Экпирозис ( ekpyrōsis, янгын) – стоиклык фәлсәфәсе вәкилләренең фикеренчә, һәрбер Бөек ел саен бөек янгын чыгып, галәмнең юкка чыгуы. Бу вакыйга даими рәвештә кабатлана: галәм уттан барлыкка килә һәм якынча 100 000 ел бара торган Бөек ел ахырында утка әйләнеп кайта. Бөек янгыннан соң галәм яңадан барлыкка килә (палингенезис), әмма яңа циклның ахырында янә һәлак була. Мондый фаҗига – катаклизмның (κατακλυσμός, «су күтәрелү»), ягъни җирнең су басу нәтиҗәсендә юкка чыгуының капма-каршысы дип саналаТомас Розенмейер, «Сенеканың драмасы һәм стоиклык космологиясе», University of California Press, 1989, p. 149. .

Плутарх экпирозис идеясен Хриссип уйлап тапкан дип саныйПлутарх, De Stoicorum repugnantiis 1053b Rist (1978), p. 183.. Ләкин шул ук вакытта янгынның космологиядәге урыны хакында баштарак Һераклит үзенең тәгълиматын төзегән. Аның фәлсәфәсендә ут, яки янгын галәмне барлыкка китерүче, аны тәртипкә салучы көч (архэ) буларак карала. «Тимерче утыннан» дөнья коела, аннан, тарихның аерым чорларында дөнья җимерелә һәм ут хәленә кайта. Экспирозис вакытында тар-мар килү һәм палингенезиста яңадан барлыкка килү вакыйгасы апокатастасис дип атала. Шундый бер циклны стоиклар диакосмесис (διακόσμησις) дип атаганнар. Бу хакта Лаэртлы Диоген хәбәр итәЛаэртлы Диоген. Фәлсәфәчеләрнең тормышы һәм өйрәтмәсе, VII китап.

Шулай ук карагыз Стоиклык Палингенезис Апокатастасис

Искәрмәләр

Чыганаклар Stoicorum Veterum Fragmenta, 2.605 Michael Lapidge, 'Stoic Cosmology,' in: John M. Rist (ed.), The Stoics, Cambridge University Press, 1978, pp. 161–186, pp. 180–184. J. Albert Harrill, "Stoic Physics, the Universal Conflagration, and the Eschatological Destruction of the “Ignorant and Unstable” in 2 Peter", in: Tuomas Rasimus, Troels Engberg-Pedersen, Ismo Dunderberg (eds.), Stoicism in Early Christianity, Baker Academic, 2010, p. 121.

Төркем:Стоиклык Төркем:Борынгы Греция фәлсәфәсе Төркем:Эсхатология