чыгышы Илаһи маймыл турында иң элеккеге искә алу, кайбер галимнәр тарафыннан ул прото-Хануман дип интерпретацияләнә, ул "Ригведа"ның 10.86 гимны. Гимнның егерме өч шигыре риваять булып тора. Ул төрле шәхесләр арасында диалог буларак тәкъдим ителгән: Ходай Индра, аның хатыны Индрани һәм энергик маймыл, аңа «Врисакапи» дип эндәшәләр һәм аның хатыны «Капи».ऋग्वेद:_सूक्तं_१०.८६, Rigveda, Wikisource Гимн Индраниның Индрага Индра өчен кайбер сома тәкъдим ителүләр энергик һәм көчле маймылга бирелүе турында һәм кешеләрнең Индраны онытулары турында борчуларын әйтүе белән башлана. Ходайларның патшасы Индра хатынына бу аны борчучы мәхлукат (маймыл) дус булып каралырга тиеш һәм алар тынычлык урнаштырып карарга тиеш дип әйткән. Гимн алар бөтенесе бергә Индраның йортына килергә һәм тәкъдимнәрнең байлыкларын бүлергә тиеш белән бетә.
Бу гимнда җенес һәм төрлер арасында аермалар турында тәфсилле бәхәс бар, аны хәзерге галимнәр төрлечә интерпретацияләгәннәр. Р. Н. Дандекар раслаганча ул метафорик рәвештә башка муллылык Ходаена карарга мөмкин, шул ук вакытта Венди Донижер аны ат корбан чалуы белән чагыштыра. Стефани Джемисон раслаганча гимнда үгез маймыл искә алына, шулай ук муллык ритуалы һәм ат …, бу соңрак эра Хануман культыннан нык аерылып тора. Филип Лутгендорф буенча «борынгы Һиндстанда маймылларга табынуның ышандыргыч шәһадәтләре юк».Philip Lutgendorf (1999), Like Mother, Like Son, Sita and Hanuman , Manushi, No. 114, pages 23-25
Тамил тамырлары Көнчыгыш белгече Ф. Э. Парджитер (1852—1927) теориясе буенча Хануман Дравид халык дине Ходае булган. Аның теориясе буенча «Хануман» исеме Тамил сүзе ата маймылдан («ана-манди»)дан килеп чыккан, ул башта "Анумант"ка үзгәргән — бу исем һаман да кулланылышта йөри. Бу гипотеза буенча «Анумант» соңрак "Хануман"га алыштырылган, чөнки Арийлар борынгы Дравидларның популяр маймыл Ходае белән каршылыкта булып Санскритлаштырганнар. Үзенең Тамил лингвистик өйрәнүләре өчен мәгълүм Мюррэй Эмено буенча, бу теориянең мәгънәсе юк, чөнки Борынгы Тамил сүзе «манди» Сангам әдәбиятында «ана маймыл» дигәнне аңлата, ә Хануман ата маймыл. Дәвам итеп, Эмено өстәгәнчә «ана-манди» кушылмасының Тамил телендә мәгънәсе юк. Шулай итеп, Эмено буенча «күренеп тора торган казна» күбрәк мөмкин булган мәгънә.
Эпослар һәм Пураналар Vanaranam naranam ca kathamasit samagamah Тәрҗемәсе: Кешеләр һәм маймыллар арасында мөнәсәбәт ничек булырга мөмкин?
Хануман Һинду эпосларында Рамаянада һәм Махабхаратада очрый. Егерменче гасыр Иезуит миссионеры Камилл Балк үзенең Ramkatha: Utpatti Aur Vikas («Рама хикәясе: аның килеп чыгышы һәм үсеше») китабында Хануманга табынуның нигезе Үзәк Һиндстанның абориген кабиләләре культында дип фаразлаган.
Хануман Пураналарда искә алына. Урта гасыр риваятендә Хануман безнең эраның 10-ынчы гасырында (бу үсеш мөгаен безнең эраның 8-енче гасырында башланган) Шива Ходаеның аватары итеп күрсәткән., Quote: «Giving up his Rudra form, Lord Shiva as Hanuman adopted a monkey figure, only in view of his affection for Rama.» Хануман Шива яки Рудраның аватары итеп башка әсәрләр арасында «Махабхагавата Пурана» Сканда Пуранада, "Брхаддхарма Пуранада һәм Маханатакада очрый. Бу үсеш мөгаен Шайвитларның үзләренең ишта-дэватаны (табына торган Ходаен) Вайшнавит текстларына кертү нәтиҗәсе булган.
Башка риваятьләрдә, мәсьәлән Көньяк Һиндстанда, Хануман Шива һәм Вишну белән берлектә булган дип яки Айяппа белән берлектә дип күрсәтелгән. 17-енче гасыр Одиа телендәге Динакрушна дасның Расавинодада өч Ходай — Брахма, Вишну һәм Шива — кушылып Хануман формасын алалар.
Соңгы урта гасырлар һәм хәзерге чор . Безнең эраның 3-енче гасырында яки иртәрәк иҗат ителгән Вальмикиның "Рамаяна"сында Хануман мәшһүр маймыл иҗат итүче шәхес, ул Раманың ярдәмчесе һәм юллама тапшыручысы. Шәхес вакыт узу белән үзгәргән һәм төбәк дәрәҗәләрен чагылдырган. Шулай да, соң урт гасырларда ул күбрәк үзәк рольгә һәм доминантлауга күчә, үрнәк рухи тугъры булып киткән, бигрәк тә Тулсидасның «Рачаритманас» текстында (безнең эраның 1575 елы). Патрик Пиблз кебек галимнәр буенча, дини борылыш вакытында һәм Һиндстан субкыйтгасында Ислам хөкеме вакытында 16-ынчы гасырга Һинд динендә тугърылыкка юнәлгән Бхакти Йога юнәлеше барлыкка килгән һәм "Рамчаритманас"та Рама Вишну Аватар буларак тәкъдим ителгән, ул шуңа тугъры булырга лаеклы олы җан һәм шәхси Ходай, монда Хануман риваять батырлык, көч һәм куәтләр белән идеаль яратучы тугъры.
Хануман бу чорда шакти һәм бхактиның идеаль комбинациясе буларак эволюцияләгән һәм пәйда булган. 17-енче гасырдан соң тарихлар һәм халык традицияләре Хануманны илаһи җан, Ходайларның токымы һәм Шиваның аватары итеп күрсәтә башлаганнар. Ул эзәрлекләнә торганнарның идарәчесе буларак пәйда булган, ул йоги, хәрби сәнгать белгечләре һәм сугышчылар өчен җитәкче булган, , бу шәхеснең мехы азрак булган һәм күбрәк кешегә охшаган, ул үстерелә торган хасиятләр һәм эчке кыйммәтләр символы һәм үз хакында шуңа тугъры булырга лаек. Һинду монахлары солдатларга әверелгән һәм алар оешмаларын Хануман хөрмәтенә атаганнар. Бу Хануман шәхесенең эволюциясе, дини һәм мәдәни роле һәм шулай ук иконографиясе колониаль эрасында һәм пост-колониаль вакытларда дәвам иткән.Philip Lutgendorf (2002), Evolving a monkey: Hanuman, poster art and postcolonial anxiety, Contributions to Indian Sociology, Vol 36, Issue 1-2, pages 71-112
Тууы
Һинду риваятьләре буенча, Хануман Анджанадан һәм әтисе Кесаридан туган.Encyclopaedic Dictionary of Puranas Vol 2.(D-H) pp=628-631, Swami Parmeshwaranand, Sarup & Sons, 2001, Хануман шулай ук Җил Ходае Вайюның улы булып атала, чөнки риваятьләрдә Вайюның Хануманның тууында роле күрсәтелә. Экнатхның "Бхавартха Рамаяна"сында (безнең эраның 16-ынчы гасыр) бер кыйссада Анджана Шивага табынганда, Айодхьядан Патша Дашаратха шулай ук балалары булсын өчен Путракама яджна ритуалын башкарган. Нәтиҗәдә ул бераз изге пудинг (паясам) алган, ул аның өч хатыны арасында өләшенергә тиеш булган, ул Рама, Лакшмана, Бхарата һәм Шатругхна тууларына китергән. Илаһи күрсәтмә буенча тилгәннәр шул пудингның бер өлешен тартып алган һәм Анджана табынуда катнашкан урман өстендә ташлый. Һинд дине Җил Ходае Вайю төшкән пудингны Анджананың сузылган кулына алып килә һәм ул аны ашый. Нәтиҗәдә Хануман туа.
Кайберәүләр ышанганча Ходай Хануман Анджани Кундта мәгарәдә туган (яки Анджани Парбат) бу хәзер Гөҗәратның Көньяк Гөҗәратта кабиләләр хөкем сөргән Данг Даирәсе.
Балачагы Вальмикиның Рамаянасы буенча, балачагында бер иртә белән, Хануман ач булган һәм калкучы кызыл Кояшны күргән. Аны пешкән җимеш дип белеп, ул аңа сузылып ашамакчы булган. Һинду риваятенең бер юрамасында Ходай Индра бәреп кергән һәм яшене белән суккан. Ул Хануманның казнасына эләккән һәм ул җиргә ватылган казнасы белән аңын җуеп егылган. Аның атасы, Вайю (җил), Рамаянада 4.65 бүлеге буенча борчылган булып киткән. Һава юклыгы барлык тере җаннарга зур интегү китергән. Шуның нәтиҗәсе булып, Праджапати, тормыш Ходае катнашып Хануманны терелткән, бу Вайюга барлык яшәүче мәхлукатларны кайтарырга фикер биргән.